16+

Кадастр палатасы директоры пешергән тортны 8 меңгә саттылар (+фото)

Бүген Татарстанның Кадастр палатасында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында хәйрия ярминкәсе узды.

Кадастр палатасы директоры пешергән тортны 8 меңгә саттылар (+фото)

Бүген Татарстанның Кадастр палатасында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында хәйрия ярминкәсе узды.

Кадастр палатасы хезмәткәрләре биредә үз куллары белән ясаган кул эшләнмәләрен тәкъдим иткәннәр иде.Нәрсәләр генә юк монда: чәчәкләр, чигелгән, тегелгән әйберләр, үрелгән кәрҗиннәр дисеңме... Күргәзмәгә барлыгы меңнән артык товар куелган иде. Бу юлы автор рецепты буенча әзерләнгән ризыклар да очрады. Татарстанның Кадастр палатасы директоры Ленара Музафарова үзе дә торт пешереп килгән. Аның ризыгын аукционда уйнаттылар. Беренче бәясе 250 сум дип тәкъдим ителгән тортны, ахыр чиктә 8 мең сумга сатып алдылар. Ярминкәдән җыелган акча "Ак Барс созидание" хәйрия фондына күчереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading