Лаеш районының Никольское авылына аяк басуга борыныма төче камыр исе бәрелде. Тәмле... Биредә ипи белән бергә Лаеш прәннеге дә пешерәләр икән, менә шуның хуш исе бөтен тирә-якка анкый. "Каравон" мәйданына җитүгә иң беренче эш итеп прәннектән авыз итеп карадым. Исе генә түгел, үзе дә тәмле икән, авызда эри кебек, Тула...
Кәләшләрне барлыйлар
Ел саен авыл зурлап буыннан-буынга күчеп килгән "Каравон" фестиваленә әзерләнә. Татарлар Сабантуй уздырса, чәчү беткәнне урыс халкы әнә шулай бәйрәм итә.
Халык бәйрәмнәре күңел ачу өчен генә оештырылмый, "Каравон"ның да үз сынамышлары бар. Бәйрәмдә никадәр күбрәк кеше катнашса, уңыш шуның кадәр күбрәк була дигән сүз. Ул әле яшь йөрәкләрне вакыштыра торган бәйрәм дә. Кызлар бу көнне үзләренең иң матур күлмәкләрен киеп урамга чыга торган булганнар, соңыннан кияүгә дә шушы күлмәк белән барганнар. Егетләр исә каравон әйләнгәндә иң гүзәл кызларны күзләгән. Бәйрәм уңыш, гаиләгә иминлек китерә дип ышана җирле халык.
1993 елда "Каравон" республика статусын ала, быел аны 24нче тапкыр зурлап үткәрәләр. Бу юлы фестивальдә 150 коллектив катнашты, бәйрәмне өч меңгә якын кеше тамаша кылды.
Фестиваль уза торган зур сәхнә ел да авылның нәкъ уртасында, чиркәү белән мәдәният йорты арасында урнаштырыла. Россия күләмендә оештырылган фестиваль булуга карамастан, тамаша урыны әллә ни зур түгел иде, ләкин халык арасында "урын җитми" дип тавыш-гауга купмады. Басып караучылар да булды.
Мәйданда халык һөнәрчелеге ярминкәләре, сәүдә рәтләренә урын җитәрлек иде. Халык күбрәк шунда кайнады. Ни генә юк биредә: кызыл балчыктан, агачтан ясалган эшләнмәләр дә, тегелгән, чигелгән кул эшләре дә - барысы да бар. Әллә җәй булганга, чәчәктән ясалган такыялар модага кереп киткән. Яшь кызлар да, яулыклы әбиләр дә шул тирәдә бөтерелде. Чүпрәк курчакларны да игътибарсыз калдырмадылар. Баксаң, хатын-кыз өчен аларның үзгә бер мәгънәсе бар икән. Озын чәчле бәләкәй генә курчак хатын-кыз бәхете китерә, диләр.
Узган елларда «Каравон» фестивалендә рус халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын сәхнәләштерә торган булганнар. Быел фестиваль кызларны кияүгә бирү темасына багышланган иде. Һәр ансамбль үз төбәгендә кәләш озату үзенчәлекләрен күрсәтергә тырышты. Пермь өлкәсенең "Иволга" ансамбле егет белән кызны ярәштерү, бирнә әзерләү, яучылау кебек күренешләр белән таныштырды.
- Кыз ягыннан булган яучылар кәләшнең аш-суга, кул эшләренә осталыгын, байлыгын мактарга тиеш. Туй кайсы якта уздырылуы мөһим түгел, кемнең өе зуррак - шунда үтә. Кияүгә чыгар алдыннан кәләш елап җыр башкара - бу кыз тормышы белән саубуллашу. Кияүгә чыкмаган кыз бер генә толым белән йөрсә, ир хатыны булгач толымнарын икегә аерып үреп, такыя кебек баш очына чорнап куярга тиеш. Бу аның башка социаль дәрәҗә алуын аңлата, - диде безгә ансамбль җитәкчесе Ольга Пичкалева.
Кәләшне киендерү үзе бер кызык күренеш. Туй алдыннан аңа катлы-катлы эчке күлмәк, өстән тагын бер кызыл сарафан кигерәләр, алъяпкыч ябалар... кыскасы, берничә минуттан нечкә генә кыз сәхнә түрендә юан хатынга әйләнде дә куйды. Кызга чит-ятның күзе төшмәсен дип, башына шәл каплыйлар, кулына чигелгән сөлге - "кәләш бавы" тоттыралар. Кәләшне әзерләү туйның иң җаваплы өлеше.
Мәйданда күчмә курчак театрларын да очратып булды. Пермь өлкәсенең Хохловка авылыннан ук килгән "Петрушка" театрын балалар бигрәк тә үз итте. Актерларга әйдә балалайкаңны уйнатып җибәр әле, дип боерык кына биреп тордылар.
"Каравон" да Сабантуй кебек күп милләтләрне берләштерә торган бәйрәм. Милләттәшләребез дә анда бик яратып катнаша.
- Лаеш районында яшим, бер тапкыр да фестивальне калдырган юк әле. Бу безнең өчен икенче Сабантуй инде, - диде бәйрәмдә гаиләсе белән ял итүче Мансур әфәнде.
"Татарстан - дус-тату яшәү үрнәге"
Фестивальгә килгән мәртәбәле кунаклар да "Каравон"ны милләтләрне берләштерүче бәйрәм икәненә басым ясады. Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен ирештерде.
- Бу көннәрдә республикада милли бәйрәмнәр гөрләп уза: татарларның милли бәйрәме Сабантуйлары үтә, ә биредә рус фольклор бәйрәме "Каравон" уза. Киләчәк көнгә ышаныч бирүче моннан да зуррак бәхет бармы икән?! Бу бәйрәмгә беркемне дә мәҗбүриләп алып килмиләр, һәр кеше җан кушуы буенча килә. Фестиваль елдан-ал киңрәк колач җәя, ул бүген илкүләмендә билгеле мәдәни чара, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бәйрәмне беренче тапкыр Кырым парламенты делегациясе дә тамаша кылды.
- Мин Татарстанда инде берничә көн, шушы вакыт эчендә сездә халыклар арасында чын мәгънәсендә үзара аңлашу күрдем. Татарстан милләткә карамыйча дус-тату яшәүнең үрнәге булып тора. Сезнең бәйрәмнәрдә күргән иң яхшы үрнәкләрне мин үзебезгә алып кайтачакмын. Кырымның авыр вакытында Татарстан беренчеләрдән булып безгә ярдәм кулы сузды. Без шуның өчен сезгә рәхмәтле, - диде Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан киләчәктә дә бердәм-тату булып, милләтләрне, диннәрне, традицияләрне хөрмәт итеп яшәргә өндәделәр. Мөхтәрәм кунаклар халык белән мәйданда каравон әйләнде.
Ачылыш тантанасында республика мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән кешеләрне дә тәбрикләделәр. Быел 30 еллык юбилеен билгеләп үткән Никольское авылы мәдәният йорты Татарстан Президентыннан өч миллион сумга сертификат белән бүләкләнде.
Автор фотолары
Комментарийлар