16+

"Аша-аша" дип кыстыйбыз, юлда йөрергә өйрәтмибез!

Иртән мәктәпкә яки ишегалдына уйнарга чыгып киткән сабый кире өйгә әйләнеп кайтмаска да мөмкин. Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хезмәткәре Эльмира Әхмәтшина ата-аналарны әнә шул турыда кисәтә. Башкалада быелның гыйнвар аенда гына да балалар инде 10 авариягә эләккән, 12 бала имгәнү алган.

"Аша-аша" дип кыстыйбыз, юлда йөрергә өйрәтмибез!

Иртән мәктәпкә яки ишегалдына уйнарга чыгып киткән сабый кире өйгә әйләнеп кайтмаска да мөмкин. Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хезмәткәре Эльмира Әхмәтшина ата-аналарны әнә шул турыда кисәтә. Башкалада быелның гыйнвар аенда гына да балалар инде 10 авариягә эләккән, 12 бала имгәнү алган.

– Без балаларыбызны “аша-аша”, дип, һәрдаим кыстап торабыз, ә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтергә вакыт тапмыйбыз, әһәмият бирмибез. Бала җитәкләп, урам юллары аша рөхсәт ителмәгән урыннардан чыгабыз, светофорның кызыл утына йөгерәбез. Сабый бу ялгыш гамәлләрне күңеленә сеңдерә, кагыйдәләрне үтәмәсәң дә ярый икән, дип уйлый башлый. Өлкәннәр дөрес үрнәк күрсәтергә, балаларга юл кагыйдәләрен даими искәртеп торырга тиеш. Битарафлыгыбыздан арынмасак, балаларыбызны югалтуны дәвам итәчәкбез, – дип борчылып сөйләде Эльмира Әхмәтшина.

Сүзләрен саннар белән дәлилләде автоинспекция вәкиле. Казанда узган ел балалар катнашында 131 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 3 баланың гомере өзелгән, 136 бала төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.
 – Башкалада быелның гыйнвар аенда гына да балалар инде 10 авариягә эләкте, 12 бала имгәнү алды. Шөкер, әлегә Казанда юл авариясендә балаларның үлеме юк, – диде Эльмира Әхмәтшина.

Ләкин бу ел имин узачак, дигән тулы ышаныч түгел. Моңа ирешү ата-аналарга, мәгариф учреждениеләренә, автоинспекция хезмәткәрләренә, гомумән, бөтен җәмгыятькә бәйле. Хәтта коммуналь предприятиеләрнең ничек эшләүләре дә иминлек мәсьәләсенә килеп төртелә. Кар күп яву сәбәпле, шәһәр хуҗалыгы оешмалары юл чатларындагы җәяүлеләр кичүләрен, ишегалды юлларын, җәмәгать транспорты тукталышларын тиешенчә читстартып өлгерә алмый. Бозланган һәм быламмыкка әйләнгән кардан таеп китеп, машиналар астына эләгүең бик ихтимал. Транспорт чараларын идарә итүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә нык саклык сорала.

Балаларның киемнәренә яктылык кайтара торган тасмалар беркетергә, махсус элемент-тамгалар тагарга киңәш итә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Көн яктылыгы кыска булган кышкы чорда бу аеруча мөһим. Яктылык кайтара торган элементлар караңгыда кешене ерактан ук күреп алу мөмкинлеге бирә.    

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading