16+

"Казан” гаилә үзәге тирәсендә торак төзелмәячәк

Казан Кремле зонасына саклаулы 631,7866 гектар мәйдан керә. Миллениум күпереннән башлап, Казансу елгасының сул ягында Сибгат Хәким урамы, “Казан” гаилә үзәге, Ленин һәм Киров дамбалары, Сәетгалиев урамы, Ташаяк урамы, Меңьеллык мәйданы, шулай ук Бауман, Кремль, Карл Маркс, Большая Красная, Япеев, Батурин, Федосеев урамнары белән чикләнгән территория бу.

"Казан” гаилә үзәге тирәсендә торак төзелмәячәк

Казан Кремле зонасына саклаулы 631,7866 гектар мәйдан керә. Миллениум күпереннән башлап, Казансу елгасының сул ягында Сибгат Хәким урамы, “Казан” гаилә үзәге, Ленин һәм Киров дамбалары, Сәетгалиев урамы, Ташаяк урамы, Меңьеллык мәйданы, шулай ук Бауман, Кремль, Карл Маркс, Большая Красная, Япеев, Батурин, Федосеев урамнары белән чикләнгән территория бу.

Казанда 589 тарихи-архитектура һәйкәле мәдәни мирас булып исәпләнә. Шуларның 137се - федераль, 379ы - төбәк һәм 73е җирле әһәмияткә ия.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәни мирас корылмаларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин әйткәнчә, республикада, гомумән, 1663 корылма мәдәни мирасның бердәм федераль реестрына кертелгән. 
- Казанның тарихи үзәгендә төзелеш эшләренә закон һәм норматив таләпләр үтә дә катгый. Бина билгеләнгән биеклектән югарырак күтәрелмәскә, тарихи мохиткә яраклаштырылырга тиеш. Җитмәсә әле табигый киртәләр дә бар. Мисал өчен, Профсоюзлар урамы тау битендәге элеккеге йортлар карст катламнарына урнашкан. Биредә җир катламнарының тотрыклы булмавы инвесторларның эшкә тотынуын тоткарлый. Профсоюзлар урамына янәшәдәге Рахматуллин урамында Дворяннар җыены кунакханәсен яңарту буенча проект гамәлгә ашырыла. Пискунов йорты да кунакханә яки торак йорт сыйфатында төзекләндереләчәк, - диде Иван Гущин. 
Боларга өстәп, закон тагын мәдәни мирас һәйкәленең саклаулы зонасын билгеләүне таләп итә. Бу мәдәни мирасның сакланышын тәэмин итү өчен кирәк.
Казанның саклаулы мәдәни мирас зоналарын билгеләү буенча эшче төркем җитәкчесе Ольга Авксентьева таныштырганча, хәзер Казан Кремле ансамбленең буфер зонасын тәгаенләү чаралары күрелә. Казан Кремле зонасына саклаулы 631,7866 гектар мәйдан керә. Миллениум күпереннән башлап, Казансу елгасының сул ягында Сибгат Хәким урамы, “Казан” гаилә үзәге, Ленин һәм Киров дамбалары, Сәетгалиев урамы, Ташаяк урамы, Меңьеллык мәйданы, шулай ук Бауман, Кремль, Карл Маркс, Большая Красная, Япеев, Батурин, Федосеев урамнары белән чикләнгән территория бу. Шушы территориядә генә дә 400гә якын мәдәни мирас һәйкәле урнашкан.
- "Казан” гаилә үзәге тирәсендә торак төзелмәячәк, ул җирләр яшел парк булып кала. Ленин дамбасында велосипед юлы төзеләчәк, әлеге проект саклаулы зонага зыян китерми, - дип өстәде Иван Гущин.
Казанның мәдәни мирас һәйкәлләренең саклаулы зоналарын билгеләүне ел ахырына кадәр башкарып чыгу ниятләнелә. Иван Гущин фикеренчә, документлаштыру үткәрелгәч, инвесторлар да бермә-бер активлашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading