16+

Казан уртасында Сабан туена бүләкләр җыйдылар

Бизәлгән атлар, гармун тавышы, чигүле сөлгеләр, җыр бию, уен көлке... Сабан туе алдыннан авылларда халык әнә шулай милли бәйрәмгә әзерләнә. Онытылып бара торган бу гореф-гадәт гадәттә, авылларда гына сакланып калган.

Казан уртасында Сабан туена бүләкләр җыйдылар

Бизәлгән атлар, гармун тавышы, чигүле сөлгеләр, җыр бию, уен көлке... Сабан туе алдыннан авылларда халык әнә шулай милли бәйрәмгә әзерләнә. Онытылып бара торган бу гореф-гадәт гадәттә, авылларда гына сакланып калган.

Быел исә беренче тапкыр Казанда да Сабан туена бүләк җыю бәйрәме узды. Сөрән сугу, сөлге җыю, бирнә әзерләү - төрле якларда төрлечә аталса да, бу йола берләштерә, милләтебез белән горурланырга бер сәбәп.

Бәйрәмгә бүләк җыю тамашасы бүген Иске Татар бистәсендә иртәдән үк башланып китте. Театральләштерелгән тамашалар, концерт программаларына бай инде мондагы чара. Сабан туена бүләк бирү йоласының тарихы тасвирланды, төрле оешмалар бәйрәмгә бүләкләрен тапшырды. Ниләр генә юк иде монда: каклаган каз, самавыр, велосипед, самокат, бәрән, чәк-чәк дисеңме...

- Мин мондый тамашаны киноларда гына күргән идем, кечкенәдән Сабан туена бүләк бирергә хыялландым, бу юлы да катыктан акча эзләүчегә битен сөртергә сөлге, яулык, колгага менүчегә бер кап чәй дә бирдем, - ди озак еллар Иске Татар бистәсендә яшәүче 81 яшьлек Нурания апа Биктимерова. Оештыручылар онытылып барган гореф-гадәтләрне кайтарырга, мондый тамашаны ел саен үткәрергә кирәк, дип саный. Авыл Сабан туе мохитен шәһәргә дә күчерү чын милли бәйрәмнең асылын аңларга ярдәм итә.

- Сабан туена бүләк җыю йоласын торгызу туристларда да кызыксыну уятырга мөмкин. Безнең максат - әнә шундый милли гореф-гадәтләр, бәйрәмнәргә читтән кунаклар җәлеп итү. Мондый чараларны карарга бөтен илдән килсеннәр иде. Казанны туризм башласы итүдә зур адым бу, - ди Казан шәһәренең туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитетының директор вазифаларын вакытлыча башкаручы Дарья Санникова.

Иске Татар бистәсендә чарада халык төрле уеннарда катнашты, җырлап, биеп күңел ачты. Аннан тамаша Камал театрында дәвам итте. Камаллылар исә тамашачыга атаклы "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек күрсәтте. Сөлге җыючыларга зәңгәр шәл дә бүләк итте. Казан урамнарын әйләнгәннән соң, бизәлгән җүгүле атлар Казан ярминкәсенә юл алды. Анда "Берләшкән шәһәрләр һәм Җирле хакимиятләр" Бөтендөнья оешмасының башкарма бюросы утырышында катнашучы 200 делегат та сөрән салучыларга үзләренең бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләр әзер, хәзер халык төп чара Сабан туена җыена. Быел бәйрәм башкалада бер генә урында - Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узачак. Чараның тантаналы рәвештә ачылышы 28 май көнне сәгать 11:00дә була. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килер дип көтелә. Гадәттәгечә, махсус мәйданда республиканың төрле районнарыннан килгән иҗат коллективларының бизәлгән алачыкларын күрергә мөмкин булачак. Һәрберсендә кунакларны төрле уеннар, милли аш-су, җыр-бию көтә.

Быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Сабан туенда да театральләштерелгән тамашаларда Тукай әкиятләре геройлары урын алачак.
11сәгать 40 минутта танылган җырчылар Ришат Төхфәтуллин, Резеда Шәрәфиева, Раяз Фасихов һәм башкалар катнашында концерт пргораммасы башланачак. Көрәштә җиңгән батырларны бүләкләү тантанасы 15:00 сәгатькә билгеләнгән. Бу вакытта Казан ипподромында ат чабышлары да узачак. Ипподромда бәйрәм чарасы кичкә кадәр дәвам итәчәк.

Сабан туе мәйданына "39нчы квартал", "10нчы микрорайон", "Җиңү Проспекты" метро станциясе, "Филармония", "Глазунов урамы" тукталышларыннан автобуслар йөреп торачак. Каенлыкка тимер юл вокзалыннан 12 минут эчендә электричкада барып җитәргә дә була.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading