16+

Казан: үзгәрешләр чоры нәтиҗәсе

Соңгы биш елда Казан шәһәрендә ничә бала дөньяга аваз салды? Ә барлыгы ничә балалар бакчасы ачылды? Ничә мәктәпкә капиталь ремонт ясалды? Казан шәһәре мэры Илсур Метшин «Бердәм Россия» шәһәр активы форумына җыелган халыкка менә шундый сораулар яудырды. Үзе үк аларга җавап та бирде.

Соңгы биш елда Казан шәһәрендә ничә бала дөньяга аваз салды? Ә барлыгы ничә балалар бакчасы ачылды? Ничә мәктәпкә капиталь ремонт ясалды? Казан шәһәре мэры Илсур Метшин «Бердәм Россия» шәһәр активы форумына җыелган халыкка менә шундый сораулар яудырды. Үзе үк аларга җавап та бирде.

Соңгы биш елда Казанда, чыннан да, телгә алып сөйләрлек эшләр күп эшләнгән икән: 88 балалар бакчасы кулланылышка тапшырылган, аларның 60ы яңа төзелгән. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны берярым тапкырга кимегән. 4,76 миллион квадрат метр торак төзелеп кулланылышка тапшырылган - бу өч тапкыр Киров районы кадәр мәйдан дигән сүз. Социаль ипотека программасы буенча 15 мең гаилә фатирлы булган, аларның сигез меңнән артыгы - бюджет өлкәсендә эшләүчеләр. Капиталь ремонт программасы буенча Казанда һәр өченче йортка ремонт ясалган. Ремонтланган түбәләр мәйданы 63 футбол кыры мәйданына тиң икән.

Илсур Метшин бөтен ил белән үзгәрешләр чорында яшәвебезне искәртте - 90нчы еллар белән чагыштырганда халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшы якка нык үзгәргән.

- 90 нчы елларда халык белән очрашу вакытында күтәрелгән мәсьәләләр белән бүгенгесе бик нык аерыла, - диде шәһәр башлыгы. - Ул елларда эш юк, хезмәт хакын вакытында бирмиләр, кибетләрдә азык-төлек юк, балаларны урамга чыгарырга куркыныч дип зарланалар иде. Бүген бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең дә хезмәт хаклары артты, рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр, җинаятьләр саны берярым тапкырга кимеде. Күпме юллар төзекләндерелде, юл чишелешләре төзелде, рәхәтләнеп бөкеләрсез юллардан җилдерәбез - монысы гына да бик зур эш дип саныйм, - диде ул.

Башлык әйтүенчә, якын киләчәккә шәһәр хакимияте алдында транспорт тармагын, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсен, шәһәрне төзекләндерү, туризмны үстерү һәм башка бурычлар тора.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та соңгы елларда башкалада бик күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә Татарстанда республика һәм федераль дәрәҗәдә утыздан артык программа тормышка ашырылуы турында искә төшереп үтте. Татарстанның Россия субъектлары арасында лидер булуы тотрыклылыкка һәм килешеп яшәүгә бәйле икәнлеген дә искәртте. Халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшы якка үзгәрүгә Казанның меңьеллыгын уздыруга әзерлек программасы һәм 2008 елда Универсиада уздыру хокукын алу бик нык ярдәм итте, диде Президент. Рөстәм Миңнеханов, шулай ук нәтиҗәле эшләүче яңа чакырылыш республика парламенты формалашуның мөһимлегенә дә басым ясады.

- Нәрсә ул парламент? Ул республика хакимиятенең иң мөһим өлеше. Сыерның сөтле икәнлеге сыер егылып үлгәч кенә искә төшә. Кайбер вакытта парламент эшчәнлеген тиешенчә бәяләп бетермибез, ә ул профессиональ дәрәҗәдә эшли, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Планнарыбыз зурдан. Аларны тормышка ашыру өчен бердәм команда кирәк. Мин «Бердәм Россия» партиясе исемлеген җитәклим һәм сезнең белән бергә эшләребезнең нәтиҗәләре өчен дә, җитешсезлекләре өчен дә җавап бирәм.

Рөстәм Миңнеханов алга таба да Татарстанның лидерлар рәтендә булачагына ышанычын белдерде.

- Аның өчен бердәм булырга, халык алдына куйган бурычларны җиренә җиткереп үтәргә, халыкның ышанычын акларга кирәк, - диде Президент. - Без бүген сайлаучылар белән ни өчен очрашабыз, сөйләшәбез? Чөнки сайлаулар ул безнең өчен - халык каршында имтихан тоту. Без барыбыз да халык белән эшли торган бердәм команда.

Шәһәр активы форумында «Бердәм Россия» сайлау кампаниясенә якынча нәтиҗәләр ясалды. Аз гына вакыт аралыгында 150 тапкыр җыеннарда халык белән очрашканнар. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге бүгенге көндә республиканың кадрлар үзәге, дәүләт идарәсе органнары, социаль сфера һәм, гомумән, республика икътисадының нигезе. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Советы Рәисе, муниципаль берәмлекләр башлыклары, зур, перспективалы предприятиеләр җитәкчеләре, хөкүмәт әгъзаләренең күбесе - «Бердәм Россия» партиясе әгъзаләре. Алар барысы да республиканың социаль-икътисади үсеше үзләренең эш нәтиҗәләренә бәйле булуын аңлап эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading