16+

Казанда 2 июльдән трамвайлар маршрутына үзгәрешләр кертелә

Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә, шәһәрнең үсешен һәм казанлыларның тәкъдимнәрен исәпкә алып, башкалада трамвайлар хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелүен хәбәр итте.  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Айдар Абдулхаков трамвай маршрутларының яңа схемасы белән таныштырды.

Казанда 2 июльдән трамвайлар маршрутына үзгәрешләр кертелә

Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә, шәһәрнең үсешен һәм казанлыларның тәкъдимнәрен исәпкә алып, башкалада трамвайлар хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелүен хәбәр итте.  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Айдар Абдулхаков трамвай маршрутларының яңа схемасы белән таныштырды.

Кайсы трамвай кая бара?
1нче маршрут “Химическая урамы-Тимер юл вокзалы”. Ул ике өлешкә бүленә. Химическая урамыннан – Каравайга кадәр 8нче маршрут трамвае йөри. 1нче трамвай исә, Каравай бистәсеннән Елга портына кадәр бара. 
 – Авиатөзелеш, Мәскәү, Киров районнарында яшәүчеләр трамвайның тимер юл вокзалында гына туктап калмыйча, колхоз базары, автовокзал аша елга портына кадәр баруын сорады, – диде Айдар Абдулхаков.

2нче трамвай маршруты кабаттан торгызыла. Ул элеккеге кебек Тимер юл вокзалыннан Елга порты арасында хәрәкәтләнәчәк. 2нче маршрутта “Түбәтәй” (“Тюбетейка”) экскурсия вагоны да йөри башлый.
– Экскурсия вакыты 45 минут. Анда музыка тыңлап барырга була. Билет бәясе 500 сум, әлеге бәягә өчпочмак, өлеш һәм эчемлек тә керә, – диде Айдар Абдулхаков.

5нче һәм 5а маршрутына өстәмә маршрут куела. Ямашев проспектыннан – Җиңү проспектына кадәр 7нче трамвай йөри торган була. Тимер юл вокзалы тукталышыннан Глазунов урамына кадәр 3нче маршрут барлыкка китерелә.

4нче маршрут Халитов урамыннан 9нчы микрорайонга кадәр һәм 6нчы маршрут Каравайдан – Халитов урамына кадәр элеккеге рәвешендә хәрәкәтләнә.

Яңа төрле тариф – “Трамвай 60 минут” 
Пассажирлар трамвайларның бер маршрутыннан икенчесенә бушлай күченеп утыра алсын өчен “Трамвай 60 минут” тарифы кулланылачак. Айдар Абдулхаков аңлатканча, пассажир 31 сум түләп бер сәгать дәвамында теләсә кайсы трамвай маршрутында чикләнмәгән санда йөри ала. 
 – Кайбер кешеләр телефоннан, банк картасыннан түли. Алар бу тарифтан ничек файдалана? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
 – Банк картасы һәм “Электрон кошелек” белән “Трамвай 60 минут” тарифыннан файдаланып булмый. Аерым һәм акчасы булмаган яңа транспорт картасы зарур, аңа “Трамвай 60 минут” программасы буенча акча салырга кирәк, – дип җавап бирде Айдар Абдулхаков.
Трамвайлар маршрутларының яңа схемасы турында мәгълүмат Транспорт комитеты, шулай ук “Метроэлектротранс” предприятиесе сайтларына урнаштырылган. 

“Салават күпере”нә трамвай булырмы?
Шәһәр хакимиятендә “Салават күпере” торак комплексына трамвай юлы төзү турында сүзләр кузгалып-кузгалып ала.
 – Бу төзелеш сөйләшү генә булып калдымы, әллә өметләнер җирлек бармы? –дип чираттагы соравымны бирдем.
 – “Салават күпере” торак комплексына бүгеннәрдә үк трамвай юлы төзи башлау көтелми. Ләкин, Казанның Генераль планында “Салават күпере”нә трамвай юлы җибәрү каралган. Генераль план 2040 елга кадәрге чорны колачлый, – дип җавап бирде Айдар Абдулхаков.
 Кайбер планнар уйламаганда-көтмәгәндә чишелеш таба. “Салават күпере” халкының да трамвай турындагы якты хыялы чынбарлыкка ашып куяр әле, боерган булса.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading