Клубта татар теле дәресләрен психолог, журналист Алинә Хәкимҗанова алып бара. Аның сүзләренә караганда, ул дәресләрендә һәр укучыга индивидуаль якын килә. "Безнең дәресләрдә татар хәрефләрен аерым үзләштерергә, иҗекләп укырга өйрәнергә, аерым кагыйдәләр ятларга кирәкми. Без кыска җөмләле җиңел текстлар алабыз да, аларны чиратлашып укыйбыз. Уку барышында һәр сүзнең ничек әйтелүен, ни өчен бу очракта болай кулланылганын, нәрсә аңлатканын ачыклап барабыз. Ягъни, текст эчендә нинди кагыйдәләр туры килә шуларны өйрәнәбез. Ә кагыйдәләрне аерым-аерым өйрәнеп утыру татар телен өйрәнүчеләр өчен күңелсез. Алай өйрәнгән очракта ул кагыйдәләрне куллана да алмыйлар. Нәтиҗәдә, татар телен өйрәнү авыр процесска әйләнә. Мин күбрәк татар теле сөйләменең җиңел һәм отышлы юлларын, принципларын өйрәтү ягында. Кагыйдәләр белән баш катыру кирәкми", − дип үз укыту методикасын аңлатты Алинә.
Шулай ук ул татар телен инглиз, француз һәм гарәп теле белән чагыштырып укытуын да әйтте. Мәсәлән, инглиз телендәге кайбер авазлар татар авазлары белән бертөрле яңгырый. диде ул.
"Казанда яшәгән һәр кеше татар телен белергә тиеш"
Клубның һәр җыелышына уникегә якын кеше килә. Аларның биш-алтысы бөтен җыелышларда да катнашса, калган кешеләр үзгәреп тора. Биредә яшь чикләүләре юк. Киләчәктә катнашучы кешеләр артса, оештыручылар аларны төркемнәргә бүләргә планлаштыра. Бу һәркемнең дә процесста катнашуы һәм "тамашачы" булып кына калмавы өчен эшләнәчәк. "Чәйлик − татарча сөйләшик"нең географиясе дә киң. Җыелышларда Марий Эл Республикасы, Красноярск һәм Киров өлкәләре, Нефтеюганск шәһәреннән башкалага күчеп килгән кешеләр дә катнаша. Алар арасында татарлар гына түгел, ә башка милләт кешеләре дә бар.
Александр
Мәсәлән, Красноярск өлкәсеннән Александр шундыйлардан. "Татар теле − бик матур тел. Казанда яшәгән һәр кеше татар телен аз гына булса да белергә тиеш дип уйлыйм. Үзем дә аны шуңа күрә өйрәнәм", − ди ул.
Комментарийлар