16+

Казанда ТАТУмания чире!

Кемгәдер борынына, иреннәренә алка таккан, аяк-куллары рәсемгә баткан кешеләр сәер тоелыр. Әби-бабаларыбыз, аңа төртеп: «Тагын бер ахырзаман билгесе!» - дип, бар белгән догаларын укый башлар. Ләкин бүген бу гаҗәпләнерлек күренеш түгел. Заманасы, модасы шундый бит! Аңлагансыңдыр инде, бүгенге сәхифәбезне без күпләрнең йөрәк өянәген кузгата торган тату һәм пирсингларга багышлыйбыз. Экзотик...

Казанда ТАТУмания чире!

Кемгәдер борынына, иреннәренә алка таккан, аяк-куллары рәсемгә баткан кешеләр сәер тоелыр. Әби-бабаларыбыз, аңа төртеп: «Тагын бер ахырзаман билгесе!» - дип, бар белгән догаларын укый башлар. Ләкин бүген бу гаҗәпләнерлек күренеш түгел. Заманасы, модасы шундый бит! Аңлагансыңдыр инде, бүгенге сәхифәбезне без күпләрнең йөрәк өянәген кузгата торган тату һәм пирсингларга багышлыйбыз. Экзотик...

Казан урамнарында да аяк-кулларына төрле рәсемнәр ясалган кешеләр еш очрый башлады. Аеруча быелгы җәйдә шактый күбәйде «тамгалы дуслар». Димәк, калабызда да «татумания» чире башланган.
Нәрсә ул татаумания? Аны нинди «соус» белән ашарга? Бу һәм башка сорауларга җавап табар өчен, тату төшерү өлкәсендә тәҗрибәсе булган Айрат ВӘЛИЕВкә мөрәҗәгать иттем.
- Айрат, тату төшерү белән кайчаннан шөгыльләнә башладың?
- Кечкенәдән үк рәсем ясарга, төрле бизәкләр уйлап чыгарырга ярата идем. Тора-бара кеше тәненә сурәтләр төшерү белән дә кызыксынып киттем.
- Бу өлкәнең профессионалы булыр өчен күпме вакыт кирәк?
- Камиллеккә чикләр юк. Минемчә, бу өлкәдә никадәр күбрәк эшләсәң, тәҗрибәң дә шуның кадәр арта.
- Кеше тәненә тату төшерү аерым бер белем сорыймы?
- Беренчедән, син яхшы рәссам булырга тиешсең. Чөнки татуның бар яме - сурәтнең матурлыгында. Бу бит бер-ике көнлек кенә әйбер түгел. Ул, тумыштан килгән тамга кебек, гомер буена кала. Безнең ялгышырга хакыбыз юк. Икенчедән, медицина белеме кирәк. Ким дигәндә, сезгә тату ясаучы кешенең кулында «Медицина курслары үтте» дигән язу булырга тиеш.
- Кешеләр ни өчен тәннәренә сурәт төшерә?
- Бу сорауга һәр кешенең үз җавабы. Шәхсән мин тәнемдәге татулар аша үткәнемне, бүгенге көнемне, киләчәгемне сурәтлим.
- Тату төшергән вакытта ВИЧ-инфекция, гепатит шикелле йогышлы авыруларны эләктерү куркынычы бармы?
- Бар. Монысы инде тату төшерүче кешенең намусыннан тора. Ул тату төшерә торган энәләрне бары бер тапкыр гына кулланырга, һәр эшләгән татудан соң, приборларга дезинфекция ясарга тиеш. Шулай ук ясатучы кешенең дә тәненә төшерелгән сурәт артыннан карап торуы таләп ителә. Бигрәк тә беренче вакытта. Ярага аз гына булса да пычрак яки микроблар керсә, үлек җыелырга, инфекция эләгергә мөмкин.
- Казан шәһәре тату культурасының үзенчәлеге бармы?
- Казан әле бу өлкәдә яшь шәһәр. Тату культурасы күптән түгел генә яралды, дисәм, ялгышмамын. Әле бу көннәрдә генә шәһәребездә беренче тату фестивале булып узды. Фестиваль, минемчә, боди-артның бу төрен тагын да үстерергә ярдәм итәр.
- Тәнгә тату төшерүнең билгеле бер урыннары бармы?
- Сурәтне, кая телисең - шунда төшерәсең, барысы да синең теләктән тора. Ләкин шунысы да бар: тәннең аерым бер җирләре артык сизгер була, анда сурәт төшерү процессы бераз авырту белән барачак. Ләкин «Кая телим - шунда ясыйм» дигән принцип белән дә ерак китеп булмый. Битендә, кулында кычкырып торган татуировкасы булган кеше укытучы, табиб, банк хезмәткәре булып эшли алмый бит инде. Җинаятьләр тарихына бай Россиядә стереотиплар әле дә яшәп килә. Янәсе, тату төшерелгән һәр кеше дә йә хулиган, йә төрмәдән чыккан. Андыйларны читләтеп үтәргә тырышалар.
- Яшь чикләүләре ничек?
- Татуны бары тик 18 яшьтән соң гына төшерергә ярый. Бу законда теркәлгән.
- Әгәр дә тәнеңә төшерелгән сурәт ошамаса, аны бетереп буламы?
- Бу - авыр процесс. Тату ясарга җыенган кеше аның гомерлек икәнен аңларга тиеш. Без, рәсем төшерү алдыннан, клиент белән сөйләшәбез, аның әзерме-юкмы икәнен сорашабыз. Соңыннан гына тату төшерү эшенә тотынабыз. Шуңа күрә, тәнегезне үзгәртәсегез килсә, башта җиде генә түгел, хәтта ун кат яхшылап уйларга кирәк.
Көнчыгыштан килгән мода
Тәнгә кына ярдәмендә сурәт төшерү моннан 5000 ел элек үк барлыкка килгән. Ул Һиндстан, Индонезия һәм күп кенә гарәп илләрендә таралган. Тату сәнгатенең бу төре менди дип атала. Элек аны матурлык өчен генә түгел, күп кенә дини ритуаллар өчен дә кулланганнар. Мәсәлән, кияүгә чыгучы кызларның кулларын һәм аякларын туй алдыннан төрле орнаментлар белән бизәгәннәр. Кешеләр шулай итеп, бу кәләшне бәхетсезлектән, күз тиюдән саклый, гаиләгә бәхет һәм бәрәкәт иңдерә дип уйлаганнар.
Менди безнең илдә дә шактый таралып китте. Барлык тату салоннарында да хәзер кына ярдәмендә рәсем ясыйлар. Яхшы кына таба алсаң, син үз-үзеңә дә тату төшерә аласың. Моның өчен махсус тюбикларга тутырылган кына сатыла.
Мендины өй шартларында ничек ясарга?
- Башта рәсем ясый торган урынны яхшылап чистарт, спирт белән ышкы;
- Соңыннан карандаш (ул шулай ук тату салоннарында сатыла) яки фломастер белән үзеңә кирәкле сурәтне төшер. Әгәр дә синең рәсем ясау сәләтең юк икән, менди төшерү өчен әзер трафаретлар да сатып алырга була;
- Тюбиктагы кынаны төшерелгән рәсем буенча сылап чык. Бу эштә бик сак булырга кирәк, әгәр дә кына аз гына булса да кыек төшә икән, рәсем бозыла;
- Иң соңгы штрих: кына кибеп беткәч (10-15 минут), аны энә яки пычакның кире ягы белән куптарып ал. Менә тату да әзер!
Рәсем ясалган урынга су тидерергә тырышма, шулай ук солярийга да барырга киңәш ителми. Әгәр дә тату артыннан гел карап торсаң, ул ике атналар тирәсе торачак.

Археологлар фикеренчә, тату - иң борынгы сәнгать төрләренең берсе. Борынгы Мисыр халкы б.э.к. 2000 елларда ук инде төрле дини ритуаллар белән бәйле сурәтләр төшергәннәр. Ул сурәтләр бүгенге көндә дә Мисыр пирамидаларында табылган мумияләрдә саклана.
* * *
1990 еллардагы сораштыру буенча, АКШның 90% морягы тәненә тату төшерә. Бу элек-электән килгән йола. Әгәр дә диңгезче суда бата калса, тату аның кем икәнен ачыклап бирергә тиеш. Тәннәрендәге ташбака билгесе моряк экваторны кисеп чыкты дигәнне аңлата.
* * *
Дөньяда иң күп татулы кеше Шотландиядә Ская утравында яши. Том Леппардның тәне 99.9%ка тату белән капланган. Бары кул һәм аяк бармаклары арасында, колак эчендәге тәнендә генә тату төшерелмәгән.
Сәхифәне Алисә САБИРОВА әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading