16+

Казанда төп Чыршы бәйрәме 25 декабрь көнне узачак

Быел да бәйрәм «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрелер дип көтелә.

Казанда төп Чыршы бәйрәме 25 декабрь көнне узачак

Быел да бәйрәм «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрелер дип көтелә.

ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Рөстәм Гарифуллинның хәбәр итүенчә, бәйрәмдә 7-11 сыйныф укучылары катнашачак, аларның саны 2000нән артык булачак. Бәйрәмдә республика җитәкчелеге катнашачак, укучыларга ел символы булган йомшак уенчык эченә тутырылган тәм-томнар таратачаклар.
Мәскәүдәге Кремль чыршы бәйрәме исә 26 декабрьдә уздырылачак. Министр урынбасары сүзләренчә, биредә РФнең төрле төбәкләреннән 5000 укучы катнашачак. Алар арасында Татарстаннан да 130 бала бар. Шуларның 26сы - ятим, 23е - Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаучылар, 10ысы - спорт белән шөгыльләнеп югары күрсәткечләргә ия булганнар һәм 10ысы - вазифаларын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләренең балалары.
Балаларны медицина персоналы һәм полиция хезмәткәрләре озата барачак. Мәскәүгә Чыршы бәйрәменә баручыларга Яңа ел бүләкләре һәм шәһәр буенча экскурсия каралган. Делегация 24 декабрь көнне юлга чыгачак, 27се исә кире әйләнеп кайтырлар дип көтелә.
Рөстәм Гарифуллин сүзләренчә, республиканың башка шәһәр-районнарында да Яңа ел бәйрәмнәрендә күптөрле чаралар уздырылачак. Мисал өчен, Чаллы шәһәренең яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, «Яңа ел әкияте» исемле чара кысаларында, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм ятим калган балаларга бүләкләр таратачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading