16+

Казанда “Вакансияләр ярминкәсе” булды

Казанда быелның 1 мартына мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә 4050 кеше теркәлгән. Башкалада эшсезлек өчен бирелүче пособиянең уртача күләме - 3833 сум. Шәһәрнең мәшгульлек үзәге директоры Марат Хәйруллин белдергәнчә, Казан предприятиеләрендә һәм оешмаларында бүген дә 11900 вакансия бар. Аларның 75 проценты - эшче һөнәрләре.

Казанда “Вакансияләр ярминкәсе” булды

Казанда быелның 1 мартына мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә 4050 кеше теркәлгән. Башкалада эшсезлек өчен бирелүче пособиянең уртача күләме - 3833 сум. Шәһәрнең мәшгульлек үзәге директоры Марат Хәйруллин белдергәнчә, Казан предприятиеләрендә һәм оешмаларында бүген дә 11900 вакансия бар. Аларның 75 проценты - эшче һөнәрләре.

Химиклар мәдәният сараенда кабат "Вакансияләр ярминкәсе" булды. Квартал саен оештырылучы әлеге чарада шәһәрнең барлык предприятиеләре катнаша. Сорауларыңа турыдан-туры җавап алырга мөмкин, шунлыктан, халык Сабан туендагы кебек күп.

- Белгечлегем буенча инженер-программалаучы мин, - ди Казан егете Николай Максимов. - Эш урыным кыскартылды. Интернет аша эш урыннары таптым, ләкин куелган таләпләр канәгатьләндерми. Менә, ярминкәдә бер адрес кызыксыну уятты әле, иртәгә барып сөйләшәм.

Казанның мәшгульлек үзәкләренә узган ел - 99 мең, быелның беренче ике аенда 13 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

- Болар бөтенесе дә эшсезләр дигән сүз түгел, халык хәзер Совет чорындагы сыман бер урынга гына төпләнеп утырмый, яхшырагын эзли, - дип аңлатты Марат Хәйруллин.- Мәшгульлек үзәкләре транспорт, туристлык һәм завод һөнәрләренә курслар оештыра. Узган ел 2163 кеше курслар узды, быел да 166 кеше алмаш һөнәр үзләштерергә өлгерде инде.

Эшсез калган кешеләргә хафаланмаска киңәш итте:
- Эштән кыскартылган очракта, моңа куркыныч трагедия итеп карарга кирәкми. Өйдә атналар һәм айлар буе төшенкелеккә бирелеп ятарга ярамый. Икенче көнне үк мәшгульлек үзәгенә килү мәслихәт. Бәлки, син шул көнне үк үзеңә кулай урын табарсың, тапмыйсың икән, көчең җитәрдәй теләсә кайсы эшне башкарып тору хәерле. Эшләгән арада эзләнәсең. Хезмәт ритмыңны туктатмау бик әһәмиятле, ул кешене төшенкелеккә бирелмәскә яхшы.

Казанда вакансияләр
(һөнәрләр һәм айлык хезмәт хаклары)
Ташчы - 10000-30000 сум
Монтажчы - 6420-45000 сум
Автобус йөртүче - 9000-35000 сум
Троллейбус йөртүче - 25000-35000 сум
Буяучы - 10000-30000 сум
Балта остасы - 6000-25000 сум
Штукатурчы - 10000-30000 сум
Слесарь-сантехник - 6084-18000 сум
Токарь - 8600-35000 сум
Пешекче - 5965-20000 сум
Тегүче - 6420-20000 сум
Инженер - 6600-35000 сум
Табиб - 6500-35000 сум
Шәфкать туташы - 5965-10000 сум
Бухгалтер - 12000-23000 сум

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading