16+

 Казаннан Сочига газ ягулыгында 3 мең сумга барып җитәбез, ә бензин салсаң, “ай-йай-йай”

Россиядә “Энергетиканы үстерү” дәүләт программасы кысаларында, транспорт чараларын газ ягулыгына күчергән кешеләргә яки предприятиеләргә, чыгымнарны капларга субсидия каралган.

 Казаннан Сочига газ ягулыгында 3 мең сумга барып җитәбез, ә бензин салсаң, “ай-йай-йай”

Россиядә “Энергетиканы үстерү” дәүләт программасы кысаларында, транспорт чараларын газ ягулыгына күчергән кешеләргә яки предприятиеләргә, чыгымнарны капларга субсидия каралган.

— Татарстан җитәкчелеге республикада транспорт чараларын газмотор ягулыгына күчерүгә зур әһәмият бирә. Республикада узган ел 1 221 транспорт чарасы газга көйләнде, газ двигательле 500 транспорт сатып алынды. Быелның биш аенда 199 машина газга көйләнде, газ двигательле 5 транспорт чарасы кайтартылды. Татарстанда 2013 елда 508 транспорт чарасы газда эшли иде, хәзер алар 13 011 берәмлек. Республикада 4 предприятие газ ягулыгында да эшли торган двигательле йөк күтәргеч машиналар, йөк машиналары, авыл хуҗалыгы тракторлары һәм елга суднолары җитештерә,-диде Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Минибаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков таныштырганча, республикада 1800 автобус газ ягулыгын куллана. 

— Киләсе елда газ ягулыгында эшли торган тагын 500 транспорт чарасы сатып алу, 2 мең машина һәм тракторны газ ягулыгына көйләү планлаштырыла,-диде Айрат Садыйков.

“Газ сәнәгате газмотор ягулыгы” (“Газпром газомоторное топливо”) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директоры Булат Газизуллин әйткәнчә, газ бензин ягулыгын куллануга караганда 2-3 мәртәбә экономиялерәк.

— Үзебездә җитештерелгән җиңел автомобильдә бензин салып Казаннан Сочига кадәр барсак,  8 111 сум чыгым чыгар иде, ә газ ягулыгында бу 3161 сум гына була,-диде Булат Газизуллин. 

Транспорт чараларын газ ягулыгына көйләү белән шөгыльләнүче предприятие вәкиле Эдуард Куприянов лицензияле предприятиеләрнең Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә эшчәнлек алып барулары турында әйтте. Транспорт чарасын газга көйләүне лицензиясе булмаган предприятиеләрдә яки үзлектән башкару тыела. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading