16+

Казанның бер журналисты галәмгә очарга хыяллана

12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан, укучыларыбыздан галәмгә һәм космонавтларга карата мөнәсәбәтләрен белештек.

Казанның бер журналисты галәмгә очарга хыяллана

12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан, укучыларыбыздан галәмгә һәм космонавтларга карата мөнәсәбәтләрен белештек.

Җәүдәт Сөләйманов, академик:
 – Космос – ул җиһан, әнә шул җиһанга чыгып, җиһангирләр булыйк. Беренче космонавт Юрий Гагарин: “Җирне корабль-спутникта әйләнеп очып, мин безнең планетабызның никадәр дә матур икәнлеген күрдем. Кешеләр, бу матурлыкны саклыйк һәм үстерик, аны җимермик”, – дигән. Җиребезне кимереп яшәмик, климат үзгәрешләренә бердәм булып чаралар күрик, галәмне тыныч максатларда бергәләшеп өйрәник.

Фәйрүзә Мәҗитова, тележурналист:
 – Юрий Гагарин – беренче космонавт, аның үзебезнең ватандашыбыз булуы зур горурлык. 62 ел узса да, кешенең тәүге мәртәбә галәмгә очуы тарихи вакыйга, фәнни казаныш. Космос – ул сер дөньясы. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай: “Күк йөзендә ниләр булмас, иксез-чиксез күк бит ул”, – дигән, ләбаса. Үземнең дә космоска очасым килә. Җирне ерак-ерактан, туп зурлыгында гына күрсәң, гаҗәп булыр иде ул.


 Лилия Гәрәева, журналист:
– Мәктәп елларында укытучыбыз Зөлфия апа Габдрахманова дәресләрдә космос, космонавт Юрий Гагарин турында шулкадәр мавыктыргыч итеп һәм горурланып сөйли иде, ә без мөкиббән китеп тыңладык. Язучы Иван Ефремовның “Туманность Андромеды” фантастик романын укыгач, йолдызлар белән бик кызыксындым. Юрий Гагаринга һәм аның ихлас елмаюына гашыйк булмаган хатын-кыз калмагандыр, мөгаен.


Алмаз Баһавиев, мәктәп директоры:
– Әнием Рәхилә мәктәп елларында “Артек” пионер лагерында булган. Нәкъ шул вакытта космонавт Юрий Гагарин очрашуга килгән. Юрий Гагарин белән күмәк фоторәсеме дә бар иде әнинең, кызганыч, әлеге фото сакланмады. Әни ул очрашуны һаман сагынып искә ала. Хәзер инде үзебез Балык Бистәсе районындагы Ямаш авылы мәктәбендә укучыларга космонавтлар турында сөйлибез, Космонавтика көненә багышлап рәсем конкурслары үткәрәбез. 


 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading