16+

Россиянең 25 топ-мәктәбе исемлегендә Татарстанныкылар да бар

Россия Мәгариф министрлыгы теләктәшлеге белән, илдәге иң яхшы мәктәпләр исемлеген төзегәннәр. 500 иң яхшы белем йорты арасына Татарстанның 17 мәктәбе дә кергән. Казанның 131 нче лицее - 25 топ-мәктәпләр исемлегендә. «Россиянең иң яхшы мәктәп­ләре»н ел саен ачыклыйлар. 2014 елга кадәр рейтингта урыннарны бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә таянып, укучыларның олимпиадаларда урыннар...

Россия Мәгариф министрлыгы теләктәшлеге белән, илдәге иң яхшы мәктәпләр исемлеген төзегәннәр. 500 иң яхшы белем йорты арасына Татарстанның 17 мәктәбе дә кергән. Казанның 131 нче лицее - 25 топ-мәктәпләр исемлегендә.
«Россиянең иң яхшы мәктәп­ләре»н ел саен ачыклыйлар. 2014 елга кадәр рейтингта урыннарны бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә таянып, укучыларның олимпиадаларда урыннар яулавына карап билгеләгәннәр. Быелдан исә тугызынчы сыйныфтан соң тапшырыла торган мәҗбүри дәүләт имтиханы күрсәткечләре дә исәпкә алына башлаган.
Топ-25 мәктәп исемлеген Санкт-Петербургтагы 239 нчы Президент физик-математика лицее әйдәп бара. Татарстан мәктәп­ләре дә сынатмый.

Казанның 131 нче лицей директоры Әлфия Хәбибуллина:
- Без ел саен «Россиянең иң яхшы мәктәпләре» исемлегенә эләгәбез, шөкер. Ике ел рәттән без - 25 топ-мәктәпләр рәтендә дә. Беренчедән, былтыргы уку нәтиҗәләре буенча Россия күләмендәге олимпиадаларда 12 призерыбыз бар, халыкара олимпиадаларда тугыз җиңүчебез булды. Өлгер укучыларыбыз төрле фестиваль, бәйгеләрдә актив катнашалар. Укучыларда ул көндәшлеккә сәләт сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә. Тугызынчы, унберенче сыйныфтан соң тапшырылган имтихан нәтиҗәләре дә яхшы. Лицейда бүген 707 бала укый. Физика, математика юнәлешендә белем биргәнгәдер дә, укучыларның 80 процентка якыны - малайлар. Казанның иң шәп егетләре безгә җыелган. Теләгән укучыларны VII сыйныфка җыябыз. Бары конкурс аша гына сайлап алабыз. Чыгарылыш сыйныф укучыларының биштән бере Мәскәү югары уку йортларына укырга керә. Казанда калучылар да җитәрлек. Югары уку йортлары галимнәре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бигрәк тә олимпиадалар вакытында алар укучыларга өстәмә лекцияләр укый. Хәзер зур спорт залы төзү белән мәшгульбез. Конкурентлык көчле заманда республикада алдынгы рәтләрдә калу бик авыр, хәзер ирешкән дәрәҗәне сакларга тырышабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading