16+

«Күбәләкләрне махсус конвертларга салып, башка шәһәрләргә дә җибәрәбез»

Бу урынга керү белән күңелең тынычлана, башың уйлардан ял итә башлый. Әлеге бөҗәкләрнең канат җилпүен күзәтү җанга рәхәтлек бирә.  Бу матурлыкны башкалабызда Эльза Миргаязова ире белән бергә тудырган. 

«Күбәләкләрне махсус конвертларга салып, башка шәһәрләргә дә җибәрәбез»

Бу урынга керү белән күңелең тынычлана, башың уйлардан ял итә башлый. Әлеге бөҗәкләрнең канат җилпүен күзәтү җанга рәхәтлек бирә.  Бу матурлыкны башкалабызда Эльза Миргаязова ире белән бергә тудырган. 

Казан уртасындагы сәүдә үзәкләренең берсендә чып-чын тропик бөҗәкләр бар.

– Узган ел без Дубайда булдык. Анда бик зур күбәләкләр паркы бар. Аннан бик тәэсирләнеп, илһамланып чыктым. Ул минем өчен Җәннәт почмагы кебек иде. Анда бернинди киеренкелек юк. Рәхәт, матур музыка уйный... Нишләп Казанда да мондый урын юк икән дип уйладым һәм әлеге паркны ясарга булдык, – ди Эльза. 

— Күбәләкләрне, төгәлрәге аларның курчакларын Миргаязовлар Филиппин утрауларыннан, Көньяк Америкадан  кайтарта. “Безгә килгән кешеләр ял итеп, көч туплап китә”, – дип сөенә Эльза ханым. 

Билгеле булганча, күбәләкләр 4 стадия уза. Башта алар йомырка формасында була. Йомыркадан корт барлыкка килә. Корт курчакка әверелә. Билгеле бер дымлылык һәм температура нәтиҗәсендә аннан соң күбәләк туа. Әйткәнемчә, парк хуҗалары күбәләкләрне курчак формасында кайтарта. Курчаклардан әлеге матур бөҗәкләр яралсын өчен аларны табигый шартларга, ягъни махсус фермага урнаштыралар. Анда дымлылык 70-80 процент, ә температура 28 градус булуы мөһим. 

Күбәләкләр төрле булган кебек, аның курчаклары да төрле. Кайберләре “алтын” төсендә, икенче берләре тамчы формасында... Әлеге курчактан күбәләк яралганнан соң бөҗәк 2 сәгатьсез очып китми. Аның канатлары юеш була, ул башта канатларын киптерә, аннан соң гына һавага күтәрелә. Миргаязовлар паркында “туа” торган күбәләкләр – көндезге күбәләкләр. Алар курчактан якты вакытта гына чыга. Тагын бер кызыклы факт. Курчакны кулга алсагыз, аның селкенүен күрергә мөмкин. Баксаң, ул шул рәвешле кеше кулын ерткыч дип уйлап, аны куркыта икән. Курчактан күбәләк чыксын өчен 30 секунд вакыт та җитә.

– Курчаклар корт чагында ашап туплаган запаслар хисабына яши. Күбәләккә әверелгәч, без аларга авыл балын суга бутап ашатабыз. Аларның рецпторлары аякларында урнашкан. Күбәләкләр шуның белән тоеп, борыннарын чыгарып, шул рәвешле туклана, – ди Эльза. 

Кызык, әмма күбәләкләр өч кенә төсне таный икән. Болар: зәңгәр, яшел һәм әфлисун төсе. Шуңа да күбәләкләр “патшабикәсе” баллы суны шундый төстәге ташлар тезгән савытка сала. Бөҗәкләр көнгә берничә тапкыр туклана. Күбәләкләр әфлисун да ярата. Әмма Эльза сүзләренчә, нетратлардан куркып, алар бу ризык белән күбәләкләрне бик сыйламаска тырыша. 

Паркта берьюлы унбиш төрле йөзләгән күбәләкне күрергә мөмкин. Бу матур бөҗәкләрне чәчәк бәйләмнәре белән бергә бүләк итәргә, туйларда күбәләк “салюты” ясарга күп алалар икән. Шулай ук парктан кечкенә генә фермалар алырга мөмкин. Әлеге фермада күбәләкнең курчагын урнаштыралар һәм балалар өй шартларында үз күзләре белән күбәләк яралганын күрә ала. 

– Күбәләкләрне махсус конвертларга салып, башка шәһәрләргә дә җибәрәбез. Канатларын дөрес итеп куярга гына кирәк. Селкенмичә ятканнан соң күбәләкләр йокыга китә. Күбәләк бер көн генә яшәми, Габдулла Тукай дөрес язмаган. Безнең күбәләкләрнең кечерәкләре ике атна, ә зурраклары өчәр ай яши. Күбәләкне сатып алучыларга бөҗәкләрне карау, тәрбияләү буенча инструкция да бирәбез. Шуңа да аларны өйгә алудан куркырга кирәкми. Әлеге эш белән шөгыльләнә башлаганчы без махсус курслар уздык. Шуңа да бу бөҗәкләр озаграк яшәсен, кунакларыбызны сөендерә алсын өчен күп нәрсәгә өйрәндек, – ди Эльза. 


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading