16+

КФУның «Төн» операциясе артериаль басымны даими үлчәп гомерне озынайту һәм «пробирка балалары» туу серләрен ачты

20 июль көнне Казан федераль университеты шәһәр халкына кабат үз ишекләрен ачты. Бу юлы «Төн» операциясе кысаларында университет белгечләре биология, медицина һәм экология серләрен чиште.

КФУның «Төн» операциясе артериаль басымны даими үлчәп гомерне озынайту һәм «пробирка балалары» туу серләрен ачты

20 июль көнне Казан федераль университеты шәһәр халкына кабат үз ишекләрен ачты. Бу юлы «Төн» операциясе кысаларында университет белгечләре биология, медицина һәм экология серләрен чиште.

- Миннән күбесе ни өчен КФУ мондый чара оештыра, бу сезнең пиар акциягез мәллә дип сорый. Минем җавап бер - институтларыбыз шулкадәр күбәйде, укытучылар күрше кампустагы институт нинди фәнни ачышлар белән шөгыльләнгәнен дә белми башлады хәтта. Бу университетның эшен күрсәтү, халыкны фән белән кызыксындыру өчен эшләнә. Бүген сез кешенең гены саклаган серләрне чишәчәксез, "пробирка балалары" туганын күрәчәксез, электрон микроскоп дөньясы белән танышачаксыз. Бу әле үз һөнәрен сайларга өлгермәгән яшь буынга да фән белән шөгыльләнеп китәргә этәргеч бирер, - диде университеты ректоры Илшат Гафуров.



КФУның УНИКС концертлар залында һәр кафедра тамашачыларны кызыктырырдай кечкенә кургәзмәләр әзерләгән иде. Биредә төрле экспериментлар ясап, кызыклы лекцияләр тыңлап булды.

Гамәли экология кафедрасы доценты Олег Бәдретдиновка бер төркем кеше телефонын сузып тора. Баксаң, доцент махсус җайланма ярдәмендә телефоннарның нурланыш бирүен тикшерә икән.

- Иске телефоннарда нурланыш күбрәк, яңаларда әзрәк. Иң зарарсыз телефоннар рәтенә Nokia белән Samsung керә. Нурланыш телефон маркасыннан гына түгел, оператордан да тора. Телефон сатып алганда, аның паспортына игътибар итегез. Анда һәрвакыт никадәр нурланыш бирүе языла. Квадрат сантиметрга 10 микроват туры килсә генә кеше сәламәтлегенә зарасыз. Нурланыш вакытында күзәнәкләр җылына, эсседән үлә башлый. Шуңа да шалтыратканда, трубканы кеше алганчы колакка куярга ярамый, бу вакытта иң күп нурланыш була, - дип сөйләде Олег Бәдретдинов.

Бер читтә "Локомотив" комлыгы суын тикшерәләр. Шаккатмалы хәл: бер тамчы суда күпме җан иясе йөзеп йөргәнен зур экран аша күзәтеп була.

- Әлеге җан ияләрен без кырык тапкыр зурайттык. Алар гел хәрәкәттә, без әле аларны бераз спирт салып тынычландырдык. Хәзер аларның дискәтүкләре, - дип елмайды Экология һәм табигатьтән файдалану институты доценты Олег Никитин. - Без студентларыбыз белән Казан сулыкларын тикшерәбез. Иң чиста су Зөбәрҗәт күле белән Тирән күлдә. Аккош күлендә хәзер минеральләшү көчле, шуңа дә биредә тере организмнар кими башлады. Кеше өчен иң куркынычы - чәчәк атучы сулык. Бу суны эчү түгел, коену да куркыныч. Ул бавырга начар тәэсир итүче агу бүлеп чыгара, нерв эшчәнлегенә зыян сала. Мондый судагы балыкны тоту да тыелган. Казансуда балык тотучыларга шаккатам мин, анда бит әле суүсемнәреннән тыш нефть, авыр металлар да бар. Бөтен зарарлы матдәләр балыкта туплана, ә кеше шуны ашый.
"Төн" операциясе вакытында су гына түгел, ризыкларны да зарарлы матдәләргә тикшереп карарга була иде. Ни кызык, халык кибеттән алып килгән кишер, кыярлар зарарсыз булып чыкты. Ә менә урамдагы чатырларда сатыла торган җиләр-җимешкә шикләнеп карый белгечләр.



Фән бәйрәме Фундаменталь медицина һәм биология институтыны белән Фармацевтика фәнни-белем бирү үзәгендә дәвам итте. Биредә баш мие эшчәнлеге, молекула, сәламәтлек өлкәсендә IT-технологияләр, беренче ярдәм күрсәтү, артериаль басымны даими үлчәп гомерне озынайту серләре кебек кызыклы темаларга лекцияләр, университетның Симуляция медицина үзәге буйлап экскурсия булды. Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Гәбделганиев белән сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов та фән бәйрәменә килгән иде.

- Университет белән күп чараларны бергә әзерлибез. Шул ук Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, яшелле-зәңгәрле суүсемнәре белән көрәш, Адмиралтия бистәсенең эко-реабилитациясе кебек уратак проектларыбыз бар, - диде министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading