16+

Социаль ипотека программасында отышлы үзгәрешләр бар! Файдаланып калыгыз!

Татарстанда беренче яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча фатир алды. Ышанасызмы-юкмы, нибары 185 мең сум беренчел кертем түләп, Түбән Камадан Нуриевлар гаиләсе 4 бүлмәле 111 квадрат метр мәйданлы яңа фатирга күченгән!

Социаль ипотека программасында отышлы үзгәрешләр бар! Файдаланып калыгыз!

Татарстанда беренче яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча фатир алды. Ышанасызмы-юкмы, нибары 185 мең сум беренчел кертем түләп, Түбән Камадан Нуриевлар гаиләсе 4 бүлмәле 111 квадрат метр мәйданлы яңа фатирга күченгән!

Яшьләр документларны август башында рәсмиләштергән, аннары беренчел кертем ясаган, ул 3,7 млн сумлык фатир бәясенең биш процентын тәшкил иткән.
Моңа кадәр Татарстан Президенты республика Хөкүмәтенә социаль ипотека программасының гамәлдә булуын Татарстанның барлык яшь гаиләләренә киңәйтергә йөкләмә бирде. Чөнки бу мөмкинлектән бары тик бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә файдалана алды.

Билгеле булганча, яңа шартлар нигезендә Татарстанда 6 мең яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча торак ала алачак.
– Рөстәм Миңнеханов яшьләргә, бигрәк тә катлаулы икътисади вазгыять шартларында, системалы ярдәм күрсәтүнең мөһимлегенә игътибар итте. Без бу чара демографик хәлне яхшыртуга да, республиканың шәһәр һәм районнарында яшь белгечләрне беркетүгә дә ярдәм итәр дип бик өметләнәбез, – дип искәрткән иде Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Башкарма комитет мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 500дән артык яшь гаилә социаль ипотека алуга документлар җыя башлаган.

Шартлар

“Президент” программасы дип халык теленә кергән ипотека программасына керү өчен аерым бер шартлар бар.
Программада катнашучы Татарстанда пропискада булырга һәм эшләргә тиеш. Шулай ук гаиләнең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк торак туры килүе мөһим.
Гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем күләме минималь яшәү минимумыннан югарырак булу шарт. Гаиләнең федераль һәм республика программалары кысаларында алынган ипотека буенча түләнмәгән бурычы булырга тиеш түгел.

Моннан тыш, әлеге программа нигезендә фатир алырга теләүчеләр рәсми рәвештә никахларын теркәгән булырга һәм ир яки хатынның яше 35 яшьтән артмавы шарт.
Бу программа тәрбияләрендә бала (балалар) булган гаиләләргә дә кагыла. Тулы булмаган гаилә булган очракта, ипотека алырга теләүченең яше 35 яшьтән артмаска тиеш.

Нинди документлар кирәк?
Иң элек эшне район хакимияте башлыгы исеменә гариза язудан башларга һәм торак шартларыгызны яхшыртуны сорарга кирәк.

Моннан тыш:
- шәхесегезне раслаучы документ;
- пенсия иминияте полисының күчерелмәсе;
- тиешле формада тутырылган анкета;
- гариза язучы теркәлгән җирлектән архив мәгълүматлары (прописка урыны һәм вакытына бәйле документлар);
- техник инвентаризация бюросынан (БТИ) белешмә;
- гариза бирүче һәм аның гаилә әгъзалары теркәлгән торакның техник паспорты;
- финанс исәп-хисап счеты;
- эш урыныннан аның адресы, оешма реквизитлары күрсәтелгән белешмә;
- хезмәт кенәгәсе күчерелмәсе;
- алдагы һәм узып баручы елда керемнәр турында (2 НДФЛ) белешмә;
- узып баручы ел һәм алдагы ел буенча декларация һәм эшмәкәрләргә соңгы 6 айда салым түләү турында белешмә;
- укучылар һәм студентлар өчен белем алуны раслый торган документ;
- мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен балалар бакчасының реквизитлары күрсәтелгән белешмә;
- керемнәрне раслаучы башка документлар кирәк булачак.
Әлеге исемлек тулы булмаска мөмкин. Шуңа да “Дәүләт хезмәте” бердәм порталы яисә район хакимиятеннән кирәкле документлар хакында белешә алу хәерлерәк булыр. Кайбер документларны хакимият идарә тармагы һәм оешмалардан үзе соратып алу ихтималы да бар.
Теркәлү узганнан соң, канун нигезендә документларны 25 көн эчендә карарга тиешләр.

Нинди очракта бирмиләр?
- әгәр дә сезнең социаль ипотека алырга хокукыгыз булмаса;
- кирәкле документлар җитмәсә яисә алар дөрес тутырылмаган булса;
- документларда күрсәтелгән мәгълүматларыгыз чынбарлык белән туры килмәве ачыкланса;
- социаль ипотека программасыннан моңа кадәр файдаланган булсагыз;
- торакны яхшырту буенча башка республика яисә федераль программаларда катнашкан очракта торак алу буенча чиратка куймаска мөмкиннәр.

P.S. Мәгълүмат “Дәүләт хезмәте” порталына нигезләнеп тупланылды.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading