“ЛДПР” партиясе депутатлары яраклылык вакыты чыгып бара торган продуктларга НДСны бетерергә тәкъдим итә. Салым кодексына үзгәрешләр кертеп, әлеге продуктларны халыкка бушка бирү ягында алар.
Хәзерге канун буенча сәүдә челтәрләренә срогы чыгып бара торган продуктларны, бушлай таратканчы, чүплеккә чыгарып ату ике-өч тапкырга отышлырак, чөнки юк ителә торган ризыкларга НДС түләнми. Бушка бирсә, түлисе була. Ә ризык чүплеккә күп чыгарыла. Статистика буенча Россиядә җитештерелгән продуктларның биштән бер өлеше чүп контейнарларына китә.
Ваклап сату компанияләре ассоциациясе президиумы рәисе Игорь Караваев «Агроинвестор»га белдергәнчә, Россиядә ел саен 17 миллион тоннадан артык азык-төлек калдыклары барлыкка килә, шулардан, ким дигәндә, 100 мең тоннасы – яраклылык вакыты чыкканчы мохтаҗларга тапшырылырга мөмкин булган продуктлар. Бүген салым стимулларының булмавы фудшеринг кебек проектларны үстерүгә җитди киртә булып тора, дип саный эксперт.
Азык-төлек банкы
Белгечләр әйтүенчә, срогы чыгып бара торган ризыкларны фудшеринг-сервислар аша тарату 3 миллионнан артык кешене бушлай ризык белән тәэмин итеп торырга сәләтле. Моннан тыш фудшеринг экологияне саклауга да булыша. Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматларына караганда, планетада ел саен 1 миллиард тонна ашарга яраклы ризык чүп полигоннарына озатыла. Бу җитештерелгән продуктларның 17 процентын алып тора. Уйландырырлык саннар!
Фудшеринг белән төрле хәйрия оешмалары, волонтерлык хәрәкәтләре, онлайн-платформалар шөгыльләнә. Россиядә иң беренче фудшеринг оешмасы – “Русь” азык-төлек банкы 2012 елда ук барлыкка килгән. Төрле җәмәгать туклану нокталары сатылмаган һәм срогы чыгарга күп калмаган продуктларны аларга тапшырган. 2022 елда ризык банкына ретейл да кушылган. Беренче биш айда X5 Group кибетләр челтәрендәге 27 кибет илнең төрле төбәкләрендә 5839 кешегә икмәк ризыклары өләшкән.
Бүген фонд илнең алтмыш төбәген колачлаган. Ун ел дәвамында банк мохтаҗларга 8,5 миллиард сумлык 50 миллион тонна продукт һәм товар тараткан.
Мохтаҗлар күп
Социаль челтәрләрдә дә киң таралган ул фудшеринг. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта фудшерингка нигез салучы Александра Легкаяда махсус төркем булдыру идясе сигез ел элек үк барлыкка килгән.
– Германиядә шундый хәрәкәт булуын белгәч тә, үзебездә эшләп карыйсы килде. Ә мохтаҗ кешеләр бездә әз түгел. Макарон белән бәрәңге генә ашап торган пенсионерлар да бар. Студентлар да теләгән ризыгын алып ашый алмый. Шул ук вакытта кайбер җәмәгать туклану оешмалары артык ризыкларын кая куярга белми. Сигез ел элек тә, хәзер дә актуаль булып чыкты бу. Төркемне үстерү өчен берни дә эшләмәдем, үзеннән-үзе 80 меңнән артык кеше кушылды безгә. Бу саннар гына да фудшеринг-сервисның кирәклеген күрсәтә, – ди ул.
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, кибетләрнең срогы чыгарга күп калмаган ризыкларны мохтаҗларга таратмауларының бер сәбәбе Роспотребнадзор тикшерүеннән шикләнүдә дә.
– Срогы чыга торган продуктларны тарату өчен сәүдә үзәкләренә салым гына комачауламый. Алар бигрәк тә Роспотребнадзор тикшерүеннән шикләнә, мохтаҗларга биргән продукттан агулана калсалар, җавап бирәсе була бит, – ди Александра.
Моның өчен ул срогы чыгарга бер көн түгел, әйтик, ике көн калган ризыкларны тарату ягында.
“Күптән кирәк иде”
Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге генераль директоры Азат Гайнетдинов бу канун проектын ике куллап хуплый.
– Күптән кирәк иде ул. Мохтаҗлар бик күп бит. Кибетләрнең срогы чыккан товарларны чүплеккә чыгарганнарын көтеп торып, шуларны өйләренә ташыйлар, дип сөйлиләр. Мисал эзләп ерак китәсе дә юк. Кайбер рәсми булмаган урыннарда срогы чыккан кайбер продуктларны ярты бәясеннән сатып та торалар. Әйтүләренчә, аларны Мәскәүдән зур машиналарга төяп алып кайталар. Ә халык ала, мохтаҗ булмаса, алмас та иде. Депутатлар тәкъдим иткән канун проектын кабул итә калсалар, кара базарга да юл ябылыр иде. Аннары кибетләр срогы чыккан товарларның этикеткаларын да алмаштырып җәфаланмас иде. Алар да акчасын югалтмас иде, – ди ул.
«Позитив Консалтинг» бизнес-планнар эшләү үзәге җитәкчесе Ирек Галләмовта исә, канун проекты кабул ителгән очракта, аның эшләү техникасы сорау тудыра.
– Проектның идеясе әйбәт. Әмма ул адреслы булырга тиеш. Срогы чыгу алдында торган продуктлар чынлап та мохтаҗ булган кешеләрнең кулына барып эләксен иде. Зур кибетләрнең чүп контейнерларыннан ризык эзләп йөрүчеләрне үземнең дә күргәнем бар. Әле җитми калса, үзара сугышып та алалар. Срогы инде чыккан продуктларны сатучылар да бар. Аларга ул товарлар каяндыр килеп керә бит. Канун проекты эшли башлагач, ул продуктларга хуҗа булырга теләүче табылыр анысы, әмма мохтаҗ кешеләргә генә барып эләкмәс. Ни рәвешле, кемгә һәм кайчан биреләчәк ул продуктлар – шунысын яхшылап уйлап бетерсеннәр иде, – ди ул.
“Русь” азык-төлек банкы мәгълүматларына караганда исә, ярлылык чигендәге һәр кеше ай саен 5 килограмм бушлай ризык алсын өчен елына якынча 1,2 миллион тонна азык-төлек бүлеп бирергә кирәк.
Артык ризык белән барыбыз да бүлешә ала. Сүз уңаеннан: “фудшеринг” сүзе инглизчәдән шулай тәрҗемә ителә. Йортыгызның ватсап төркеменә яки социаль челтәрләрдәге махсус төркемнәргә кушылып, нәрсә белән бүлешәчәгегезне язасыз да, теләгән кеше килеп алып китә. Ризыкның кадерен саклыйк, кемдер бүген бер сынык ипигә мохтаҗ бит.
Франциядә куллануга яраклы продуктларны, ә АКШтагы Орегонда теләсә нинди азык-төлек калдыкларын ташлау тыела. Шул рәвешле алар, фудшерингта һәм башка экологик проектларда катнашу өчен, гражданнарда һәм бизнеста мотивация булдырырга тырыша.
Азык банкының беренче моделе 1967 елда АКШта оешкан. Феникста чиркәү каршында эшли торган бушлай ашханәгә ярдәм итүче Джон ван Хенгельга бу фикерне күп балалы бер хатын җиткергән. Супермаркетларның чүп бакларыннан ул, ун баланы ашату өчен, кулланырга яраклы ризыкларны җыйган. Шулай итеп, Ван Хенгель бизнестан сатылмаган товарны җыеп булуын аңлап, азык-төлек банкы оештыра. Әмма фудшеринг термины соңрак барлыкка килә. Беренче мондый проект булып шул ук исемдәге немец онлайн-платформасы санала, ул 2012 елның декабрендә эшли башлаган. Хәзер аңа төрле илләрдән 200 меңнән артык кеше теркәлгән.
Росстат белдергәнчә, Россиядә балалары булган 14 процент гаиләдә акча ашарга гына җитә. Ә 1 процентына хәтта ашарга да җитми.
Фото: freepik.com
Комментарийлар