16+

Китапханәгә нинди ярдәм кирәк?

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә китапханә эше, бизнес, жәмгыять һәм тарихи мирасны торгызу буенча Халыкара фәнни-гамәли конференция башланып китте. Ул ике көн дәвам итәчәк. Конференция онлайн һәм оффлайн форматта уза. Анда Россиянең 18 төбәгеннән 150 делегат һәм  һәм 30 эксперт катнаша. 

Китапханәгә нинди ярдәм кирәк?

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә китапханә эше, бизнес, жәмгыять һәм тарихи мирасны торгызу буенча Халыкара фәнни-гамәли конференция башланып китте. Ул ике көн дәвам итәчәк. Конференция онлайн һәм оффлайн форматта уза. Анда Россиянең 18 төбәгеннән 150 делегат һәм  һәм 30 эксперт катнаша. 

– Китапханәнең  кыйммәте китапханәдәге китапларның кыйммәте белән бәяләнә. Китапларның сакланышы да төп миссияләрнең берсе булып тора, – диде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова. – Безнең Милли китапханәдә кызыклы фондлар күп. Бүген китапханә берлеген бизнес, дәүләт эшчәнлеге белән берләштерү турында уйланабыз. Бу бәһаләп бетергесез китап фондларын саклап калу өчен кирәк. Без Россия дәүләт китапханәсе белән  дустанә мөнәсәбәтендә торуыбыз өчен шатбыз. Бу фәнни-гамәли конференция дә илебезнең төп китапханәсе ярдәмендә уза. Ул дөньядагы иң зур китапханәләрнең берсе.

Конференция барышында китапларны саклау, аларны заманча шартларда яңарту өчен төрле юлларны эзләү турында да сөйләштеләр. Аңлашыла, китапханәдәге китапларны дәүләт бүлеп биргән акчага гына коткарып та калып булмас иде. Бу уңайдан әлеге эшкә иганәчеләрне тарту турында сөйләшүләр алып барылды.

– Ни өчен безгә меценатлар, попечительләр һәм иганәчеләр кирәк? Ни өчен без аларга кирәк? Бүген китапханә фондларны яңарту һәм саклау ни өчен мөһим? – дигән сораулар белән башлады үзенең чыгышын Россия Дәүләт китапханәсе генераль директоры Вадим Дуда. Бигрәк тә ул цифрлы заманда китаплар фондының мөһимлеген билгеләп үтте. Китапларда язылганны үзгәртеп булмый. Китапханәдәге документларны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен дә кирәк ул фондларны саклау. Бигрәк тә моның өчен иганәчеләрне эшкә тарту турында да уйлана алар. Бу уңайдан Мәскәү китапханәсендә 16 млн сумлык ярдәм акчасына китаплар кабаттан торгызылганлыгы турында сөйләде ул. Меценатларга да эшнең нидә икәнлеген аңлатып бирү мөһим, дип саный баш китапханче Вадим Дуда. Мәсәлән, кемнеңдер ярдәме белән әлеге китапның тагын 200 ел кулланып булачагын аңлату спонсорларны да кызыксындырырга мөмкин. Әлбәттә, бу китапны кем торгызуы турында да мәгълүмат та теркәләчәк анда. Димәк, Вадим Дуда әйткәнчә, зур ярдәм күрсәтеп, үзеңнең исемеңне 200 елга халык хәтерендә сакларга мөмкин. Шуңа күрә попечительләр советын булдыру да, иганәчеләрне китапханә эшенә тарту да алга таба дәвам итәчәк, чөнки бу эштә элек-электән дәүләт эшлеклеләре, меценатлар ярдәм иткән. 

Алдарак язып үткәнебезчә, әлеге конференциянең пленар утырышы барышында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев үзенең шәхси китапханәсеннән 4 меңгә якын китапны Милли китапханә фондына тапшырган иде. Бу уңайдан мәдәният министры Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә зур рәхмәтен җиткерде:  

– Сезнең китапларга карата мәхәббәтегезне беләбез. Аларга ничек сакчыл караганыгызны, китапка карата ихлас булуыгызны бәялибез. Бу сезнең мәдәни мираска мөнәсәбәтегезне дә күрсәтә. Сезнең проектларыгыз аша  төзекләндерелгән  безнең мирасыбыз бөтендөнья мирасының бер өлеше булып тора. Мондый шәхесләрдән башка алга атлый алмас идек, – диде Ирада Әюпова.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading