Глобаль җылыну аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин. Климатолог Алексей Кокорин фикеренчә, глобаль уртача еллык температура биш градуска күтәрелә калса, бу якынча 2080 елда булачак.
Скопировать ссылку
Глобаль җылыну аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин. Климатолог Алексей Кокорин фикеренчә, глобаль уртача еллык температура биш градуска күтәрелә калса, бу якынча 2080 елда булачак.
Моның ише контраст аркасында табигатьтә катаклизмнар барлыкка килү куркынычы арта.
Ә иң куркынычы – җирдә температура 4,5-5 градуска күтәрелергә мөмкин, һәм ул чакта ун елның сигез-тугызы аномаль эссе булачак. Мәскәү кебек мегаполиста җәй көне түзә алмаслык эссе булуы бар. Ул вакытта башкала итеп, мәсәлән, Красноярск яки Новосибирскины сайламагайлары, дип фаразлый Кокорин.
Бу көннәрдәге ил төбәкләрендәге һава торышы уйламаган сценарий буенча бара дип тә әйтергә була. Кара диңгездә су һаман җылына алмый. Анда суның температурасы +15-17 градус. Көне дә кызынырлык түгел. Шуның өстенә көчле җил һәм яңгырлар күзәтелде. Краснодарда хәтта йомырка зурлыгында боз да явып алган.
Илнең төньягында исә киресенчә. Быелгы май Мурманск өчен аномаль эссе булган. Бер ай эчендә шәһәрдә дүрт температура рекорды яңартылган. Мондый хәл метеокүзәтүләр вакытында гомумән булганы юк ди.
Ак һәм Баренц диңгезләре дә Кара диңгездән җылырак. Кызыну өчен шунда бара торырга да була.
Хәзерге һава торышының тагын бер гадәти булмаган үзенчәлеге – Россиянең бөтен Европа өлешендә, көньякта Кара диңгездән төньяктагы Ак диңгезгә кадәр, яшенле яңгырлар явып узган. Кавказ, Россиянең урта полосасы өстендә яшеннәр ялтырый.
Без эссе дип зарланганда, Ерак Көнчыгышта кар яуды. Курил утрауларында карның калынлыгы 60 миллиметрга җиткән.
Белгечләр әйтүенчә, бу аномалияләр барысы да климатның үзгәрү нәтиҗәсе. Мәскәү метеобюросының баш белгече Татьяна Позднякова “Комсомольская парвда”га аның сәбәпләрен аңлаткан.
– Циклоннар Россиянең көньягында һәм төньягындагы һава торышын билгели. Ләкин бу төрле циклоннар. Кара диңгез курортлары Урта Диңгез Һәм Кара диңгез аша күчеп йөрүче Көньяк циклоннарның салкын өлешендә урнашкан, шуңа күрә анда яңгырлар һәм курорт җылысы юк. Ә төньяк Кольский ярымутравы һәм Архангельск өлкәсенең бер өлеше Атлантик циклонның җылы секторында урнашкан. Шуңа күрә анда яңгырлар азрак һәм температура югарырак.
Сүз уңаеннан, 1980 еллар башында ук безнең климатологлар Россиядә климат үзгәрүе турында озак вакытлы фаразлар ясады: төньякта һәм урта полосада җылы, ә көньякта салкын булачак һәм явым-төшем саны артачак. Бу тенденция хәзер күренә. Климат үзгәрә! – дигән ул.
Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев та матбугат очрашуында: “Соңгы елларда җәй иртә килә башлады. Шуның белән яз кыскара. Көз дә өч-ун көнгә сузыла. Бу – климатик тенденция”, – дип сөйләгән иде.
Аның мәгълүматы буенча, Россиядә температура ун елда ярты градуска күтәрелә бара, җир шарында – 0,2 градуска.
– Глобаль җылыну аркасында, дөньяда катаклизмнар күзәтелә. Белгечләр моны белә, мониторинг алып баралар, ниндидер чаралар күрергә тырышалар. Табигатьтә бар да үзара бәйләнгән. Климат үзгәрә икән, экологиядә, яшәү рәвешендә дә үзгәреш барлыкка килә. Безгә караганда, поляр өлкәләрдә җылыну процессы өч тапкырга тизрәк бара. Шуның белән арктика безгә килә, ә җылы төньякка күчә, бу контраст аркасында, табигатьтә катаклизмнар барлыкка килә, – диде ул.
Комментарийлар