16+

Клуб кирәк булса... катырак «ела»

Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Күки авылында клуб җимерек. Шул хакта сүз кузгаттым. - Кайсы авылга клуб ки­рәклеген Мәдәният министрлыгы билгели. Күки мисалында караганда, монда халыктан да, җирле үзидарәдән дә тора. Мәдәният министрлыгына, район хакимиятенә мөрәҗәгать белән чыгу зарур. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, дигән әйтем дә бар бит, - диде республиканың...

Клуб кирәк булса... катырак «ела»

Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Күки авылында клуб җимерек. Шул хакта сүз кузгаттым. - Кайсы авылга клуб ки­рәклеген Мәдәният министрлыгы билгели. Күки мисалында караганда, монда халыктан да, җирле үзидарәдән дә тора. Мәдәният министрлыгына, район хакимиятенә мөрәҗәгать белән чыгу зарур. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, дигән әйтем дә бар бит, - диде республиканың...


Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Күки авылында клуб җимерек. Шул хакта сүз кузгаттым.
- Кайсы авылга клуб ки­рәклеген Мәдәният министрлыгы билгели. Күки мисалында караганда, монда халыктан да, җирле үзидарәдән дә тора. Мәдәният министрлыгына, район хакимиятенә мөрәҗәгать белән чыгу зарур. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, дигән әйтем дә бар бит, - диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин «Татмедиа» республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Республикада 2012 елдан башлап «Авыл клубы» программасы гамәлгә ашырыла.
- Биш елга исәпләнелгән программаның вакыты инде тәмамланды, ләкин ул дәвамлы булыр дип өметләнәм. Татарстанда 2012-2015 еллар эчендә 181 авыл клубы сафка бастырылды. Әлеге учреждениеләр кино-концерт залыннан тыш, китапханәне һәм фельдшер-­акушерлык пунктын да берләштерә. Биналар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең дә мәнфәгатьләрен исәпкә алып, барлык уңайлыклар тудырылып төзелә. Биш ел гарантия каралган, подрядчы оешма кимчелекләрне бетерергә бурычлы. Клублар 50, 100, 200 һәм 300 урынга исәпләнелгән унбиш төрдәге проектлардан гыйбарәт. Төзелеш эшләренә «шабашниклар» якын китерелми, - диде Алмаз Әхмәтшин.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы белән Татарстан хөкүмәтенең аерым килешенүе нигезендә, узган ел Азнакай һәм Буа шәһәрләрендә мәдәният үзәкләре төзелгән.
- Быел республикада 45 клуб төзеләчәк, - дип дәвам итте министр урынбасары. -Мәдәният министрлыгы кечкенә авылларга игътибар юнәлтте. Муниципаль берәмлекләрдә ел саен берәр клуб төзелә. Исемлектәге 45 объектның кырыгы 50 урынга исәпләнелгән клублар булачак. Арчада -100, Яңа Чишмә белән Нурлат муниципаль районнарында 200әр урынлы клублар сафка басачак. 300 урынлы мәдәният учаклары Казанның Нагорный һәм Чаллының Суар бистәсендә төзеп тапшырылачак. Казан да, Чаллы да «Авыл клубы» программасына керә, чөнки әлеге шәһәрләрдә бистәләр күп. Казанда узган ел «Полимер» мәдәният йорты капиталь төзекләндерелде.
«Авыл клубы» республика программасын гамәлгә ашыруда инвесторлар да катнаша ала. Алмаз Әхмәтшин: «Хәйрия ярдәме күрсәтелгән очраклар бар. Чикләүләр юк, мөмкинлеге булган эшкуарлар булышса, 50 урынына, рәхәтләнеп, 100 урынлы клуб та төзеп чыгылыр иде», - диде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading