16+

Көннәр җылыта, гөрләвекләр ага...

Табигатькә бик озак кө­теп алынган чып-чын яз килде: карлар күз алдында эреп юкка чыга, гөр­ләвек­ләр челтерәп ага. Республикабызда алдагы көннәрдә дә җы­лы һава саклана.

Бүген иртәнге якта бераз салкынрак булса да, көндезгә җылыта: синоптиклар 6-11 градус җы­лы булачак ди. Көньяк районнарда исә тагын да җылырак: биредә температура 15 градуска кадәр күтә­ре­ләчәк. 6 апрельнең төнендә 1-6 градус җылы булса, көн­дезге якта да һава торышы сөендерергә уйлап тора: көн кояшлы булачак, ә температура 11-16 градуска кадәр ­җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әй­ләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading