Казан кызы Лилия Әскәрова да тумыштан ишетми. Тормышта үз һөнәрен табарга аңа кайчандыр әнисе ярдәм иткән. Ун ел элек кыз аның киңәше буенча сәнгать мәктәбендә чәчтараш һөнәрен үзләштерә. Бу һөнәре аңа даими керемнән тыш, тормышта югалып калмаска да ярдәм итә.
- Эшкә мин танышларым аша урнаштым. Минем кебек кешеләр барысы да шулай эшли, башкача булмый. Баштарак эшкә кереп китү читен иде. Миңа бит клиент белән аралашырга, аның фикерен тыңларга кирәк. Кешенең ни әйтергә теләгәнен йә язып белә идем, йә иреннәре хәрәкәтеннән сүзләр төзи идем. Тора-бара даими клиентларым да барлыкка килде. Аларны мин инде сүзсез аңлыйм. Хәзерге вакытта мин дикрет ялында, - диде Лилия.
Казан төзелеш көллияте бинасында Мәскәү, Свердловск өлкәсе, Удмуртия, Татарстан белән Башкортстаннан килгән 50гә якын яшь белгеч үзен ун һөнәр буенча сынап карады. Чәчтараш һөнәреннән тыш биредә тагын лаборатор-химик анализ ясаучы, агач остасы, пешекче, фотограф, флорист, тимерче, моляр, кирпеч салучы, челтәрле һәм системалы идарә белгече кебек һөнәрләр дә бар иде. Оештыручылар сүзләренче, бу белгечлекләрнең исемлеге елдан-ел зураячак әле.
DeafSkills дөньяда тиңе булмаган беренче чемпионат ул. Татарстан Республикасының Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, аның Казанда узуы тагын да әһәмиятле.
Комментарийлар