- Ике балам туса да, мин ил җыелмасы өчен җаным һәм тәнем белән хезмәттә идем. Кызганыч, без төп спорт максатына ирешә алмадык. Әмма алга таба Португалия җанатарларын сөендерә алачагыбызга ышанам. Португалия футбол федерециясе президенты һәм тренер минем теләккә каршы килмәде, - дип язган Криштиану Роналду.
Спортчыга Казанда игътибар зур булды. Португалия җыелма командасы урнашкан "Рамада" кунакханәсе янындагы йортка аның сурәтен дә төшергәннәр иде. Роналдудан автографлар алучылар да күп булган. Бушлай игъланнар сайтларында автографларны сата да башлаганнар. Берәү автографлы майканы хәтта 80 мең сумга сата. Аукционда аны 2000-5000 долларга да сатып була, әмма миңа акча бик тиз кирәк, дип язган игълан авторы. Икенче бер игъланга, Роналдуның чыкканын бик озак көтәргә туры килде, шуңа бәясе дә кыйммәт, диелгән.
Казан - спорт шәһәре
Казаныбыз, һәрвакыттагыча, чираттагы дөньякүләм спорт чарасын лаеклы рәвештә уздыра алды. Казан шәһәре халыкара зур чараларга, ул исәптән дөньякүләм спорт ярышларына әзерлек тәҗрибәсенә ия. 2013 елгы җәйге Универсиаданың аягы җиңел булды, 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уңышлы уздырдык. Инде быел илнең дүрт шәһәре белән берлектә Конфедерацияләр Кубогын кабул иттек. Спортчылар үзләре дә, кунаклар да, туристлар да Казаныбыздан канәгать калды. Россия хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия футбол союзы президенты Виталий Мутко сүзләренчә, Казанның Россияне уңайсыз хәлдә калдырганы булмады.
- Соңгы елларда ул Россиянең спорт каласына әверелде. Монда югары дәрәҗәдәге чараларны оештыра, үткәрә беләләр. Моннан чыгып, бар ышаныч һәм җаваплылык Казанга төшә. Конфедерацияләр Кубогының төп уеннарын без Казанга бирдек, - дигән ул.
Конфедерацияләр Кубогының беренче финалчысы - Чили футбол җыелма командасы баш тренеры Хуан Антонио Пицци да журналистларга Казанны ошатуын әйткән.
- Казанда безне бик җылы һәм шат күңел белән каршы алдылар. Монда минем элегрәк тә булганым бар иде, ләкин кышын булырга туры килде. Шуңа да шәһәрнең карлы һәм салкын була алганын беләм. Ничек кенә булмасын, бу шәһәрне кышын да, җәен дә яраттым. Биредә безне колач җәеп һәм чын йөрәктән каршыладылар. Вакытыгыз һәм мөмкинлегегез булса, Казанга килегез - башкаларга әйтер сүзем шул. Казан - иң матур шәһәр, - дигән Хуан Антонио Пицци.
Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино исә Казанны футбол шәһәре дип атаган.
- Казан - спорт шәһәре, бу безгә билгеле инде. Шунысын да өстәргә кирәк, ул - футбол шәһәре дә. Моннан тыш, Казан һәм Татарстанны дөньяга бай мәдәниятле һәм тарихлы төбәк буларак ачу кирәк. Минем өчен Казан Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче буларак ачылды. Биредә спорт бәйрәмен бер-берсе белән татулыкта үткәрә, шунда "яши" беләләр. Бу бар дөньяга, футбол дөньясына реклама: Дөнья кубогы вакытында Казанга килергә була, - дип билгеләп үткән Инфантино.
- Футболга карата битараф идем. Португалия-Мексика матчы мин караган беренче уен булды. Аның турында күбрәк беләсем килде. Һәм, беләсезме, әлеге спорт төрен яратып өлгердем, үзем өчен футболны ачтым. Биредәге рух, уен мохите, тамашачыларның көч бирүе һәм футболчыларның азаккы минутка кадәр җиңү өчен көрәшүен ошаттым.
15 июльдә Россия футбол чемпионаты башлана. Россия футбол премьер-лигасы 2017-2018 елгы чемпионатның беренче сигез туры расписаниесен бастырган. "Рубин" футболчылары беренче уенны 16 июльдә Казанда "Краснодар" командасына каршы уен белән башлый.
«Рубин» командасының уеннар календаре:
1 нче тур. 16 июль (якшәмбе). «Рубин» - «Краснодар» 17:30.
2 нче тур. 22 июль (шимбә). «Зенит» - «Рубин» 17:30.
3 нче тур. 29 июль (шимбә). «Рубин» - «Арсенал» 17:30.
4 нче тур. 6 август (якшәмбе). ЦСКА - «Рубин» 17:30.
5 нче тур. 9 август (чәршәмбе). «Рубин» - «Локомотив» 20:00.
Комментарийлар