16+

Коронавируска ышандыру өчен тагын кемнең үлеме кирәк?!

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы рәсми чаралар белән таныштырды.

Коронавируска ышандыру өчен тагын кемнең үлеме кирәк?!

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы рәсми чаралар белән таныштырды.

Башкортстан-тугандаш хезмәттәшебез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 октябрьдә Башкортстанга эш сәфәре ясады. Лилия Галимова сөйләгәнчә, Президент күрше республикада “ОДК-Уфа мотрлар төзү-җитештерү берләшмәсе”ндә, “Ростех” авиация кластеры уку үзәгендә була, “Россия вертолетлары” берләшмәсенең директорлар советы утырышында катнаша.

- Рөстәм Миңнеханов “Туполев” җәмгыятенең директорлар советын җитәкли. Ул авиация өлкәсендәге хезмәттәшлеккә, кадрлар мәсьәләсенә нык әһәмият бирә, - диде Лилия Галимова.

Энергетика атнасы

Мәскәүдә 13 октябрьдә “Россия энергетика атнасы” форумы ачыла. Халыкара мәйдан үзенә ягулык-энергетика комплексындагы эре предприятиеләрне җыя. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге чараның пленар утырышында катнаша. Форум кысаларында, Президентның “Лукойл” һәм “Транснефть” җитәкчеләре белән очрашуы, хезмәттәшлек килешүләре кабул итү планлаштырылган.

 Минзәләдәге фаҗига

 Татарстанда 10 октябрьдә Минзәлә районындагы L-410 очкычы һәлакәтендә 16 кешенең гомере өзелде. 
 - Мәрһүмнәрнең барысының да кемнең-кем булганлыгын тану үткәрелде, алар туганнарына бирелде. Җирләү ярдәме һәм гаризалар керү тәртибендә акча түләүләре башкарыла. Җирләү ярдәменә күрше-тирә төбәкләр башлыклары да кушылды. Татарстан Президенты авиаһәлакәттән соң “бездә булган фаҗига һәм без ярдәм күрсәтергә бурычлы”, диде. Хәзер авиаһәлакәт сәбәпләрен тикшерү эше бара, - диде Лилия Галимова.

 Зинһар, вакцина ясатыгыз!

 “Шәһри Казан” газетасы исеменнән республикада коронавируска бәйле вазгыятьнең ни хәлдә булуы белән кызыксынып сорау бирдем.

- Коронавирус белән хәл кискенләште. Президентка һәр иртәдә куркыныч саннарда мәгълүмат җиткерелә. Әбиләребезнең, бабайларыбызның үлеменә шатланмыйбыз, ләбаса. Үзебез үк туганнарыбызның һәм танышларыбызның коронавирустан үлүләрен инде күреп-белеп торабыз. Авыруны катлаулы стадиягә кадәр җиткермәскә, ә үзвакытында табибларга мөрәҗәгать итәргә, вакцина ясатуга җаваплы карарга кирәк, - диде Лилия Галимова.

Татарстан Президенты вакцина ясату пунктлары санын арттырырга кушкан. Эре сәүдә үзәкләрендәге вакцина ясату пунктлары ишеккә якын мәйданчыкка күчерелә. Кайбер сәүдә үзәкләрендәге вакцина пунктлары ишегалды мәйданчыгында оештырылган. 

- Узган якшәмбедә 15 мең кеше вакцина ясаткан. Җәйге чорда кимү күзәтелгән иде, хәзер мөрәҗәгать итүчеләр арта бара, - диде Лилия Галимова.

Чикләү “җәберләү” түгел

Республикада коронавируска бәйле рәвештә кайбер чикләүләр кертелә.

- Чикләүләр һич кенә дә бизнес эшчәнлегенә киртә тудыру, җәберләү максатыннан эшләнгән чара түгел. Татарстан Президентының республикадагы барлык халык сәламәтлеге турында кайгыртуыннан чыгып башкарыла бу адымнар. Республикада медицина тармагы 2 ел инде гаять киеренке шартларда эшли. Медицина тармагында өзеклек килеп чыкса, нәрсә булыр? Бу киеренкелектән вакцина ясатып кына котыла алабыз. Татарстанда вакцина запасы җитәрлек,-дип, зинһарлап, сәламәтлегебез турында кайгыртырга чакырды Лилия Галимова.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading