16+

Кошлар да яз килде дип уйлаган...

Соңгы вакытта республикада чын язгыча һава торышы урнашты. Мартта гына булырга тиешле көннәр инде февральдә үк килеп җитте. Галимнәр әйтүе буенча, һава торышының мондый үзгәрешләре канатлы дусларыбызга да тәэсир итмичә калмаган.

Чыннан да, башка елларда бу вакытта гел салкыннар була иде, ә быел температура берничә градуска югары. Мондый һава торышы, гадәттә, март ахырына хас, ди синоптиклар. Шуңа да карамастан, әле бүген дә, иртәгә дә Татарстанда җылы һава торышы сакланачак. Бүген көндез термометрлар 0, -5 градусны күрсәтәчәк. 19 февральдә исә төнлә белән -4, -9 градус салкын булуы көтелә, көндез исә -4, +1 градус. Урыны белән кар һәм шулай ук юеш кар явуы фаразлана. Юлларда элеккечә бозлавык саклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading