16+

Күпчелек ирләр өчен ялгызлык гадәткә әверелә

Инициатива авторы, Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Сергей Леонов фикеренчә, мондый агентлык бигрәк тә зур шәһәрләрдә ялгызлыктан интегүче кешеләргә психологик ярдәм күрсәтү өчен кирәк.

Күпчелек ирләр өчен ялгызлык гадәткә әверелә

Инициатива авторы, Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Сергей Леонов фикеренчә, мондый агентлык бигрәк тә зур шәһәрләрдә ялгызлыктан интегүче кешеләргә психологик ярдәм күрсәтү өчен кирәк.

Россиядә Ялгызлык эшләре буенча агентлык булдыру тәкъдиме белән чыкканнар.

Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән мәгълүматлар да уйга калдырырлык. Россиядә 5 миллионнан артык кеше психик тайпылышлардан интегә икән. Моның төп сәбәпчесе – эре шәһәрләрдә яшәүчеләргә хас патологик ялгызлык. Бу кешеләр еш кына «көпчәктәге тиен» кебек – «офис һәм йоклар алдыннан телевизор» ритмында яши. 
– Шунлыктан беренчел психологик ярдәмне бөтен кешенең дә алу мөмкинлеге булырга тиеш, ягъни иң мөһиме – тискәре ассоциацияләрдән арыну, – дигән Сергей Леонов. 

Ялгызлык эпидемия характерын алды
Бездә генә түгел, бөтен илләргә дә хас күренеш бу. Әлеге проблеманы хәл итү өчен Бөекбритания белән Япониядә хәтта ялгыз кешеләр эшләре министрлыгы булдырылган. Белгечләр фикеренчә, якындагы елларда ялгызлык проблемасы тагын да кискенләшәчәк.
Казан дәүләт медицина университеты психологы, психологик фәннәр кандидаты Наталья Сумина да ялгызлыкның психологик халәте соңгы ун елда эпидемия характерын алды дип саный.

– Хәзерге икътисади, сәяси һәм социаль өлкәдәге тотрыксызлык шартларында “мин ялгыз” дигән сүзләрне еш ишетергә мөмкинбез. Кеше ышанычлы ялгызлыкны аралашу өчен үзара мөнәсәбәтләрдә җылылык һәм хисләр җитмәгәнгә сизә. Статистика буенча бигрәк тә ирләр бу халәткә күбрәк бирешә. “Малайлар еламый! Син бит ир-ат!” – дип үстерәләр аларны. Шуның белән ирләргә бала вакыттан ук эмоцияләрен күрсәтү хокукы бирелми булып чыга. Хатыны булмагач, хисләрен алар үзләрендә тотарга мәҗбүр һәм шуннан ялгызлык хисе барлыкка килә. Ирләр игътибарын күбрәк карьера үсешенә, матди бәйсезлеккә юнәлтә. Ә мөнәсәбәтләр үзеннән-үзе формалаша дип уйлыйлар. Әмма нәтиҗәдә мөнәсәбәтләр корырга сәләтсез булып чыга һәм бу аның мин-минлегенә һәм эмоциональ халәтенә тәэсир итә. Алга таба ялгызлык гадәткә әверелә, – ди ул. 

Ялгызлык проблемасы күп кенә физик авыруларның сәбәпчесе дә. Наталья Сумина сүзләренчә, медицина тикшеренүләре йөрәкнең ишемик авыруы һәм инсульт куркынычын, ялкынсынулы авыруларның көчәюен иммун системасының стресска шул рәвешле җавап бирүен күрсәткән. Хроник ялкынсыну исә яман шешнең, аутоиммун авыруларның үсешенә китерергә мөмкин. Кайбер тикшеренүләр буенча, сәламәтлеккә зыян дәрәҗәсе буенча ялгызлыкны гомерне ун елга кыскарта торган тәмәке тартуга тиңлиләр икән.

– Ялгызлыкны ничегрәк җиңәргә соң?
– Үз бәяңне арттырырга, борчуларыңны киметергә ярдәм итә торган тренингларга, кулинария, тегү, чит тел өйрәнү курсларына йөрергә, театр, музейларга барырга була. Әмма һәрвакыт шуны истә тотарга тиешбез: аңлы яки аңсыз рәвештә без эзләгәнне табабыз. Ихтимал, кешеләрне ничек бар, шулай кабул итәргә теләмибездер... Бәлки, үзебез дә әйләнә-тирәдәгеләргә ниндидер мөһим нәрсә биреп бетермибездер... Шуңа да гади әйберләр турында уйларга тәкъдим итәм: аласыгыз килсә – бирергә өйрәнегез; ишетеләсегез килсә, тыңлагыз; игътибар теләсәгез, игътибарлы булыгыз; яратыласыгыз килсә, яратыгыз. Үзебезне үзгәртеп, әйләнә-тирәбездәге дөньяның да үзгәрүен күрербез. Үзгәрү эчтән дә, тыштан да булырга тиеш. Чәчтарашханәгә барабыз, гардеробны үзгәртәбез. Кәефебез яхшырачак, ялгызлык турындагы уйлар югалачак. Аннары инде кызыклы, уңай, аралашу өчен күңелле кеше булырга тырышыйк. 
Яучыларга барырга оялмаска кирәк

Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы, яучы Наилә Җиһаншина ялгызлар проблемасын агентлык кына хәл итеп бетерә алмас дип шикләнә. Бу эшкә яучылар, җәмәгатьчелек үзе дә актив катнашырга тиеш дигән фикердә ул. Ә ялгызлыкның сәбәбен Европага иярүдән, үзебезнең гореф-гадәтләрне югалтудан күрә.

– Ялгызлык проблемасы чынлап та бар һәм аны кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Элек ялгыз булуларын яшерергә тырышсалар, хәзер аны ачыктан-ачык әйтә башладылар. Минемчә, бу проблеманың башы Европадан кергән тенденцияләргә барып тоташа. Никахсыз яшәү, өйләнешкәнче бер-береңне якынрак белү өчен никах укытмыйча гына торып карау күренешләре киң таралды. Европача яшәргә тырышкан арада әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребез дә онытыла башлады. Кызганыч, соңгы вакытта кияүгә чыкмыйча, үзем өчен генә яшим дигән фикерне дә еш ишетергә туры килә. Бу кызларның күбесе психологларга да йөргән булып чыга. Ә психологлар арасында, сиңа ир нәрсәгә, үзеңне кара, буш вакытың күп булса, берничә эштә эшлә, бер песи йә эт баласы ал, алар ни әйтсәң, шуны тыңлый, күзеңә генә карап тора, нервларың да тыныч булыр, дип әйтүчеләр дә бар икән. Аллаһ сакласын мондый белгечләргә эләгергә. Ярдәмне психологтан гына сорамыйча яки агентлык хәл иткәнне көтеп утырмыйча, бер-беребезгә карата игътибарлы булсак, яучыларга мөрәҗәгать итәргә, әти-әниләр белән киңәшләшергә оялмасак иде, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Берузен яшь чакта ничек тя була яшяп,а ологайгач ни эшляргя,бала тапмагач,онокларын булмагач,баш китяргя тиеш инде.30 ны узгач кемнян булсада бала табарга киряк

    Мөһим

    loading