16+

Күргәзмәдә – Ватан сугышы кайтавазы

1812 елда булган Ватан сугышының 200 еллыгына багышланган «Гроза двенадцатого года...» дип аталган күргәзмә «Блок и его окружение» даими экспозициясе кысаларында ачылган. Экспозиция ХIX гасырның шигырьләр һәм сугыш турындагы истәлекләр булган 30 басмасын берләштергән.

1812 елгы Ватан сугышы вакыйгалары күп кенә рус шагыйрьләре тарафыннан шигъри юлларга салынган. Алар арасында шул сугышта дошманга каршы үзе сугышкан Денис Давыдов һәм Константин Батюшков та, ул заманда үсмер булган Пушкин да, әле ул вакытта дөньяга да килмәгән Лермонтов та бар. Күргәзмә шул чор вакыйгаларын әсәрләренә күчергән шагыйрьләрнең шигырьләреннән төзелгән.
Александр Блокның шигырьләрендә 1812 елгы сугыш чагылыш тапмаса да, сугыш вакыйгалары белән аның гаилә әгъзаларының истәлекләре бәйле. Блокның бабасының бабасының бертуган абыйсы Дмитрий Алексеевич Бекетов, Ахтыр гусар полкы поручигы, 1812 елда «оча торган гусарлар эскадроны»нда сугышкан. С.И.Ростоцкийның данлыклы «Эскадрон гусар летучих» фильмындагы образның прототибы нәкъ шул Митя Бекетов булган инде. Кинодагыдан аермалы буларак, чын тормышта Митя исән кала һәм озын гомер кичерә.
Экспозицияне сугышның 100 еллыгына багышлап чыгарылган ике медаль дә тулыландыра. Күргәзмәгә керү -
А.А.Блокның музей-фатирына бердәй билет буенча. Күргәзмә 2012 елның 29 декабренә чаклы дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading