16+

Күтәрергәме, күтәрмәскәме?!

Финанс министры Антон Силуанов белдергәнчә, илнең пенсия системасы һаман да тотрыклы түгел.

Күтәрергәме, күтәрмәскәме?!

Финанс министры Антон Силуанов белдергәнчә, илнең пенсия системасы һаман да тотрыклы түгел.

Татарстанда узган ел ир-атларның 40 проценты пенсия яшенә җитмичә вафат булган.
Бу күңелсез мәгълүматны Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипова игълан итте. Хатын-кызларның исә 15 проценты пенсия яшенә җитә алмыйча дөнья куйган. Республикада үлүчеләрнең гомум санының 52 проценты ир-атлар, ә 48 проценты хатын-кызлар.
Россиядә пенсиягә ир-атлар - 60, хатын-кызлар 55 яшьтән чыга. Европада ул 65 һәм 60 чикләрендә. Пенсия яшен бездә дә күтәрү мәсьәләсендәге бәхәсләргә Президент Владимир Путин нокта куйган иде инде. Күптән түгел Мәскәүдә узган Гайдар икътисади форумында финанс министры Антон Силуанов пенсия яшен күтәрү темасын янә кузгатты. Министр белдергәнчә, илнең пенсия системасы һаман да тотрыклы түгел. «Пенсияләр түләүдәге проблеманы хәл итү өчен, бюджеттан ел саен триллион сумнан артык акча тотыла. Шунлыктан пенсия яшен күтәрү мәсьәләсе барыбер калкып чыгачак», - ди ул. Финанс министрының фаразларына караганда, халыкара базарда нефтьнең 1 барреленә бәя 80-90 доллар тирәсенә кадәр төшүе ихтимал. Россиянең 2014 елга бюджеты, нефтьнең 1 барреле 101 доллар тирәсе торыр, дигән фараз белән исәпләнелгән булган. Димәк, нефтькә бәяләр төшү бюджет кытлыгы китереп чыгарачак. Россия икътисады көндәшлеккә сәләтле товар җитештерүгә түгел, ә һаман да нефть, газ һәм башка табигый чималлар сатуга нигезләнгән очракта, «пенсия түләүләре», «пенсия яше» тынычлыкта калдырылмаячак. Министр Антон Силуанов сәнәгатьне җанландыру, халыкның сәламәтлеген саклауны яхшырту мәсьәләсен кузгатса, рәхмәт әйтер идең. Пенсия яшен күтәреп, бюджет тишекләрен томалау ансатрак ләбаса. Россия Президенты Владимир Путин сәламәтлек саклау тармагындагы реформаның уңай нәтиҗәләргә китермәгәнлеген әйтте. Модернизация шаукымында бетерелгән хастаханәләрне, медицина пунктларын инде кабаттан торгызу ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading