16+

Курган өлкәсе Йолдыз авылы фаҗигасе дә биредә тупланган

“Дөньяны матурлык коткарыр!”дигән гыйбарәне еш ишетәбез.

Курган өлкәсе Йолдыз авылы фаҗигасе дә биредә тупланган

“Дөньяны матурлык коткарыр!”дигән гыйбарәне еш ишетәбез.

Кеше таланты, тырышлыгы  белән, күңел җылысы салынып тудырылган матурлык сәнгать дип атала. Димәк дөньяны көннәрдән бер көнне сәнгать дигән тылсым коткарачак.

Татарстан Фәннәр академиясе  Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгеч-галимнәре моны бик яхшы аңлыйлар һәм бу өлкәдә төрле эзләнүләр алып барып, җыентыклар чыгаралар. Институтның сәнгать  белеме үзәге соңгы елларда мондый китапларны күпләп  нәшер иткән. Һәм бу шатлыкларын  журналистлар белән уртаклашырга булганнар.

Әлеге үзәкне җитәкләүче сәнгать белгече докторы Рауза Султанова үзенең хезмәткәрләре сәнгать белгечлеге кандидаты Наталья Герасимова, фәнни хезмәткәрләр: Гүзәл Юнысова һәм Луиза Петрова  белән матбугат конференциясенә килде. 

Чынлап та, галимнәр тарафыннан биниһая зур эш башкарылган. Алар башта төрле экспедицияләргә чыгып, берәмтекләп матераиал җыйганнар, аннары аларны җентекләп анализлап, җыентыклар  әзерләгәннәр. Һәрберсенең үз өлкәсен яратып, күңел биреп эшләгәне сизелеп тора. Музыка дөньясы, хореография,   Татарстандагы скульптуралар, татар йортының тышкы күренеше, аның эчендәге сәнгати текстиль, татар киеменә багышланган, төсле фоторәсемнәр белән бизәлгән  альбомнар теләсә кайсы илгә бүләк итеп алып барырлык.

Шуңа да аларның кайберләре Россия конкурсларында лауреат та булган, кайберләре шушы өлкәне данлаган шәхесләребезнең  Федор Шаляпин, Гай Таһиров   юбилейларына багышланган. 

Курган өлкәсе Йолдыз авылы фаҗигасе тиз генә онытылырлык түгел. Кыска гына вакыт эчендә авылның барлык йортлары диярлек ут эчендә калып янып бетте.

Бигрәк матур булган икән бит алар.  Тик, кызганыч, бүген  институт чыгарган  китапта гына сакланганнар. Ярый инде, шунда булса да калганнар. Менә шул кеше сәләте тырышлыгы тудырган сәнгать үрнәкләре бөтенләй югалып бетмәсен, киләчәк кешеләрен дә матурлык тудырырга илһамландырсын дип йөрүләре инде бу галимнәрнең. Матбугат аша шуны  киң катлам укучылар аңына  җиткеререгә тырышулары. Һәм шуның өчен алар олы игътибарга һәм ихтирамга лаек. 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading