16+

Курортларда ешрак йөрсәк, авыручылар саны да шулай артмасмы?

“Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә”, – ди халык мәкале. Нәкъ безнең турыда инде бу! Диңгез буйларында йөрергә яратучылар хакында әйтүем.

Курортларда ешрак йөрсәк, авыручылар саны да шулай артмасмы?

“Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә”, – ди халык мәкале. Нәкъ безнең турыда инде бу! Диңгез буйларында йөрергә яратучылар хакында әйтүем.

Кырымдагы кунакханәләрнең 90 процентында урын калмаган, ди имеш. Чикләр ябык булгач, барысы да Краснодар краена, Кырымга юл алды бит. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде үзе. Краснодар краенда узган якшәмбе яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 107 очрагы теркәлгән. 3 августка бу сан 113кә җиткән. Вирус йоктыручылар 22 муниципаль районда һәм шәһәрдә теркәлгән, ягъни Кубаньның яртысында дигән сүз.

Мәскәү, Мәскәү өлкәсендә дә авыручылар саны арту күзәтелә. Пенза, Кострома, Калмыкия кебек төбәкләрдә дә авыручылар саны кискен арткан. Сәбәбе – туристларның күбәюе. Үзебезнең Татарстанда гына да Сочидан коронавирус йоктырып кайтуның ике-өч очрагы теркәлде инде.

10 августтан исә халык Мәскәү аша гына Төркиягә агыла башлады. Бер танышым да алар исәбендә. 500 урынлы самолет Мәскәүдән – Истанбулга ике рейс ясый, ди. Очкыч “шыплап” тулган. Мәскәү аэропортында бушлык булса, Төркия башкаласында алма төшәргә дә урын юк. Микрофон аша: “Үзегезне саклагыз!” – дип кисәтеп торудан ни мәгънә. Янәшәңдә басып торган кеше вирус йоктырганмы-юкмы икәнен үзе дә белми, ләбаса! Бәлки аңарда билгесез генә узадыр бу авыру?!

Март аен искә төшерегез әле. Көнгә өч-дүрт авыру очрагы теркәлә иде. Кешеләр өйләрендә ябылып, кибеткә дә чыгарга куркып ятты. Ә хәзер нәрсә? Вирус котыра бара, аңа ияреп, халык та инде битлек, перчатка кими генә түгел, сумкаларында да йөртми башлады.

Россия Халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы мөдире Галина Кожевникова фаразларынча, туризмның активлашуының “җимешләрен” сентябрь аенда татыячакбыз.

– Сентябрьдә авырулар саны арту күзәтеләчәк, чөнки сәяхәтчеләрнең күбесе

өйләренә кайта. Әмма үсеш артык күп булмас дип өметләнәм. Чөнки халыкның шактые инде бу вирусны йоктырып, савыкты. Диагностика да яхшырды, сәламәтлек саклау өлкәсе дә моңа әзер, – ди Галина Кожевникова.

Авызына бал да май! Тик чынлыкта хәлләрнең ничек булачагы безнең үзебездән генә тора. Курортларда никадәр ешрак йөрсәк, авыручылар саны да шулкадәр күбрәк артачагын аңлар өчен профессор булу кирәкми.

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделеевич битлек-перчатка режимын бозучыларга карата чараларны катгыйлатырга кирәк дигән фикерен җиткерде.

Сүз уңаеннан, Германиядә коронавирусның икенче дулкыны хакында игълан иттеләр. Немец табибларының мәгълүм бер берләшмәсе җитәкчесе Сузанне Йона сүзләренчә, икенче дулкын, март-апрель айларыннан аермалы буларак, җиңелрәк уза икән.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: https://pixabay.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading