16+

Кырымны авыр хәлдә калдырмабыз!

Казанның Меңьеллык мәйданында 5 мартта Кырым Автономияле Республикасына теләктәшлек йөзеннән, Россия һәм Украина халыкларының дуслыгын саклау шигаре астында митинг булды.

Кырымны авыр хәлдә калдырмабыз!

Казанның Меңьеллык мәйданында 5 мартта Кырым Автономияле Республикасына теләктәшлек йөзеннән, Россия һәм Украина халыкларының дуслыгын саклау шигаре астында митинг булды.

«Россия ветераннары берлеге» белән «Отечество» иҗтимагый оешмалары тарафыннан үткәрелгән әлеге акциядә 10 мең кеше катнашты. «Бердәм Россия», «Яшь гвардия», «Справедливая Россия», КПРФ, республика профсоюзлары күп очракта үзгә фикердә торсалар да, монысында фашизмга каршы бер йодрык булып берләштеләр. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе «Бердәм Россия» сәяси партиясенең республика бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Казанның Меңьеллык мәйданы - Киевта хакимиятне басып алган «көрән чир»гә каршы мәйдан, дип чагыштырды. Татарстан Парламенты спикеры Кырымдагы низагны ике яктан да гаскәр кертмичә, тыныч юл белән хәл итәргә кирәклеген ассызыклады. Парламентның рәсми делегациясе составында Кырымда булып кайткан республиканың Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов анда хәрбиләрне күрмәгәнлеге, әмма кырымлыларның ярдәмгә мохтаҗлыгы турында сөйләде. Казан шәһәр Думасы депутаты Илдус Янышев Киевта эшләгән «Беркут» отряды егетләрен үзебездәге «Дельта»га хезмәткә чакырды.
Россия коммунистлары партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов АКШ җитәкчеләренең астыртын гамәлләрен тәнкыйтьләде, хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котларга да онытмады.
Митингта Кырым Автономияле Республикасына һәм аның күпмилләтле халкына теләктәшлек резолюциясе кабул ителде. «Без, митингта катнашучылар, Украинадагы социаль-икътисади һәм сәяси кризиска тирән борчылу белдерәбез. Безнең халыклар, кайгыны да, шатлыкны да уртаклашып бергә яшәп, илбасарларга каршы көрәште. Бүген россиялеләрне һәм украинлыларны берләштерүче тарих һәм хәтер куркыныч астында калды. Фашизмның һәм милләтчелекнең җиңүенә юл куярга ярамый. Россия җитәкчелегенең сәясәтен яклыйбыз, Кырымны авыр хәлендә калдырмабыз!» - дигән юллар бар әлеге резолюциядә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading