16+

Кышны кайчан озатабыз?

Кышны кайда һәм кайчан озатачаклары билгеле булды. Быел Татарстанда массакүләм Май чабу (Масленица) бәйрәме төп ике урында - Свияжск утрау-шәһәрчегендә һәм Алабуга шәһәрендә оештырылачак.

Кышны кайчан озатабыз?

Кышны кайда һәм кайчан озатачаклары билгеле булды. Быел Татарстанда массакүләм Май чабу (Масленица) бәйрәме төп ике урында - Свияжск утрау-шәһәрчегендә һәм Алабуга шәһәрендә оештырылачак.

Алабугада күңелле бәйрәм чаралары Н.А.Дурова исемендәге музейда 20 февральдән 2 мартка кадәр узачак. Килгән кунакларны биредә әкият геройлары, төрле-төрле персонажлар каршы ала, шулай ук урман буйлап атта йөрергә дә мөмкинлек тудырыла. Музейга килүчеләр коймак белән дә сыйлана ала.
Свияжск утрау-шәһәрчегендә исә Май чабу бәйрәмен 1 март көнне сәгать 11.00дән 16.00гә кадәр билгеләп үтәргә мөмкин. Бирегә килүчеләрне мавыктыргыч бәйгеләр, тәм-томнар, җыр-бию көтә, балалар өчен исә аерым тамаша әзерләнә. Конкурсларның да ниндиләре генә юк: уктан ату, гер күтәрү, капчык бәрешү... Бәйрәм чараларының ахыры исә традицион рәвештә Май чабу карачкысын яндыру белән тәмамланачак. Бу исә гореф-гадәтләр буенча яз килүне аңлата, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading