16+

Кытай туристлары Ленин биографиясе белән кызыксына

Ял көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайда йөреп кайтты. Татарстан Президенты Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Лу Хао белән очрашты. Губернатор сүзләренчә, ул республиканың үсеш дәрәҗәсе белән яхшы таныш. - Кытайда Татарстанны Россиянең алдынгы төбәге буларак беләләр. Бу очрашу ике як арасында дәвамлы хезмәттәшлек итүгә этәргеч бирәчәк, - дип ассызыклады Лу Хао....

Ял көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайда йөреп кайтты.

Татарстан Президенты Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Лу Хао белән очрашты. Губернатор сүзләренчә, ул республиканың үсеш дәрәҗәсе белән яхшы таныш.
- Кытайда Татарстанны Россиянең алдынгы төбәге буларак беләләр. Бу очрашу ике як арасында дәвамлы хезмәттәшлек итүгә этәргеч бирәчәк, - дип ассызыклады Лу Хао.

Хэйлунцзянда 600ләп эре һәм урта предприятие исәпләнә, күпчелек заводлар совет белгечләре катнашында төзелгән. Биредә 80нән артык вуз һәм берничә тикшеренү үзәге исәпләнә, Хэйлунцзян университетында ике меңләп Россия студенты белем ала.

Губернатор фикеренчә, төбәкләр арасында тотрыклы үзара файдалы элемтәләр урнаштыру өчен бөтен шартлар, ә иң мөһиме - Россия һәм Кытай җитәкчеләре Владимир Путин белән Си Цзиньпинның сәяси карары бар.

- Сез эшегездә Россия белән элемтәләр урнаштыруга күп игътибар бирәсез. Әлегә Хэйлунцзян провинциясе чиктәге территорияләр, Ерак Көнчыгыш белән актив эш алып бара. Без сезнең предприятиеләргә үз җитештерүләрен Татарстанда урнаштырырга тәкъдим итәбез. Моның өчен ташламалы шартлар һәм инфраструктура булдыру мәсьәләләрен үз өстебезгә алырга әзер, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Лу Хао билгеләп үткәнчә, Кытай туристларында СССР тарихы зур кызыксыну уята, аерым алганда Владимир Ленин биографиясе.
- Без аның Казан дәүләт университетында белем алганын һәм студентлар хәрәкәтенә җитәкчелек иткәнен беләбез, - диде губернатор. Рөстәм Миңнеханов Ленин яшәгән йортның быел төзекләндерелүе турында хәбәр итте.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Лу Хаоны Татарстанга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading