«Без биш бала үстек әнкәй белән, тик үсмәдек иркә кочакта» дигән шигъри юллар нәкъ менә бу гаиләгә атап язылган, диярсең. Рәфинә, Резидә, Люция, Илсөя, Гөлсу Ганиуллиналар бүген тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән өчен әниләре Зөлфия ханымга рәхмәтле. Сабыйларына җан җылысын биреп, аларны берьялгызы аякка бастырган Зөлфия Ганиуллина үзенең көчле...
«Яшьтән үк техникага гашыйкмын»
- Мин тумышым белән Арча районының Шушмабаш авылыннан. Без гаиләдә үзебез дә биш бала үстек. Кечкенәдән техникага гашыйк булгангадыр, сигезенче сыйныфтан ук әти белән комбайнда аның ярдәмчесе булып эшли башладым. Җәй айларында комбайн белән басуларны иңләү ошап китте миңа. Шуңа күрә мәктәптән соң авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерли торган факультетына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Мамадыш районына эшкә җибәрделәр. Анда «Яңалык», «Дружба» колхозларында агроном булып эшләдем. Авыл хуҗалыгы идарәсендә дә эшләп алдым. Әмма тик утыру минем эш түгел дип, кабат, үзем сорап, «8 март колхозы»на китеп бардым. Кырлар буйлап мотоциклда да үзем җилдерәм. Кирәк чакта ат җигеп йөрим. Соңрак зур машиналарны иярли башладым. Басуда эшләгән һәр техниканың рәтен белә идем.
«Матур хыяллар белән гаилә корып җибәрдек»
- Эш дип чабып йөри торгач, үземә утыз яшь тулганын да сизми калганмын. Шуңа күрә, механизатор булып эшләүче Уразбахта авылы егете Рәфәгаткә кияүгә чыгарга каршы килмәдем. Ул чибәр, җор телле егет иде. Эшкә дә батыр булып күренде. Ошатып чыктым үзен, ләкин яши башлагач, көнче икәнлеген күрсәтә башлады. Көнчелекне чир дип юкка әйтмиләр бит. Әмма кеше ул «чир»дән арына алмый икән. Шулай да сабыр итеп яшәдем. Әмма бер фаҗигадән соң, аны, гаепләп, колониягә Тверь өлкәсенә җибәрделәр. Шул чагында бәлки аңа терәк булырмын, бәлки үзгәрер дигән уйлар белән, декабрист хатыннары сыман, аның янына китеп бардым. Туганнарым, эшеңне ташлап йөрмә, дип тә карадылар. Анда баргач, профессиональ техник училищега укытырга урнаштым. Рәфәгатнең дә тәртибе зарланырлык булмады. Шунда тулай торакта яшәгәндә фатир чиратына да бастым. Әнә шул чакта гаиләбезгә шатлык өстәп бер-бер артлы өч кызыбыз - Рәфинә, Резидә, Люция дөньяга аваз салды. Аларның өчесенә дә исемнәрне үзем куштым. Рус җирлегендә яшәсәк тә, балаларга үз телләрен оныттырмадым.
Аннан, авылга кайткач йорт салып яшәрбез дигән матур хыяллар белән, Уразбахтага кайтып төштек. Анда Илсөя туды. Рәфәгатнең үз-үзенә ышанычы булмаган, күрәсең. Ул: «Бәлки бабай янында тәртиплерәк йөрермен», - дигәч, үзебезнең Арча районына китеп эшкә урнаштык.Тверьдә фатир чираты җитә башлагач, кабат анда китеп бардык. Чир китә, гадәт китми, диләр бит. Иремнең дә шулай булды - үзгәрмәде. Килеп җиткән фатир чиратын калдырып, яңадан үзенең туган авылына кайтып яши башларга мәҗбүр булдык. Шунда Гөлсуыбыз туды. Аңа яшь тә сигез ай чагында, кимсенүләргә түзә алмыйча, биш балам белән үзебезнең якларга кайтып киттем. Бер ел Арчада яшәдек. Аннары әти каты авырып киткәч Шушмабашка кайтып, аны өч ел тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. (Әниебез аннан сигез ел элек гүр иясе булган иде).
Талантлылар гаиләсе
Арчадагы 4 нче гимназиядә Рәфинә белән Резидәнең хореография укытучысы Илһамия Гыйләҗиева аларның биегәнен бер күрүдә үк: «Боларны өйрәтәсе дә юк», - дип алдан ук әйтеп куя. Бер бәйрәм дә әлеге кызлар катнашыннан башка узмый мәктәптә. Аннары авылда яшәгәндә музыка укытучысы Гөлнур Шәймәрданова Рәфинә белән Резидәдән дуэт оештыра. 11-12 яшьләрендә «Кайда син, гармун?» җырын башкарып, алар Арчада узган фестивальдән Гран-при алып кайтып, әниләрен сөендерәләр. Шуннан соң Зөлфия ханым тырышлыклары бушка китмәвенә куанып, кызларын кайда чакыралар, шунда йөртә башлый. Ул бүген дә аларның дуэт буларак таркалуын бик кызгана. Бар көчен балаларының сәләтен үстерүгә багышлый ул. Кирәк әйбер күп булса да, акчасын уен кораллары алуга жәлләми ана кеше. Җырларга фонограммалар яздыра, кулдан гармунын да алып бирә. Рәфинә, Резидә, Илсөя бик теләп уйнарга да өйрәнәләр. Аннары Казаннан синтезатор белән пианино алып кайта. Аларында да уйный башлый кызлар. 9 нчы сыйныфтан соң, Гөлсудан кала, аларның һәркайсы Арча педагогика көллиятенә укырга китә бара. Кызларга «Гөлҗамал» һәм башка халык җырларын, классик композиторлар әсәрләрен әниләре үзе өйрәтә. Аларны авылларга концертлар куярга йөртә башлый. Ишле гаилә өчен ул зур ярдәм була. Кызлар өйдә репетиция ясый. Илсөя җырлый, Люция белән Гөлсу бии башлый. Аннары видео язмалар карап, төрле халык биюләрен өйрәнәләр.
Тәвәккәл таш яра, диләр бит. Зөлфия ханымның тырышлыклары бушка китми. Көллияттә укыганда Марсель Фәйзрахманов җитәкләгән «Егетләр» ансамбленә йөрү, композитор Роза Мөхетдинова белән эшләү кызларны күп нәрсәгә өйрәтә. Кызлар үзләренең уңышлары белән куандырып торалар. Рәфинә «Ягымлы яз»,»Ватан», «Татар моңы» конкурсларында беренче урынарны яулый. 2004 елда Рәфинә белән Резидә «Районның иң яхшы үзешчәннәре» буларак бирелгән юллама белән мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керәләр. Хореография буенча укый башлаган Резидә ике ел укыганнан соң аны ташлап, эстрада бүлегенә яңадан имтихан биреп укырга керә. Рәфинә Венера Ганиева классында укыса, ә вокал серләренә Люция Хәсәнова өйрәтә. Люция белән Илсөя дә апалары кебек үзләре эшләп укый алсын дип, әниләре аларны Арчадан Казандагы педагогика көллиятенә күчерә. Аннары кызлар укуларын педагогика университетында дәвам итәләр. Гөлсу гына аграр университетта укый. Кызлар уку белән бергә сәхнәдә чыгыш ясый башлыйлар. Рәфинә шактый еллар Габделфәт Сафин төркемендә җырлады. Бүген ул Халыклар дуслыгы йортында эшли. Шушы арада гына баянчы Рәзил Камалов дигән егет белән гаилә корып җибәргәннәр. Резидә бүген дә Нәфкать Нигъмәтуллин коллективында җырлый да, бии дә. Аны тамашачы Сәрвиназ буларак белә. Илсөя үзенә сәхнә өчен Аиша исеме алган. Ул «Барс-рекордс» компаниясендә баш продюсер ярдәмчесе булып эшли. Люция балалар бакчасында тәрбияче. Кызларның һәркайсы машина да йөртә әле.
Зөлфия ханым авылда фотога төшерү белән генә мавыкмый, район газетасына мәкаләләр яза башлый. Аннары кызлары артыннан Казанга килеп яши башлагач та иҗаттан туктамый. Зөлфия Мансур тәхәллүсе белән чыккан авторны укучылар республикабызда чыга торган газеталар аша бәлки ишетеп беләдер. Авыл тормышы, кешеләр язмышы турында шактый гына язмалары, хикәяләре дөнья күргән аның. Киләчәктә аларны китап итеп тә бастырырга ниятли ул.
Рәфинә Ганиуллина:
- Безнең музыкаль сәләтләребезне үстерергә өлеш керткән кеше әниебез. Гаилә концертлары да балачакка барып тоташа. Алар безгә матди яктан ярдәм булды. Әни үзен беркемнән жәлләтмәде, ул горур иде. «Балаларны үзем тапкан икән, үзем үстерергә тиеш» дигән девиз белән яшәде ул. Аңа мең тапкыр рәхмәт әйтсәң дә аз булыр. Ул безнең барыбызны бергә җыеп Казан сәхнәсендә концерт куйдыртасы килә иде. Ниһаять, аның теләген тормышка ашырып, 11 сентябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә чыгыш ясыйбыз.
Резидә Ганиуллина:
- Әни һәрвакыт, булдырасыз, дип, безне канатландырып тора иде. Ул беренче укытучыбыз булды. Ул бик эчкерсез. Йөрәгенә бөтен нәрсәне якын ала. Шуңа күрә әниебезне үпкәләтмәскә тырышабыз. Без аңа бик бурычлы. Оҗмах әниләрнең аяк астында», диләр бит.
Люция Ганиуллина:
- Әни нинди генә авыр вакытларында да безне ташламаган. Ул бөтенебезгә бертигез наз биреп үстерде. Аның кебек әниләр сирәк ул.
Илсөя Ганиуллина:
- Әни булмаса, без бәлки сәхнәгә чыкмаган да булыр идек. Аннан үрнәк алабыз. Ул бик тәмле пешерә, шөгыльләнмәгән эше юк. Тракторын, комбайнын, машинасын йөртә, кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөри.
Гөлсу Ганиуллина:
- Мин бу тормышта әни белән апаларга бурычлы. Әнине үзем каһарман итеп күрәм. Үзе йомшак күңелле булса да, тормыштагы кыенлыкларны җиңеп, безне аякка бастырган кеше ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар