Бәхеткә, зыян күрүче юк, дип хәбәр иттеләр МЧСның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. Шартлау дулкыны, бинаның икенче катын җимереп, беренче катына да зыян салган. Һәлакәттән соң бинага күпмедер вакыт берәүне дә якын китермәгәннәр, шартлау кабатланырга мөмкин дигән шик тә булган. Әмма, кабат бәхеткә дибез инде, һәлакәтнең «икенче сулышы» ачылмаган.
Дары заводына шалтыратып, ни өчен сездә шартлаулар шулкадәр еш була, соңгысының беренчел сәбәпләре билгелеме инде, дип, сорауларыбызга җавап алмакчы идек. Канцеляриядә:
- Матбугат хезмәте дигән нәрсә юк бездә. Дары заводы - режим объекты, берәү дә сорауларыгызга җавап бирмәячәк, - диделәр.
Әйткәнебезчә, бу дары заводында беренче шартлау гына түгел инде.
2010 елның гыйнварында заводтагы шартлау эретеп ябыштыру вакытында килеп чыккан. 72 яшьлек эретеп ябыштыручының гомерен саклап кала алмаганнар - дүрт көннән ул хастаханәдә җан биргән. Бинаны ялмап алган янгынны сәгать ярым cүндергәннәр. Заводның берничә вазифаи затына 15әр мең сум штраф салынган. МЧСның Татарстан буенча идарәсендә ул вакытта әйтелгәнчә, эретеп ябыштыру куркынычсызлык таләпләренә туры китереп башкарылмаган, шунлыктан дарыга очкын капкан.
2008 елның 24 октябрендә дарыны киптерү цехында да әзер продукцияне төягәндә «кызыл әтәч»не уятканнар. Кирпечтән төзелгән бер катлы цех бинасының өчтән бер өлеше җимерелгән. «Кызыл әтәч» җиде кешенең гомерен өзгән, шуларның дүртесе - Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт технология университеты студентлары. Укудан бушаган вакытта алар анда акча эшли торган булган.
2013 елның октябрь уртасында да дары заводы казанлыларны шөһбәгә салган иде. Завод өстендә эленеп торган сары болыт фотолары интернетны җәһәт кенә иңләп чыкты. Баш инженер Виталий Баргузанов ул вакытта әйткәнчә, алар һавага азот оксидын очырган. Әлеге чара Роспотребнадзор белән алдан ук килештерелгән булган. Баргузанов әйткәнчә, сары болытның шулай ачык күренгәненә һава торышы сәбәпче булган.
Казан дары заводы директоры Хәлил Гыйниятов быел май ахырында «Бизнес Онлайн» электрон басмасына биргән әңгәмәсендә әйткәнчә, дары эшләнә һәм саклана торган корылмалар гадәти сәнәгать корылмаларыннан аерыла: берәр нәрсә була калса, дары заводы тәрәзәләре белән түбәсе ачыла.
- Күпләр, «ни өчен безнең биләмәбез шундый зур», дип сорыйлар. «Куркынычсыз ара» дигән төшенчә бар: күрше бинада берәр нәрсә була калса, икенчесендә эшләрен тыныч кына дәвам итәчәкләр. Бу инде 226 ел шулай... Заводның авыр чаклары да булды: янгыннар да, торгынлык чорлары да. Бөек Ватан сугышы чорында Кызыл армияне тәэмин итеп, безнең завод эвакуацияләнмәгән һәм оккупациягә эләкмәгән территориядәге бердәнбере иде. Шулкадәр киеренке булды. Өч ел эчендә дүрт җитәкче, дәүләт планын үтәмәгән өчен, штрафбатка эләкте, - диде Хәлил Гыйниятов.
Комментарийлар