16+

 Кыш салкын, дип, өйдә янгын чыгармыйлар

 Татарстанда быелның унбер аенда 4526 янгын теркәлгән, аларда 107 кешенең гомере өзелгән. Кышкы айларда янгын чыгулар сизелерлек артып китә.

 Кыш салкын, дип, өйдә янгын чыгармыйлар

 Татарстанда быелның унбер аенда 4526 янгын теркәлгән, аларда 107 кешенең гомере өзелгән. Кышкы айларда янгын чыгулар сизелерлек артып китә.

— Бу сан узган елның шул чорындагыдан 51 кешегә кимрәк, ләкин бер дә тынычланырлык күрсәткеч түгел. Яшел Үзән белән Түбән Кама районнарында янгыннар аеруча күп чыкты,- диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
 
 Хәтерсезлек һәм исереклек галәмәте

Янгыннарның 60 проценты исереклек һәм битарафлык аркасында килеп чыккан. Кайбер кешеләр өй яки фатир эчендә тәмәке тарта. Мондый яман гадәт спиртлы эчемлек кулланганнан соң, фаҗигале тәмамланырга мөмкин. 
— Кеше йоклап китә, төпчеге урын-җиргә төшә. Өй эчендә 1 яки 0,5 квадрат метр өлештәге әйберләр янудан-пыскудан чыккан төтен дә буылып үлүгә җитә,- дип кисәтте Максим Трущин.

Картлык та шатлык түгел шул. Пенсионерларның газ плитәсендәге яки электр җиһазындагы әйберләрне онытып җибәрүе янгын чыгулар статистикасында 39 процентны били. Ашарга пешерергә яки чәйнек куйгач, өлкәннәрнең башка бүлмәгә, шулай ук ишегалдына чыгып китмәве хәерле.

Балалар белән сак булыгыз

Республикада янгыннар узган ел-6, ә быел 3 баланы корбан иткән. Кечкенә балаларга шырпы белән уйнарга рөхсәт бирмәгез, шырпыларны һәм кабызгычларны еракка яшерегез, кирпеч мичкә яккан чакта сабыйларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз.
Сабыйлар ут белән уйный. Өй идәнендә, өстәлдә учак кабыза. Шунысы аяныч: өй эчендә янгын башлангач, сабыйлар карават астына яки шкафка кереп кача. Сабыйларга янгын башланган очракларда, ишектән урамга качарга кирәклеген аңлатып, хәрәкәттә күрсәтеп торгаларга кирәк. Кечкенә балаларны өйдә ишекне бикләп калдырып, каядыр китү җинаятькә тиң, - диде Максим Трущин.

  МЧС кисәтүләре:
 — Төзек булмаган яки кулдан ясалган электр җиһазларын файдаланмагыз;
— Кирпеч мичтәге ярыкларны измә белән сылагыз, акшарлагыз. Ак мичтә төтен чыккан урыннар ачык күренә;
— Бер розеткага берничә электр аппаратурасы тоташтырмагыз, кулдан ясалган җылыткычлар файдаланмагыз;
— Төрле калынлыктагы ут чыбыкларын ялгап, өй эченә яки корылмаларга электр челтәре сузмагыз, ут чыбыкларын бөтереп ялгамагыз. Төрле калынлыктагы ут чыбыкларының көчәнеше бер-берсенә туры килми, шунлыктан ялганыш урынында кыза башлый. Бер үк калынлыктагы ут чыбыкларын махсус ялгагычлар кулланып тоташтырыгыз;
— Розеткада очкын күренсә, ялганышларны ныгытыгыз яки розетканы яңага алмаштырыгыз.
 Кайбер кешеләр “акчаны яки документларны алып чыгам”, дип, яна башлаган өй эченә йөгерә икән. Һәм кире чыга алмыйча, янып үлә. Максим

Трущин:”Тончыгып егылу өчен төтенне 1-2 сулау да җитә. Акча, дип янгын эченә керергә ярамый”,- диде.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading