16+

Кызлар нишләп кулларына пычак ала?

5 апрель көнне Башкорстанда, Иглин авылы мәктәбендә үсмер сыйныфташларына пычак белән һөҗүм иткән.

Кызлар нишләп кулларына пычак ала?

5 апрель көнне Башкорстанда, Иглин авылы мәктәбендә үсмер сыйныфташларына пычак белән һөҗүм иткән.

13 яшьлек кыз бала мәктәптә сыйныфташларын пычак белән кискәләгән. Ул үзе белән дәрескә “бабочка” дип йөртелгән ике пычак алып килгән. Беренчел версия буенча, укучы кыз яшьтәшләренә озак вакыт мыскыллаганнары өчен үч иткән. Бу ике кыз, янәсе, аны еллар буе буллингка дучар иткән.

SHOT Telegram-каналы мәгълүматы буенча, җиденче сыйныф укучысы ике кызга Иглин авылының 2нче номерлы мәктәбендә тәнәфес вакытында һөҗүм иткән. Укытучы бераз дәрескә соңлаган, ахирәтләр бер парта артында утырып, телефонда уйнаганнар. Шул вакытта аларның артларында пычак белән коралланган сыйныфташлары Карина килеп баскан. Бер кызның аркасын һәм муенын җәрәхәтләгән, икенче кызның кулына һәм билен пычак белән чәнечкән. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Карина сүзләренчә, бу кызлар аны беренче сыйныфтан ук буллингка дучар иткән. Әмма кызлар киресен сөйли, алар нибары Карина белән якын аралашмаган. Гомумән, сыйныфташлары сүзләренчә, Карина моңа кадәр дә үзен сәер тоткан. Бервакыт ул сыйныфташлары утыргычларына кнопкалар тезгән булган һәм берничә тапкыр үз-үзенә кул салырга тырышкан...

Башкортстан прокуратурасы бу очрак буенча тикшерү башлаган. Табиблар тикшерүеннән соң, каза күргән кызларны өйләренә кайтарганнар. Аларның сәламәтлегенә һәм гомеренә берннәрсә дә янамый. 

"Өмет" газетасыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading