16+

Көзге һәм язгы ярминкәләрдә сату итүчеләрдән урын өчен аренда түләве алынмый

Мәскәү районының Коләхмәтов урамы белән Восстание урамы кисешкән чатта узган шимбәдә Буа, Чүпрәле, Питрәч, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Балтач, Биектау районнары хезмәтчәннәре, шулай ук "Майский" теплица хуҗалыгы, "Казаньзернопродукт" предприятиесе сәүдә гөрләтте.

Көзге һәм язгы ярминкәләрдә сату итүчеләрдән урын өчен аренда түләве алынмый

Мәскәү районының Коләхмәтов урамы белән Восстание урамы кисешкән чатта узган шимбәдә Буа, Чүпрәле, Питрәч, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Балтач, Биектау районнары хезмәтчәннәре, шулай ук "Майский" теплица хуҗалыгы, "Казаньзернопродукт" предприятиесе сәүдә гөрләтте.

- Ун мең баш дүңгыз асрыйбыз. Бер килограмм дуңгыз итен 180 сумнан сатабыз. Ярминкәләргә атна саен киләбез, язгы якта да ягулык өчен түләсәләр яхшы булыр иде, - ди Әлки районындагы "Салман" дуңгызчылык комплексы җитәкчесе Алла Петрова.

Буа районының Исәк авылыннан фермер Гималовлар бөтен Казанны күркә ите белән таныштырып чыктылар бугай инде.
- Биш ел кошчылык белән шөгыльләнүебезгә, - ди Илнар Гималов, - ел саен бер меңгә якын күркә үстерәбез.
- Сиксән оя умарта тотам, балның килограммын 240 сумнан тәкъдим итәм. Ярминкәләрнең булуы бик әйбәт, товарыңны кайда сатыр идең?! - дип сәүдә итә Чүпрәле умартачысы Айрат Салихов.

Авыл хезмәтчәннәре, күңелләрен төшермәсеннәр иде, әлбәттә. Казанлылар һәр шимбәне куларбаларын әзерләп көтеп тора бит.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлегендә әйтүләренчә, агропредприятиеләрнең һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларының Казанда май аена кадәр барачак ярминкәләрдә катнашулары ирекле.

Сентябрь-декабрь айларында узучы көзге ярминкәләргә килүче агропредприятиеләрнең һәм фермерларның юл чыгымнары республика хөкүмәте ярдәмендә каплана. Гыйнвар-апрель айларында ярминкәләрдә катнашучыларга ягулык өчен акча бирү турында карар кабул ителмәгән. Күңелгә ятышлы бер ташлама: көзге һәм язгы ярминкәләрдә сату итүче агропредприятиеләрдән, фермерлардан урын өчен аренда түләве алынмый.



Ярминкәдә азык-төлек бәяләре
(килограммнарда)
Сыер ите - 290-300 сум
Он - 19 сум
Шикәр комы - 45 сум
Бәрәңге - 16 сум
Кәбестә - 16 сум
Кишер - 15 сум
Суган - 22 сум
Йомырка (дистәсе) - 50-55 сум

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading