16+

«KZN» телекомпаниясе тәүлек буе эшли башлады

"Казан" телеканалы, халык авыз иҗаты белән әйтсәк, кечкенә дә төш кенә. Коллективы да, эшләгән биналары да әллә ни зур булмаса да, канал кыска вакыт эчендә Россия телевидениесенең иң югары бүләге - ТЭФИ премиясенә өч тапкыр лаек булды. Моңарчы "Казан" "Звезда" каналында эфирга чыкса, 2 февральдән, аягына баскан сабый шикелле -...

«KZN» телекомпаниясе тәүлек буе эшли башлады

"Казан" телеканалы, халык авыз иҗаты белән әйтсәк, кечкенә дә төш кенә. Коллективы да, эшләгән биналары да әллә ни зур булмаса да, канал кыска вакыт эчендә Россия телевидениесенең иң югары бүләге - ТЭФИ премиясенә өч тапкыр лаек булды. Моңарчы "Казан" "Звезда" каналында эфирга чыкса, 2 февральдән, аягына баскан сабый шикелле -...

Әлеге адым заман таләбе: алар үзләренчә яшиселәре килеп түгел, «Звезда» телеканалы икенче федераль мультиплекска күчкәнгә барган. Эфирның 16 сәгате сатып алынган контент белән бара, калган өлешен KZN үз тапшырулары белән чыгарачак. Контентны (эчтәлекне), тамашачыны югалтмас өчен, "Звезда" каналына охшатып эшләргә булганнар.

KZN телекомпаниясе генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова сүзләренчә, эфир вакытының 20 процентын хәбәрләр, аналитика, публицистика, 15 процентын танып белүгә кагылышлы документаль фильмнар һәм калган 65 процентын күңел ачуларга корылган тапшырулар, нәфис фильмнар һәм сериаллар алып торачак. Фильмнарга килгәндә, күбесенчә үзебездә төшерелгәннәр күрсәтеләчәк, ни өчен дигәндә, хәзер нәкъ менә үзебезнең продукциягә сорау арта. Чит илдән кертелгәннәре бик аз булачак. Ә менә спорт уеннарын трансляцияләү бөтенләй каралмаган.

"Столица» программасы эчендә барган сәхифәләр аерым программа булып чыгачак, шулай ук яңа тапшырулар да барлыкка киләчәк икән. Республиканың гади хезмәт кешеләрен "Точка опоры" дигән тапшыруда күреп булачак. Гап-гади кешеләр булса да, алар республика үсешенә үзләреннән зур өлеш кертә, геройлар - трамвай йөртүчедән алып вертолет төзүчегә кадәр. Әлеге тапшыруның рейтингы зур булмаса да, без аларны күрсәтергә тиеш, дигән фикердә тора телеканал. "Лица победы" сәхифәсе Бөек Ватан сугышына багышланачак. Исән ветераннарны гына түгел, инде арабызда булмаганнары турында да сөйләячәкләр анда. "Кумиры" тапшыруы, исеменнән аңлашылганча, зур уңышларга ирешкән кешеләр белән таныштырачак. Әйтүләренчә, болары бигрәк тә мәктәп укучылары, яшьләр өчен кызыклы булачак. Өч минутлык "Пудра" һәм "Эгоист" дигән кызыклы телевизион блог та көтә икән безне. "Пудра" дигәнендә берәр хатын-кызның уйланулары бирелсә, "Эгоист"та төп герой ир-ат булачак.

Иртәнге программа булдыру уе да бар. Әлегә аның бары тик күңел ачу форматында булачагын да әйттеләр. Шул ук вакытта башка телеканалларны да кабатлыйсылары килми, үзләренә генә хас, үзенчәлекле тапшыру булдырырга омтылалар. Шоу-программалар чыгарырга акча күп кирәк, быелга андый нәрсә оештыру күз алдында тотылмый, ди.

Татар телле тапшырулардан "Адымнар" гына булачак. "Башкалар кырына керәсебез килми," - дип шәрехләнде бу карар.
Тапшырулар саны күбәйгәч, штатны да арттырырга кирәк. 15-20ләп кеше алырбыз, ди телеканал җитәкчесе. Эш дәверендә KZN үзен объектив, эзләнүчән канал итеп күрсәтте, тамашчыга сыйфатлы тапшырулар әзерләде. 24 сәгатьлек эфирга күчкәндә дә бер таләп үзгәрми - ул сыйфат. Телеканал җитәкчелеге һәр чыгарылышны, һәм тапшыруны сыйфатлы итеп эшләүне максат куюларын азсызыклады.

Мәдинә Тимерҗанова: "Башкалар "кыр"ында уйнарга теләмибез"

- Озакламый эфирга чыгачак тапшыруларыгызны, әйтик, "Пудра", "Эгоист"ны һәм башкаларын ниндидер тематикага карап эшләдегезме, Мәдинә Фатыховна?

- Безне 25 яшьтән өлкәнрәк кешеләр карый, "Звезда" каналы белән эшләгәндә дә шулай ук иде. Әйтик, "Домашний" каналы - хатын-кызларга, "Рыбалка и охота" ирләргә йөз тотса, безнең билгеле бер тематик җирлек юк. Киң аудиториягә эшлибез. Тематиканы тормыштан алып, аны тамашачыга кызыклы итеп тәкъдим итәбез.

- Республиканың башка телеканаллары белән чагыштырганда, сезнекендә ике телле журналистлар да эшли. Бу адымга ничек бардыгыз?

- Татар телле журналистлар татарча гына язарга тиеш, дигән стереотипны без җимерергә булдык. "Адымнар" тапшыруында эшләүче татар телле журналистлар русча да менә дигән материаллар эшли. Җитмәсә, сыйфатына бер зыян да килми. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов та, никадәр күп тел белсәң, шулкадәр байсың, дип әйтә килә. Күбрәк тел белгән саен, баш мие куәтлерәк эшли, сүзлек запасы да арта... Безгә килеп, бер генә телдә эшләгән егет-кызларның икетеллелеккә күчүенә бик сөенәм.

- Тик шул ук вакытта акцентны да яшереп бетереп булмый бит...

- Без бит күпмилләтле республикада яшибез, шуңа да сөйләмдәге акцент яшәешебездә ипле күренә. KZNда теләсә нинди акцентлы теләсә кайсы милләт кешесе эшләргә мөмкин. Бездә эшләргә теләгән кешегә акцент киртә түгел.

- "Казан" телеканалы киштәсен инде өч ТЭФИ сыны бизи. Дүртенчесен алып кайтырга исәп бармы?

- Телевидениедә эшләүче һәр кешенең андый теләге бардыр. Үзебезнең хезмәткәрләргә дә: "Иҗади яктан кызык, яхшы эшләргә кирәк. Ә бүләкләр сезнең арттан үзләре барачак", - дим. Әгәр хәзер ТЭФИ алу өчен генә эшли башласак, максатыбызга ирешүебез икеле. Бик күп эшләргә кирәк. Без беркайчан да ТЭФИ өчен махсус тапшыру әзерләмәдек. Яңалыклар көн саен, аналитик тапшырулар атна саен, һәр тапшыруга мөмкин кадәр күбрәк көч куярга кирәк. Бер эфир да кабатланмый бит.

- Башка каналлардагы тапшыруларны кабатламаска, аларның "кыр"ына керәсебез килми, дип әйттегез. Көндәшлектән куркасызмы?

- Һич тә кукрыкмыйбыз. Барлык телеканаллар да, яңалыклар әзерләп, болай да иҗади көндәшлектә. Без барыбыз да эшлибез, ә нәрсә карарга кирәклеген тамашачы сайлый. Спорт, милләт һәм шуның кебек тар тематикалы җирлекне "Яңа Гасыр" телеканалы күптән алып бара инде. Шуның өчен башкалар "кыр"ында уйнарга кирәкми.

KZN турында 6 факт (һәр факт алдыннан тамга куярга, камера рәвешендә)

- Телеканал 2000 елда, Казанның меңъеллыгына әзерләнү уңаеннан оештырылып, тапшырулар әзерли торган студия булып кына эшләде. 2007 елда исә мөстәкыйль рәвештә эфирга чыга башлады.

- 24 сәгатьлек эшчәнлеккә күчү уңаеннан, телеканалның матди-техник нигезен ныгытуга 12 миллион сум тотылган.

Россия телевидениесенең иң югары бүләге - ТЭФИ сынына "Казан" телерадиокомпаниясе өч тапкыр лаек булды: 2009 елда "Столица" - миллионлы шәһәрләр арасынңа иң яхшы мәгълүмати тапшыру, 2011 елда "Таких берут в космонавты" - иң яхшы спорт тапшыруы, 2012 елда "Адымнар" иң яхшы мәгълүмати-аналитик тапшыру булып табылды.

Телеканалны казанлылар гына түгел, республика районнарында да - барлыгы 1,5 миллионнан күбрәк кеше карый.

Телеканал сайтына (kzn.tv) тәүлегенә Россия, БДБ илләреннән, Европа, Төркия һәм Төньяк Америкадан ун меңләп кеше керә.

"Казан" телеканалы социаль челтәрләрдә дә меңләгән тамашачы җыя: "Вконтакте"да - 3200 кеше, Facebookта - 4468 кеше, Twitterда - 2245 кеше.

Фәрит ШАҺИӘХМӘТОВ, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

- Елдан бирле "Казан" телеканалы челтәрдәге партнер - "Звезда" федераль каналы белҗән эшләде. Бер-беребезне аңлап эшләдек, мөнәсәбәтләр әйбәт иде. Узган ел алар безне Казанда мөстәкыйль рәвештә эшли башлаячаклары турында кисәтеп куйдылар. Без сайлау алдында калдык. Әлбәттә, яңа партнер белән дә эшли башларга була иде, әмма без 24 сәгатьлек мөстәкыйль эфирга күчәргә булдык. Телеканалны 24 сәгатьлек эшчәнлеккә күчерү болай да зур җаваплылык, ә илдәге кризис шартларында бигрәк тә. Шуңа да карамастан, без бу адымга бардык.

Фото kzn.tv сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading