16+

«Әлеге канун гамәлгә керсә, киләчәктә күршеләребезне ата башламагаек, дип борчылам»

Америка Кушма Штатларында шәхси территориягә кергән җинаятьчене милек хуҗасы шунда ук атып үтерергә мөмкин. Һөҗүмгә дучар булган америкалылар, чакырылмаган «кунак»ны үтергән очракта, үзләренең гаепле түгеллекләрен дәлилләү җаваплылыгыннан да азат.

«Әлеге канун гамәлгә керсә, киләчәктә күршеләребезне ата башламагаек, дип борчылам»

Америка Кушма Штатларында шәхси территориягә кергән җинаятьчене милек хуҗасы шунда ук атып үтерергә мөмкин. Һөҗүмгә дучар булган америкалылар, чакырылмаган «кунак»ны үтергән очракта, үзләренең гаепле түгеллекләрен дәлилләү җаваплылыгыннан да азат.


Шушы хәлләрнең, озакламыйча, безнең яшәешебездә дә күзәтелә башлавы ихтимал. Россия Дәүләт Думасы депутатлары гражданнарның үз йортларын саклаганда саклану хокукларын киңәйтү турында закон проекты әзерли. Җинаять кодексының 37нче маддәсенә үзгәреш кертү ниятләнелә. Кеше һөҗүм итүче җинаятьчегә төрле авырлыктагы имгәтү ясаса, бу «җинаять» саналмаячак. Әгәр җинаятьче законлы милек чикләренә яки бинага (йорт, фатир, дача, офис) рөхсәтсез рәвештә үтеп керсә, фатирда яки шәхси йортта көчсез хәлдәге башка кешеләрне яклап, җинаятьче һөҗүмен кире кайтару да «саклану вәкаләтләрен арттырып җибәрү» дип бәяләнмәячәк. Урамда саклану вәкаләтләрен арттырып җибәрергә ярамый.

Закон проекты авторлары фикеренчә, россиялеләр үзләрен һәм шәхси йортларын, шулай ук туганнарын яклаудан курыкмаска тиеш. Үзеңне яклауга тулы хокук булырга тиеш. Хәтта гражданнар коралын (травматика) кулланып та. Закон проектын әзерләүдә катнашучы Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия экспертлары шәхси йортларны биек коймалар белән уратып алырга, капка-ишекләрне бикле тотарга, «сигнал» куярга тәкъдим итә. Бакча (дача) йортларында сукмакка шартлаткычлар күмү, үзеннән-үзе ата торган гарпун-сөңгеләр көйләү, ашамлыкларны агулап калдыру тыела. Карак, кимендә, өч елга төрмәгә эләгәчәк. Дача хуҗасы, кеше үтерергә алдан ук әзерләнгән дип бәяләнеп, тагын да күбрәк вакытка ирегеннән мәхрүм ителәчәк.

Росгвардия мәгълүматларына караганда, Россиядә гражданнарда законлы рәвештә 909 мең травматик пистолет, шома көпшәле - 4,4 миллион һәм сырлы көпшәле 886 мең мылтык исәпләнә. Закон кабул ителгәч, шушы арсенал «ут чәчә» башламасмы?
Дәүләт Думасында бу закон проекты гади халыкны түгел, ә замана байларын кайгыртып әзерләнелә кебек.

Рафил Ногманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары:

- Россия Федерациясе Дәүләт Думасында гражданнарның үз йортларын саклауда саклану хокукларын киңәйтү турында әзерләнелә торган закон проекты күңелемдә зур шик-шөбһәләр тудыра. Без киләчәктә күршеләребезне ата башламагаек дип борчылам. Җинаятьче һөҗүм итсә, әлбәттә, төрле мөмкинлекләр белән сакланасың. Йортың капкасына яки ишегеңә исерек шакый ди. Аны атып үтерергәме инде? Исерек кайсы ишеккә шакыганын үзе дә аңларлык халәттә булмый кайчак. Мондый закон кабул ителсә, трагедияләр кискен артыр дип шикләнәм. Безгә бөтен нәрсәдә дә АКШ артыннан иярергә кирәкмидер. Әлеге закон проекты мәсьәләсендә бик җитди уйлану зарур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading