16+

Өлгерләр декабрь ахырын көтми (авыл хуҗалыгы ярминкәләре БӘЯЛӘРЕ)

Казанда көзен башланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре 24 декабрьдә тәмамлана. Агропредприятиеләр һәм фермерлар 15-25 процентка арзанрак бәяләрдән тәкъдим иткән сыйфатлы продукцияне алып калырга, табын муллыгын арттырырга ашыгыгыз.

Өлгерләр декабрь ахырын көтми (авыл хуҗалыгы ярминкәләре БӘЯЛӘРЕ)

Казанда көзен башланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре 24 декабрьдә тәмамлана. Агропредприятиеләр һәм фермерлар 15-25 процентка арзанрак бәяләрдән тәкъдим иткән сыйфатлы продукцияне алып калырга, табын муллыгын арттырырга ашыгыгыз.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 10 сентябрьдән башлап Казанда оештырылган ярминкәләрдә инде 702,9 миллион сумлык азык-төлек сатылган. Казанлылар 6370,8 тонна бәрәңге, 1143,7 тонна кәбес­тә, 2166,0 тонна суган кыш­лык­ка хәстәрләп куйган.

Яшелчәдән соң халык ит ягына «борылды». Сыер ите 525,0 тонна, бәрән ите 34,8 тонна сатылган инде. Он шимбә көннәрендә узучы һәр ярминкәдә көтеп алынган «күчтәнәч», ул 653,4 тонна сатылган. Быел, шөкер, карабодай тирәсендә ыгы-зыгы күзәтелмәде. Казанлылар карабодайны ике елга җитәрлек итеп, 145,3 тонна туплап куйган. Шәһәр халкының чәе дә тәмле быел, 121,0 тонна бал сатып җибәрелгән. Өч литрлы банкадагы бал ярминкәләрдә 1000-1500 сумга сатыла. Дистәсе 50-55 сумнан 5693,1 мең йомырка хуҗабикәләр кулына күчкән. Агропредприятиеләр һәм фермерлар чан (цистерна) белән алып килеп 348,8 тонна сөт саткан, ягъни көнлек сауган сөтенә акчасын алып кайтып киткән.

Казанда ярминкә урыннары

Авиатөзелеш районында - Ленинград урамы, 27;

Вахитов районында - Чехов базары янында һәм «Иске шәһәр» префектурасы территориясендәге Кәрим Тинчурин урамында;

Киров районында - Краснококшайск урамы, 152/2, шулай ук «Яңа Тура» технополисында (Яшел Үзән районының Октябрь бистәсе);

Мәскәү районында - Восстание белән Коләхмәтов урамнары киселешендә;

Яңа Савин районында - Ямашев проспекты, 71а;

Идел буе районында - Җиңү проспекты, 48;

Совет районында - «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә һәм Дәрвишләр бистәсендәге Липатов урамындагы 7нче йорт янында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading