16+

М7 трассасында шәл сатучылар: «Кайда сатканыбызны гына язмагыз, болай да көн юк безгә»

Юлга чыксам, транспорт тәрәзәсеннән күзәтеп барырга яратам. Бу юлы да командировкага барганда, М7 трассасында аллы-гөлле кием-салым сатучылар күзгә ташланды. Гадәттә, кукуруз таякчыклары, каклаган каз, ысланган балык сатканнарын еш күрергә туры килә. Ә монда мамык шәлләр, оекбашлар саталар. Бер сатучы янында туктап алдык. Редакциядән икәнлегебезне белеп: - Кайда сатканыбызны гына язмагыз....

Юлга чыксам, транспорт тәрәзәсеннән күзәтеп барырга яратам.

Бу юлы да командировкага барганда, М7 трассасында аллы-гөлле кием-салым сатучылар күзгә ташланды. Гадәттә, кукуруз таякчыклары, каклаган каз, ысланган балык сатканнарын еш күрергә туры килә. Ә монда мамык шәлләр, оекбашлар саталар. Бер сатучы янында туктап алдык. Редакциядән икәнлегебезне белеп:
- Кайда сатканыбызны гына язмагыз. Болай да көн юк безгә. Хәзер килеп тикшереп китәләр, - дип каршы алды безне сатучы хатын.

- Ник тикшерәләр соң? - дим.
- Төрле төсле киемнәр белән шоферларның игътибарын җәлеп итәсез, юл һәлакәте килеп чыгарга мөмкин, диләр. Бәйләнергә сәбәп табалар инде, - ди исемен әйтергә теләмәгән апа.

Казаннан ук килеп сата икән, хәзер пенсиядә, машинаны да үзе йөртә.
- Бу шәлләрне үзегез бәйлисезме?
- Җиде яшемнән бәйлим. Дөрес, товарларның күбесен башкалардан сатып алам. Оекбашны 120 сумга алам, 250гә сатам. Башкача булмый. Бензин бәясен дә чыгарырга кирәк бит. Шәлләрем 2000 сумнан башлана. Төрле төстәге челтәрләп бәйләнгәннәре 500 сумга да бар.

- Монда әйбер сата аласызмы соң?
- Кайчан ничек. Карта уенындагы кебек. Уңыш елмайса сатыла, безнең көн түгел икән, көне буе басып торып бер әйбер сатмый калган чаклар да бар.

- Соң, файдасы да юктыр бит алайса?
- Ничек дип әйтим инде, бер айлык хезмәт хакы кебек килеп чыга инде. Пенсия акчасына гына яшәве авыр бит...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading