16+

«Максатыбыз: яхшы белгечләр әзерләү»

1-3 февраль көннәрендә ­республикада «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионатының «Яшь профессионаллар» дигән төбәк этабы узачак. Биредә 18-23 яшьлек егетләр һәм кызлар һөнәри осталыкта көч сынаша. Нәрсә соң ул «WorldSkills»?

«Максатыбыз: яхшы белгечләр әзерләү»

1-3 февраль көннәрендә ­республикада «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионатының «Яшь профессионаллар» дигән төбәк этабы узачак. Биредә 18-23 яшьлек егетләр һәм кызлар һөнәри осталыкта көч сынаша. Нәрсә соң ул «WorldSkills»?

«WorldSkills» - эшче һө­нәрләрне популярлаштыру максатыннан булдырылган дөнья чемпионаты. Аны икенче төрле «Эшче куллар олимпиадасы» дип тә йөртәләр. Чемпионатка 1953 елда нигез салына. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соңгы чорда дөньяда эшче һөнәрләренә кытлык булуы белән бәйле була ул. Иң беренче чемпионат Испаниядә уза. Соңыннан аңа Португалия, Германия, Бөекбритания, Франция, Марокко, Швейцария кушыла. Бүген 76 ил катнаша «WorldSkills» хәрәкәтендә.
Россиядә ил күләмендәге беренче чемпионат 2013 елда Тольятти шәһәрендә үткәрелә. Нәтиҗәдә иң яхшы студентлардан Россия җыелма командасы туплана. Безнекеләр үзләрен беренче тапкыр дөнья чемпионатында шул ук елны Германиядә сынап карый. Команда иң соңгы 41нче урында була. 2015 елда исә безнекеләр Сан-Паулу шәһәрендә ярышып, 14нче урынга менә һәм алты «Һөнәри осталык өчен» медаленә лаек була.
«WorldSkills International» дөнья чемпионаты елына ике тапкыр гына оештырыла. Республикада узган төбәк этабыннан соң безнекеләр быел 15 март-3 апрель көннәрендә федераль округлар буенча ярымфиналда катнашачак. Ярыш 57 компетенция буенча барачак. Республика интерьер дизайны һәм осетин пироглары пешерү белгечлегеннән тыш, барлык компетенция­дә дә көч сынашачак. 16-19 майда исә «WorldSkills Russia» илкүләм ярышлары башлана. Бу уңайдан халыкара чемпионатка илнең җыелма командасы туплана. «WorldSkills International» дөнья чемпионатының финалы Абу-Даби шәһәрендә октябрь аенда узачак.
Карьера үсеше
Республика чемпионаты Казан ярминкәсе, Казан төзелеш көллия­те, Казан мәгълүмати технология­ләр һәм элемтә техникумы базасында уза. Ярышларга Россиянең башка төбәкләреннән килгән экспертлар да катнаша. Алар республика командасы әзерлегенә бәя бирәчәк.
- Республика «World­Skills»ның төбәк этабын инде бишенче тапкыр оештыра. Ярышларга узган елның октябрь-ноябрь айларыннан ук әзерләнә башладык. Һөнәри белем бирү учреждениеләренең һәр унынчы студенты «WorldSkills»ның сайлап алу турында үз көчен сынап карады. 6000 укучы арасыннан күрсәткечләре иң яхшы булган 420 баланы сайлап алдык. Алар республика этабында 72 компетенция буенча көч сынашачак, - диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев.
Ярышта катнашучылар Универсиада авылында яшәячәк. Җиңүчеләр, спортчылар кебек үк, пьедесталга менәчәк һәм аларга медальләр тапшырачаклар. Халыкара чемпионатта җиңгән студент исә дөньяның иң зур оешмасы белән контракт төзи ала. Мәсәлән, 2014 елда Россиягә беренче алтын медаль китергән Татарстан егете Антон Лоскутов белән «Samsung» оешмасы кызыксынды. Хәзер исә ул Кореяда берьеллык стажировкада. Абу-Даби шәһәрендә узачак чемпионатта да ил данын ул яклая­чак. Бер яктан, студентларга бу карьера баскычы буйлап үсеш булса, икенче яктан, акыллы башларның республикадан читкә китү куркынычы яный. Шуңа да хәзер белгечләрне үзебездә калдыру юнәлешендә саллы эш алып барыла. «WorldSkills» ярышларында үзен сынаган яшьләр илнең иң зур оешмаларында эшли ала. Үз уку йортында чемпионатның эксперты булу мөмкинлеге дә бар.
Республикада «World­Skills» чемпионатын үткәрергә предприя­тиеләр дә актив ярдәм итә. Алар материал, кирәкле эш кораллары, җиһазлар белән тәэмин итә.
- Оешмалар чемпионатның сыйфатлы белгечләр әзерләргә сәләтле икәненә ышана, шуңа да яшьләргә һөнәри осталыкларын үстерүгә ярдәм итә, - диде Тимерхан Алишев.
Быел Россия җыелма командасының 35 компетенция буенча медаль алу мөмкинлеге бар.
- Кайсы һөнәр буенча җиңү яулаячагыбызны төгәл генә әйтеп булмый. Швейцариядән, мәсәлән, һич көтмәгәндә, биш медаль алып кайттык. Суыткыч техникасы, IT-технологияләр, мобиль робот техникасы, флористика, кунакханә белән идарә итү, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү кебек белгечлекләр безгә җиңү китерергә тиеш. Республика командасында сәләтләре әле ачылмаган яшьләр дә бардыр, - диде Һөнәри компетенция үсеш үзәге директоры Эмиль Гобәйдуллин.
Балалар да ярыша
«WorldSkills»ның «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты кысаларында шулай ук 10-17 яшьлек балалар өчен «JuniorSkills» ярышлары да оештырыла. Биредә мәктәп укучылары үзләрен аэрокосмик инженерия, мерчендайзинг, металл кою кебек һөнәр буенча сынап карый ала. Ярышларда 572 бала катнаша. Чемпионат мәйданчыклары буйлап мәктәп укучылары өчен экскурсия оештыралар.
- Балалар да олылар белән бертигез дәрәҗәдә ярыша: мәйдан да, эш кораллары да шул ук. Безнең өчен бу - яшьләргә һөнәри ориентация бирү чарасы. Максатыбыз 2019 елга Казанда узачак ярышларга чемпионнар әзерләү генә түгел, ә республика икътисадына, предприятиеләренә яхшы белгечләр туплау да әле. Бу максат 2019 елдан соң да үзгәрешсез калачак, - диде Эмиль Гобәйдуллин.
- Кеше үз эшенең остасы булыр­га мөмкин, ләкин дөньякүләм зур ярышларда уңышка ирешү өчен бу гына җитми. Эшне вакытында төгәлләргә, сиңа карап торган меңләгән күзгә игътибар итмәскә, стрессларга бирешмәскә кирәк. «JuniorSkills» нәкъ менә шул сыйфатларны булдырырга ярдәм итә дә инде. Командада эшли белергә, инглиз телен камил үзләштерергә кирәк, - диде Тимерхан Алишев.
Кызыклы фактлар
Кореяда «WorldSkills» чемпионатында җиңгән кеше армия хезмәтеннән азат ителә.
2019 елда «WorldSkills» чемпионатын кабул итү өчен KAZAN EXPO-WorldSkills Arena бинасы төзелә. Аның гомуми мәйданы 169 мең квадрат метр булачак. Әлеге комплекс Лаеш районында «Казан» халыкара аэропорты янында урнашачак.
Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте
«WorldSkills» юнәлешендә булган эшмәкәрлек компетенциясе буенча да республика инде өченче ел белгечләр әзерли. Дәресләр Казанның кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә бара.
- Төбәк этабына балаларны инде сентябрь аеннан җыябыз. Безнең үзәктә биш югары уку йорты һәм ун көллияттән 20 студент әзерләнә. Биредә балалар бизнеска кагылышлы төрле биремнәр чишә, инглиз телен өйрәнә, - диде Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте директоры, Татарстан Республикасының эшмәкәрлек буенча махсуслашкан компетенция үзәге җитәкчесе Ольга Силантьева.
Көллиятнең үз укучыларыннан кала Казан Федераль университеты, Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, Казан милли тикшеренү технология институты (КХТИ), Сәүдә-икътисад көллияте, Халыкара сервис көллияте студентлары WorldSkills таләпләре буенча биредә белем ала.
Нинди өлкәдә бизнес үстерәчәкләрен укучылар бары ярыш алдыннан гына белә. Өч көн дәвамында алар бизнес-план төзи һәм аны жюри әгъзаларына тәкъдим итә.
- Безнең укучылар үзләрен генә түгел, башкаларны да эш белән тәэмин итәргә сәләтле булырга тиеш. Көллияттә без бизнес идеяләрне үстерү, финанс күрсәткечләрен арттыру, маркетинг тикшеренүләре үткәрү, аудиторияне өйрәнү кебек алымнар үзләштерәбез, - диде көллиятнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Адриянова.
Республика командасы эшмәкәрлек компетенциясе буенча үткән ел Мәскәүдә узган милли чемпионатта «Үз эшенең остасы» медаленә ия булган.
Казан төзелеш көллияте
Казан төзелеш көллияте плитә ябыштыру, түбә ябу, кирпеч салу, таш шомартучы, ландшафт дизайны кебек биш компетенция буенча белгечләр әзерли. Көллият аеруча да кирпеч салу эшләренә басым ясый. Узган ел көллият студентлары Ислам Гайнуллин әлеге юнәлештә чемпионатның төбәк этабында - III урын, ә Тәлгать Сәмигуллин Идел буе Федераль округы буенча I урын ала. Хәзер Ислам «WorldSkills» чемпионатының төбәк этабына әзерләнсә, Тәлгать инде көллиятнең башка студентларына һөнәри белем бирә.
- Без, әлбәттә, ярышларга җиңү өчен барабыз. Ләкин көндәшләребез дә бар. Мари Эл республикасы, Краснодар крае, Төмән шәһәреннән катнашучылар көчле. Россия буенча күп йөрим. Мәскәү, Волгоград, Оренбург якларындагы уку йортларында кирпеч салу белгечлегенә ихтыяҗ юк. Безнең көллияткә укырга кергәндә хәтта конкурс бар. Минемчә, бу һөнәрнең популярлашуына «WorldSkills» сәбәпче, - диде көллиятнең директор урынбасары Ирина Захарова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading