16+

Мактаулы исем бирү өчен 100 яшькә кадәр көтәргә кирәкмени?

Бүгенгә иртәрәк әле, дип уйласак, иртәгесе көнне соң булып куюы да бар.

Мактаулы исем бирү өчен 100 яшькә кадәр көтәргә кирәкмени?

Бүгенгә иртәрәк әле, дип уйласак, иртәгесе көнне соң булып куюы да бар.

Апрель урталары иде бугай. Иртән барыбыз да уянуга “Манзара” тапшыруын ачып куям мин. Ул көнне иртән иптәшем башка каналдан яңалыклар тыңлыйсы итте. Нинди яңалыклар тыңлаганымны анык кына хәтерләмим. Ә менә берсе күңелгә кереп калды. 

Драматург, әдәби тәнкыйтьче, гомумән, рус мәдәнияте һәм әдәбияты өлкәсендә танылган шәхес Зоя Богоуславскаяга 100 яшьлек юбилее уңаеннан “Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен” ордены тапшырдылар. Әле дә “Сөбханалла!” булган йөзъяшәр ханымның бу бүләккә исе дә китмәде кебек. Ә минем, телевизор каршында шаккатып, тел шартлатып утырганым истә. Инде өч айдан артык вакыт үтсә дә, исемә төшкән саен, исем китеп, гаҗәпләнеп йөрим шуңа.

 “Шулкадәрле күренекле кешегә ул орденны тапшырыр өчен аның бер гасырлык юбилеен көтәргә туры килде микәнни соң? Әллә андый бүләккә лаеклы башка кешеләре табылмады микән?” Баш миен төрле сораулар боргычлады ул көнне. Иң кызганычы – аларның берсенә дә җавап ишетә алмау иде. Үз-үземне, әзме-күпме тормыш тәҗрибәмә таянып, шәхси күзаллауларым аша тынычландырырга туры килде. Әйе, әйе, тынычландырырга! Шәхсән мондый нәрсәләр минем ачуымны китерә һәм моны мин кешене мыскыллау итеп кабул итәм (гәрчә зурлау максатыннан эшләнсә дә).

Ә нәрсә, халкы өчен шулкадәр зур эшләр башкарган шәхеснең илле, алтмыш, я булмаса алтмыш биш яшьлек юбилейлары булмаганмы? Алай да түгел, ачышлары, күренекле гамәлләре тагын да яшьрәк чагында булгандыр (буладыр!) әле андыйларның! Андый зур бүләкләргә лаеклы дип исәпләгәч, бирегез инде сез аны кеше тормышының иң “тәмле” чагында – җәмгыятькә файдалы чорында. Фани дөньяда йөз ел яшәп, икенче йөзлекне ваклый башлаган вакытта түгел.

Шәхсән мин үзем кешегә андый зур бүләкләрне, матур-матур исемнәрне яшьрәк чакта – тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, җир җимертеп эшләгән вә яшәгән вакытта бирергә кирәк, дигән фикердә. Атказанган, халык исемнәре, төрле премияләр әлеге дә баягы орден-медальләр “тәмле” чакта, кадерле вакытта тиешле ияләренә барып ирешсә иде икән ул. Минем әлеге фикерем белән күпләр килешер, дип уйлыйм. Эшендә алдынгы хезмәткәрләр рәтеннән булып, җанын-тәнен биреп, хезмәт куеп та, сирәк-мирәк кенә макталып, телгә алынып (анысы да бәхет елмайган очракта гына әле), эшендә җитәкчелек тарафыннан рәхмәт хатлары, мактау грамоталарына лаеклы, дип табылмаган (мактаулы исемнәр, күкрәк билгеләре турында әйтеп тә тормыйм ) хезмәткәрләр азмыни арабызда?

Бер генә мисал. Эштә булып узган чираттагы җыелышларның берсеннән соң машинада өйгә кайтып барабыз. Алда утырып кайтучы хезмәттәшем җыелыштан тотып чыккан Мактау грамотасын үрелеп кенә арткы утыргычка ташлады. Кирәксез бер әйбер кебек.

 - Фәлән апа, син бигрәк инде, киркәсез әйбер кебек тотып ыргыттың, - дим аңа, уенын-чынын бергә кушып.

 Әңгәмәдәшем йөзенә җитдилек өстәп:
 - Ии, Гүзәл, безнең яшьтә кызыгы юк инде бу кәгазьләрнең. Ут чәчеп, янып торган чакта, ун-унбиш ел элек кирәк иде болар миңа. Минем яшьтәгеләргә биргәнче, берәр яшь кешегә биргән булсалар... Тагы да тырышып эшләргә стимул булыр иде, - диде. Аның сүзләрендә яшьлек елларын сагыну да, үзенең хезмәтен шулай соңлап кына бәяләүләре өчен борчылу хисе дә чагылыш тапкандай булды.

Бу урында ирексездән Тукай шигырендәге юллар искә төшә: “җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”. Чыннан да, һәр нәрсәнең үз вакыты булырга тиеш. Матур итеп эшләп, билгеле бер хезмәт юлын үткәч, лаеклы ялга да вакытында, кадерле чакта, матур итеп китәргә тиеш һәрберебез, дигән фикердә мин.

Макталуы исемнәр дә үз вакытында – ияләренә кадерле чакта бирелергә тиеш, дип саныйм.
 Бүгенгә иртәрәк әле, дип уйласак, иртәгесе көнне соң булып куюы да бар. Һәркемгә дә йөз яшькә кадәр яшәү бәхете эләкми шул, ни кызганыч…

Гүзәл Хәбибуллина


 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading