И дуслар, хәйран калган булабыз да инде шушы компьютер дигәннәренең хикмәтләренә. Бер кнопкага басу белән ачылып китә, бер укка басу белән, сиңа тиешле информацияне табып бирә, ссылкага басуга, кирәкле битне ачып “укып” бирә.
Серләреңне бөтен дөньяга белдермәс өчен, “пароль”, “логин” дигән серле ачкычы да бар. Шулардан башка беркем ача алмый синең интернеттагы йозаклы сәхифәңне. Онытсаң үзең дә ача алмыйсың әле. Ярый да, хәтереңә ышанмыйча, минем шикелле язып алып куйган булсаң.
Элек, әле яшь чакта (шулай ук булды микән соң, үзем бик ышанып та бетмим), бабай кеше көлдерер өчен генә сөйләдеме шунда, имеш, мин, каядыр киткәндә, ишекне бикләгәнмен дә йозакның дугасына: “Ачкыч лапаста, стенага беркеткән шүрлекнең иң астагы бүлемендә” дигән “сәлам хаты” кыстырып киткәнмен. Юк инде, тиле дигәч тә совсем ук түгел инде. “Мин Югары очка киттем, ачкыч гадәттәге урынында”, – дип язган идем мин. Ярар инде, минем турыда тагын бер анекдот сөйлисе килгәч нишлисең инде, сөйләсен әйдә. Ул ачкыч кыйссалары күптән онытылды инде, аның урынына тормыш яңаларын биреп кенә тора.
Сүз башым компьютер турында иде бит әле. Шул компьютерлардан да болайрак итеп без бәндәләргә баш шәрифләре бирелгән икән бит, җәмәгать. Без аңар шул кадәр ияләшкәнбез, ул турыда уйламыйбыз гына. Баш миендәге хәтер янында ул компьютерның “память” дигәне чүп кенә бит бер уйласаң. Ачкыч кирәкми, ссылкага басасы юк, кирәкле мәгълүматны ача да бирә. Кайвакытта кирәкмәгәнен дә, син сорамаганда диюем, алмагачтан учыңа алма өзелеп төшкән шикелле иттереп кенә учыңа сала да куя.
Шушының кадәр фәлсәфи уйлар каян килде әле кинәт кенә бу беркатлы баш шәрифләреңә диеп инде. Уйламаганда инде, һич уйламаганда. Менә шулай уйламаганда гына башның бер сырыннан күптән онытылган бер кызык килде дә төште.
...Якшәмбе көн Сәрдек якларын әйләнеп кайттык бабай белән.
Көн яңгырлы булды шул, ярар әйдә, машина эчендә яңгыр тими бит ул. Безнеке шулайрак инде, теге безнең якта шундый әйтем бар бит әле: “Аяз-аяз көннәрдә алма җыя Чтапан, явым-явым көннәрдә бәрәңге казый Чтапан”. Шуның шикелле, аяз көннәрдә өйдә торган идек, менә бу яңгырлы көнне чыгып киттек әле бер йөреп кайтыйк дип. Күрешеп-сөйләшеп-гөрләшеп, кунак булып кич кенә өйгә кайтып җиттек, Аллаһка шөкер. Менә бу пычракта машинадан төшүе мең бәла инде миңа, машинага утырганда теге эче йонлы җылы аяк киеменә ябышкан балчыкны машина ишегенең кырыена сылап кереп утырам да, төшкәндә бөртеген дә калдырмыйча колготкиема сылап төшәм. Бот кыска, шуңадыр димен инде.
Әттәгә дә үпкәләп алам. “Шунда инде һич югы бер биш сантиметрга тырышмагансың”, – дип. Әле син аның башын әйт, син тырыша-тырыша ишек кырыена тидермәскә дип аягыңны суза-суза машинадан чыгасың. Менә ул шунда, баш диюем инде, моннан илле ике елгы вакыйганы уч төбеңә төртеп маташа, нәкъ алмагачтан алма өзелеп төшкән шикелле. Куллары да буш түгел бит әле аның.
Ярар инде, шушындый зур “күчтәнәчне” капка төбендә калдырып булмас, куртка кесәсенә тыгып куйдым. Менә әле яңа гына, йокым ачылып киткәч укып карадым. Әйе, бик күптәнге истәлек икән шул.
Тугызынчы класс дип язылган, кызык бит, яшьлектән сәлам хатын укуы.
Укый башлауга, кино кадрлары шикелле бөтенесе искә төште.
Тугызынчы класста малайларны 23 февраль белән котлаган идек, классның стена гәҗите аша, редакторы мин идем шул. Текстны бик матур итеп яздым инде үземә калганда. Теләкләрнең иң изгеләре теләнде инде. “Шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, ак карлардай саф мәхәббәт...” Укыды малайлар, болай кәнәгать калдылар шикелле, рәхмәт тә әйттеләр.
Без Мәчкәрә мәктәбендә ике параллель класс идек бит, шул байлардан калган иске биналар инде, без бер катлы бинада, ә параллель класс ике катлы җиде җилгә сәлам биреп утыра торганында, аралары якын гына. Тәнәфестә бер-беребездә кунак инде без. Малайлар бигрәк тә инде, параллельләрдән кайтып кермиләр тәнәфесләрдә. Әнә Илдус, шул Рәхимуллин Илдус инде, әлеге дә баягы. Теге классларга кереп киткән иде, нигәдер бик тиз борылды әле бу юлы. Ашыгып кына килеп керде дә минем кулдан тотып класстан чыгып та китте. “Туктале димен, кая алып барасың син мине, җибәр”, – димен. Ыжлап та бирми малай, җибәрми.
Шулай кулга-кул тотышып параллель классларга килеп кердек, Илдус мине теге классларның стена гәҗитләре каршына бастырды да: “Укы”, – ди. Укыдым инде, кая барасың, кулдан ныгыттырып тоткан бит.
Алар да котлаган инде малайларын, матур итеп котлаганнар, безнеке дә ким түгел. Кулга-кул тотышып гәҗиттәге мәкаләне укып йөрү нигә кирәк, аңламадым. Аңлатты Күкшел малае, эшнең нидә икәнен. Хараплар гына булган икән, без малайларны “малайлар” дип котлаганбыз, ә теге класс кызлары зурлап “егетләр” дигән икән.
Ә Илдусның егет буласы килгән. Имәндә икән чикләвек дип, унынчы класста без дә малайларны зурлап “Егетләр” дип котладык инде. Күңелләре булсын әйдә, бик егет буласылары килгәч.
Мәктәпне бетергәнгә быел 51 ел, Илдусны бер тапкыр да күргәнем юк. Ул да күптән бабай бугай инде.
Очраша калсак сорыйсым килә әле: “Илдус, хәзер малай дип котласалар үпкәләмәс идең име”, – дип. Әй гомер, гомер ул – нәкъ Роберт Миңнуллин әйткәнчә, малай белән бабай арасы.
Ә колготки барыбер пычранды ул, аягыңны никадәр тырышып сузсаң да. Әйтәм бит, бот кыска минем, хәер, бот кына түгел инде, үзем дә инде, үзем дә. Әйтәм бит, әттәгә үпкәләп тә алам дип.
Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.
Комментарийлар