Бүгенге көндә республикада 4 700 фермерлык хуҗалыгы бар. 200 гаилә фермасы исәпләнә, әмма аларның күпчелеге үз көченә генә ышана. 72 кооператив төзү планы куелса да, бүгенгә шуның 31 е эшли. Моннан кала, Казанда һәм Чаллыда агросәнәгать парклары бар. Киләчәктә әлеге паркларның кечкенәләре авылларда да булдырылачак. Мәсәлән, Зәй районында шундый бина төзеләчәк.
- Җитештерү һәм хезмәт күрсәтүгә авыл җирлегендә яшәүчеләрне җәлеп итә алдык. Хәзер алар җитештергән продукцияне кулланучыларга китереп җиткерү, аны бзарларда сату өчен юл картасы булдырырга кирәк. Бу бик җитди мәсьәләләрнең берсе булып кала, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кыенлыклар һәм проблемалар, әлбәттә, бик күп. Аларның кайберләре хәтта хәл итеп тә бетерә торган түгел. Әмма кыенлыклар акчада гына түгел. Чөнки хәзерге заманда бернинди бизнес та мөстәкыйль рәвештә генә алга бара алмый, дип саный Татарстан Премьер-министр урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
- Базар тулган, шуңа да продукцияләрен гамәлгә кую системага салынмаган товар җитештерүчеләргә бик авыр. Урыннарда административ каршылыклар, эре җитештерүчеләр белән көндәшлек шулай ук кыенлыклар тудырып тора, - ди ул.
Аның фикеренчә, фермерлар азык-төлек җитештерергә өйрәнде, күбесенең бу эше бик яхшы бара.
- Кайберәүләрегезнең үсеш өчен ресурслары да барлыкка килә. Әмма бездә һаман сезнең продукцияне сату системалаштырылмаган. Өстәвенә, эшкәртүчеләр күп күләмдәге товар белән кызыксына. Мәсәлән, бер литр сөтне генә алыйк. Сез аны 200-300 литр тапшырасыз икән, прицеплы "КАМАЗ"лап тапшыручыга караганда, бәясе ике сумга азрак була. Шуңа да без сезне кооперативларга берләштерергә тиеш. Сезнең арада мөнәсәбәтләр мөмкин кадәр ачык, ышанычлы булырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте министр.
Әмма нинди генә проблемалар белән килсәләр дә, министрның ишеге һәрчак ачык булачагын белеп таралышты бу көнне фермерлар.
- Башка илләрдә фермерлык тармагы гасырлар буена формалашкан. Ә безгә бу эшләрне берничә ел эчендә башкарып чыгарга кирәк. Авыр, әлбәттә. Әмма шуна әйтәсе килә: без бер зур гаилә. Мин сезнең һәрберегезне, күрсәткечләрнең һәм нәтиҗәләрнең нинди булуына карамастан, бик югары бәялим. Мин һәрберегез өчен ачык - сезнең проблемаларыгыздан курыкмыйм. Мин аларны тыңларга, ишетергә әзер. Проблемаларны хәл итәр өчен сез миңа иртән дә, кич белән дә мөрәҗәгать итә аласыз, - диде Марат Әхмәтов.
Җиләк-җимеш бакчалары кирәк
Республикада җитештерелгән яшелчәләрнең - 14,4, итнең - 3,4, сөтнең 8,2 проценты, ә бөртекнең биштән бер өлеше, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда җитештерелгән. Ә менә җиләк-җимеш үстерү буенча Татарстан калыша әле. Республикага 70 млрд сумлык җиләк-җимеш читтән кертелә. Алар арасында үзебездә үстерә алырлык алма, чия кебекләре дә бар. Шуңа күрә дә әлеге мәсьәләгә карата Фәрит Мөхәммәтшин үз фикерен җиткерде.
- Бер елны кыш салкын булганнан соң без җиләк-җимеш бакчалары үстерүне ташладык. Безнең климат шартларында да Татарстан җиләк-җимеш үстерү белән гомер буе җитди шөгыльләнде. Алма, чия үсә торган зур мәйданнар бар иде. Дөрес, Әлмәт һәм тагын берничә районда җиләк кырлары белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Әмма бу эш киләчәктә системалы башкарылырга һәм без моңа ярдәм итәргә тиеш, - дип саный ул.
Комментарийлар