16+

Марсель Гали: ”Мактаганнарын авыр кичерә идем - хәзер өйрәндем инде...”

Марсель Гали кебек бөек әдип булгач, мактауларга өйрәнергә туры килә, билгеле.

Марсель Гали: ”Мактаганнарын авыр кичерә идем - хәзер өйрәндем инде...”

Марсель Гали кебек бөек әдип булгач, мактауларга өйрәнергә туры килә, билгеле.

Әдәби кафеда моңарчы да яңа китаплар тәкъдим итү даими була иде инде. Ә менә бер авторның берьюлы ике яңа китабы белән укучыны таныштыру беренче тапкыр гына әле. Һәм мондый бәхет Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты  Марсель Галигә насыйп булды. 11октябрь көнне аның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән ”Чытырманлыкта” Һәм “Милләт“ нәшриятында нәшер ителгән “Сүзләрдән – сәйләннәр” дигән китаплары укучыга тәкъдим ителде. Беренчесе дөньякүләм зур әдипләрнең әсәрләренең ирекле тәрҗемәсе, аларның татарларга багышланган өлешләре. Икенчесе афоризмнар канатлы гыбарәләр мәҗмүгасы. Икесе дә һәр татарның өстәл китабы булырлык. Чөнки алар милләттәшләребез аңын белем белән генә баетып калмый, җаннарына горурлык та тутыра. 

— Мине армиядә "Чыңгыз хан токымы калдыгы" дип мыскыллыйлар иде, әй, гарьләнә идем моңа. Чөнки тарихны белми идем. Үз тарихын белмәгәнне бүрек белән бәреп тә өркетеп була шул ул. Хәзер беләм һәм горурланам, -  диде автор үзе күпсанлы укучыларының күзләренә карап. Әлеге мөһим чарага килүчеләр арасында яшьләрнең дә шактый булуы әдип иҗатының киләчәккә дә барачагын искәртте. Әле быел гына университет студентлары булган кызлар-егетләр бик илһамланып Марсель Галиев әсәрләреннән үзләренә ошаган өзекләр укыды.   КФУ мөгаллимәсе Гөлфия Гайнуллина киләчәктә докторлык диссертацияләре дә язылыр әле бу иҗатны бәяләп дип өметләндерде.  

Каләмдәшләре Марсель Гали иҗатының киң кырлы, күп тармаклы булуына сокланды. Әдәбиятыбызда аның шифалы, тылсымлы кулы тимәгән бер генә жанр да юк диделәр. Ә тагын бер күпкырлы талант иясе Алмаз Хәмзин моны исбатлап, әдипнең Казан турындагы, бик үзенчәлекле, катлаулы җырын башкарды. Көен дә үзе язган булган. 

- Марсель Гали дусларын бик нык сайлый, әмма ул дуслыкка тугры була белә, - диделәр Камил Кәримов белән Газинур Морат, үзләренең  әдип белән дуслыкларына тиздән биш дистә ел була икән.  

Илсөяр Ихсанова, Нәбирә Гыйматдинова, Сания Әхмәтҗанова, афоризмнар китабының төзүчесе Фәния Хуҗиәхмәт, әдәби тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова да әлеге яңа китапларның бик урынлы һәм вакытлы булуларын әйтте. Шагыйрә Сания ханымны китаптан алган  илһам әдәби марафонда катнашып,  көн саен бер шигырь язарга рухландырган.

- Чыгыш ясаучыларның бик күбесе “аның замандашы булуыбыз белән горурланабыз”, -  диде. Миңа калса, әлеге чарада  катнашучы һәркем теле белән кычкырып әйтмәсә дә, күңелендә  шул уйлар иде. 

 “Китап үзең ачып керәсе. Үзең ябып чыгасы серле мәгарә “ дигән Марсель Галиев “Сүзләрдән - сәйләннәр” китабында. Әлеге яңа китапларны да милләттәшләрбезнең шулай үзләренә   ачып кереп, серле хәзинәләрен табып, күңелләренә салырга һәм озак сакларга насыйп булсын. 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading