16+

Машина бәяләре тагын арта

Илдә утильләштерү буенча яңа тариф кертелә. Чит илдән машина алып кайтып сатучы компанияләргә, автотехниканың төренә һәм двигатель көченә карап, утильләштерүгә салым 1,7-3,7 тапкыр индексацияләнәчәк. Бу яңа машиналарга да, искеләренә дә кагыла. 

Машина бәяләре тагын арта

Илдә утильләштерү буенча яңа тариф кертелә. Чит илдән машина алып кайтып сатучы компанияләргә, автотехниканың төренә һәм двигатель көченә карап, утильләштерүгә салым 1,7-3,7 тапкыр индексацияләнәчәк. Бу яңа машиналарга да, искеләренә дә кагыла. 

1 августтан машина базарын җитди үзгәреш көтә.

Белгечләр әйтүенчә, бәя двигатель күләме 2 литрга кадәрле машинага 178,4 мең сумнан 300 мең сумга кадәр; 2дән 3 литрга кадәр булганнарына 281,6 меңнән 844 мең сумга чаклы арта. Ә 3 литр һәм аннан да күбрәк күләмдәге моторларга утильләштерү салымы 970 000 сум булачак. Элек ул иң күбе 445 мең сум булган. 

Транспорт министрлыгы искәрткәнчә, шәхси файдалану өчен двигатель күләме 3 литрга кадәр булган яңа машиналар керткән физик затлар утильләштерүгә салымны ташламалы тариф буенча түли: өч елга кадәр яңа машиналарга – 3,4 мең сум һәм өч елдан искерәк машиналар өчен – 5,2 мең сум. Әгәр дә инде машинасын өч ел эчендә сатарга уйласа, салымны юридик затлар ставкасы буенча түләячәк. 

Бер ел эчендә бердән артык машина кертсә, икенче машинадан башлап, утиль салымның тулы күләмен түләячәк. Шулай ук двигатель күләме 3 литрдан артык булган чит ил җиңел автомобилен керткән өчен дә тулы ставканы түләү регламентлаштырылган. Әйтик Германиядән V8 моторлы BMW X5 машинасын кертсә, 970 мең сум түлисе була. 

Доллар арту күбрәк йогынты ясый
Россия автомобиль дилерлары ассоциациясе башлыгы Алексей Подщеколдин илгә рәсми юл белән кертелә торган машиналарга бәяләр үсешен 5-10 процентка фаразлый. Моны ул ике фактор белән аңлата: берсе – әлеге дә баягы 1 августтан утилизациягә салым арту, икенчесе – рубль курсының көчсезләнүе. 

Казандагы Россия машина йөртүчеләр федерациясе вәкиле Дмитрий Золотов исә, утильләштерүгә салым күләме арту, доллар кыйммәтләнү белән чагыштырганда, әллә ни сизелмәячәк, дигән фикердә.

– Бәяләр тулаем үсеп барганда, утильләштерүгә салым арту машиналарның хакы кыйммәтләнүдә төп критерий булып тормаячак. Бәя артуга, аның белән параллель рәвештә, башка факторлар да йогынты ясый. Төп критерийларның берсе – доллар кыйммәтләнү. Монда сүз параллель импорт турында бара, – ди ул. 
Машина алырга уйлаган кешеләргә, йөреп торган автомобиле төзек булганда, яңасын алырга ашыкмаска киңәш итә. 

– Машина алу өчен әйбәт вакыт дип әйтеп булмый. Читтән кайтарыла торган машиналарның бәяләре гел артып тора. Аннары халыкның кереме дә кими. Әгәр дә гаилә ишәеп, зуррак машина кирәк булса яки бизнес белән шөгыльләнергә уйлаган кеше җиңел автомобилен сатып, “Газель” алмакчы икән, монда инде тәвәккәлләргә була. Сатып алучыга әллә ни сайлау мөмкинлеге юк, – дип тә кисәтә Дмитрий Золотов. – Хәзер күбесенчә Кытай машиналары кайта. Биш-алты ел элек чыгарылганнарына караганда аларның сыйфаты яхшырды, теләп алалар. 

Үзебезнең сәнәгать үсәчәк
«Позитив Консалтинг» бизнес-планнар эшләү үзәге җитәкчесе Ирек Галләмов сүзләренчә, утильләштерүгә салым арту машинаның ахыргы бәясенә генә түгел, илгә кайтарыла торган автомобильләрнең санына да йогынты ясаячак. Моннан тыш, Россиядә машина базарында икенче бер проблема да бар – чит ил машиналарын техник яктан тәэмин итү авырлаша, ди. 

Утильләштерүгә салымны арттыруның максаты исә үзебезнең автомобиль сәнәгатен үстерергә омтылу дигән фикердә ул. 
Илнең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров та, салым акчасының яртысы, ташламалы автокредит программасын да кертеп, дәүләт тарафыннан тармакка ярдәм өчен китәчәк, дип белдергән. Шул ук вакытта утилизациягә салым Россиядә җыела торган машиналарга берничек тә йогынты ясамаячак. 

Машина алучылар артты
Сабадагы автосалон җитәкчесе Илфат Вакказов фикеренчә, 1 августтан керәчәк яңалык, рәсми дилерларга караганда, машина алып кайтып сату белән шөгыльләнә торган физик затлар өчен аеруча сизелерлек булачак һәм бу төр бизнеслары туктарга да мөмкин. 
Бәясе тагын да артканчы дип машина алып калырга теләүчеләр арасында җанлану инде сизелә икән. 

–  Соңгы атнада автосалонга килүчеләр аеруча күп иде. Күбесе тотылган машина алды. Сатуда машина бетәчәк дип шикләнүчеләр дә бар. Бетмәячәк, әмма бәяләр артыр, мөгаен, – ди Илфат. 
Илфат Вакказов та Кытай машиналары күп сатылуны әйтә. Бәяләренә килгәндә, хәзер 2 миллион сум торган машиналарны кыйммәтсенмиләр икән, яңа бәяләргә тиз ияләшәләр.

– Халык машинаны алып торгач, барыбер алалар дип бәясен күтәрәләр дә күтәрәләр. Бәя артуга шул да йогынты ясый. Ихтыяҗ кимесә, артудан туктар иде. Әмма бәяләр төшмәячәк, – ди әңгәмәдәшем. 
Кытай машинасыннан тыш, “Лада Гранта” күп сатыла икән. Тотылган машиналардан “Киа Рио”, “Хендай Солярис” популяр ди. 
Японныкы булмаса, кытайныкы бар

Ә менә 9 августтан Япония Россиягә двигатель күләме 1,9 литрдан артык булган машиналар кертүне тыя. Кара исемлеккә шулай ук йөк машиналары өчен гибридлы двигательләр һәм покрышкалар да эләккән. 

Машина базары вәкилләре билгеләп үткәнчә, Япониянең мондый карары запас частьларның дефицитына һәм кыйммәтләнүенә китерергә мөмкин. 
Япония финанслар министрлыгы исәпләвенчә, 2023 елның беренче яртысында Япониядән Россиягә автомобильләр китерү 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә (32,8 процентка) арткан. Аның 26 процентын тотылган чит ил машиналары тәшкил итә. Узган елда россиялеләр күрше илдән 1,8 миллиард долларга 200 меңгә якын автомобиль сатып алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading