16+

«Машина йөртергә өйрәнгәндә, аякларым педальләргә җитми иде әле»

Сессия әле башланмады, әмма бу студентлар беренче имтиханнарын инде тапшырды. Татарстанның 14 район һәм шәһәреннән килгән машина йөртүчеләр Казанда җыелды.

«Машина йөртергә өйрәнгәндә, аякларым педальләргә җитми иде әле»

Сессия әле башланмады, әмма бу студентлар беренче имтиханнарын инде тапшырды. Татарстанның 14 район һәм шәһәреннән килгән машина йөртүчеләр Казанда җыелды.

Югары һәм һөнәри белем бирү йортларыннан 42 студент юл йөрү кагыйдәләре буенча тест эшләде һәм тимер атка атланып, осталыкларын күрсәтте. 

– Балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирәбез. “Автосессия” бәйгесен 11 тапкыр уздырабыз. Барлык катнашучыларның да машина йөртү таныклыгы бар. Студентлар белемнәрен көндәлек тормышта да куллана. Алар барыбыз өчен дә үрнәк, – диде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев.

Бәйге ике этаптан торды: автомобильне фигуралы йөртү һәм теоретик белемнәрне тикшерү. Студентлар сынауларны уңышлы үтте. Юл йөрү кагыйдәләре буенча тестта иң күп хаталар саны 5тән артмады. Бу катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен исбатлый. Сарман районыннан Наил Салихов та машина йөртү таныклыгын алгач, белемнәрен тикшереп карарга теләгән.

– Кечкенәдән машина белән кызыксындым. Автомобильдә йөрергә әти өйрәтте. Таныклыкны август аенда гына алдым. Белемнәрем мүкләнергә өлгермәде әле. Юл йөрү кагыйдәләрен 1 минут 30 секундта чишеп бетердем. Беренче сорауда ялгыштым, дулкынлана башладым. Үземне кулга алдым, барысын да курыкмайча эшләргә кирәк, – дип әйтте Сарман аграр көллиятенең 3 курс студенты Наил Салихов.

Катнашучыларны ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә һава торышы да сынарга булды. Яңгыр явып тору, машина йөртүчеләргә өстәмә авырлыклар китерде.
– Машинаның тәгәрмәчләре шуа башлады, шуңа күрә киртәләрне узганда аеруча игътибарлы булдым. Чын шофер табигать шартларына җайлаша белергә тиеш. Машинада йөрергә үзем өйрәндем, аякларым педальләргә җитми иде әле. Бәйгенең теоретик этабы авыррак. Биремне укып, тиз генә җавап бирергә кирәк. Ә машинага утыргач, мин үземне өйдә кебек хис итәм, – диде А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының Чистай филиалында белем алучы Владимир Горин.

Катнашучылар арасында машина белән бәйле һөнәрләрне сайлаучылар да бар. Артем Годунов тимер атны йөртә һәм сүтеп җыя да белә. Ул Чүпрәле тармак технологияләре техникумында автомеханик һөнәре буенча белем ала. Аның юл йөрү кагыйдәләрен чишү буенча шәхси рекорды – 35 секунд. 
– Бөтен этапларны да хатасыз уздым. Юл йөрү кагыйдәләрен 53 секундта, машина йөртүне 1 минут 40 секундта тәмамладым. Яхшырак нәтиҗәләр күрсәтә ала идем, әмма дулкынлану хисе өстенлек алды. Бәйгегә озак әзерләндем, бар кагыйдәләрне кабатлап чыктым. Машина йөртүнең бер авырлыгы да юк, – дип әйтте Артем Годунов.

Студентлар “Автосессия”не “5”легә япты. Аларны яңгыр, җил һәм авыр биремнәр дә куркытмады. Җиңүчеләргә кубок, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Команда исәбе буенча:
1 урын – Россия дәүләт гадел хөкем университеты
2 урын – Чүпрәле тармак технологияләре техникумы
3 урын – А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының Чистай филиалы
Шәхси исәп буенча:
1 урын – Олег Герасимов (Россия дәүләт гадел хөкем университеты)
2 урын – Кирилл Наумов (Россия дәүләт гадел хөкем университеты)
3 урын – Елизавета Заһидуллина (Россия дәүләт гадел хөкем университеты)

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading